Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Сания улы белән телефоннан сөйләшеп кайтканнан соң беразга
тынычланып калгандай булды.
Билгесезлектә яшәгәнгә караганда белеп яшәү җиңелрәк бит инде ,ана кеше өчен генә түгел ,һәркем өчен дә .Саниягә дә шулай ук , күңеленә рәхәт булып калды.
Ул Сәлимә белән оныгын да үзләренә кунарга дәште ,улы белән сөйләшкәнгә генә түгел,
ә киленен үзенең кызы кебек якын иткәнгә .Бик акыллы булып чыкты шул Сәлимә.
Кирәк вакытта эшен дә эшли ,
кирәкле урында сүзен дә әйтә белә .Кайсыбер вакытта ул анда үзенең чагылышын да күргәндәй була .Ул үзе дә бит
Сәлимә яшендә таштан ут чыгара торган ,ләкин оялчан гына бер кыз - хатын иде .
Тормыш үзе өйрәтә ул кызым тормыш тәгәрмәчен кайсы якка тәгәрәтергә дия иде аңа
мәрхүмә әнисе дә .Борынгы
әйтемнәрнең тормышта барысы да кулланылып килә
бит әле дип уйлап куйды ул
килене белән оныгына карап.
Оныгы да нәкь тә әтисе кебек тыныч холыклы булып туды
бит Ходайның рәхмәте белән.
Юкка барга елап әнисен дә борчымый .Кешедән дә ятсынуны белми ,чит кешеләр кулга алганда да үзен тыныч тота .Алтын бөртеге инде менә
минем Җәмиләкәем диеп сөя
бит аны Булат та .Сагынган инде тавышыннан ук сизелә
дип сөйләшеп алдылар килен
белән кайнана Булат турында.
Әнкәй кайчангарак юлга кузгалырбыз икән Булат янына барырга дип сорап куйды Сәлимә ,сүз арасында гына булса да .
Менә киләсе атнадан отпуска
булырга тиеш Алла боерса.
Шул вакытта барырбыз диеп
уйлашкан идек әтиең белән,
ничек булып чыгар .Шулай да
бераз әйберләреңне җыйнаштыргалап куярсың әле яме диде ул тыныч ышанычлы
тавышы белән .Ярар әнкәй тырышырмын ,Булатның да бераз киемнәрен алырга кирәк
булыр диде ул аннары кайнанасына карап.
Саниянең килене белән сөйләшеп сүзләре бетмәде .
Киңәшләштеләр ,уйлаштылар да ,инде адресы бар бит , Булатның кием - салымнарын
посылка белән генә салып
җибәрергә дигән карарга килеп ,иртәгә үк почта бүлекчәсенә посылканы җыйнап илтергә булдылар.
Сүз бозау имезә дип әйтәләр диеп, Сания килененә ,бар инде балаң йоклаганда үзең дә ятып тор ял итеп тор диеп йокы бүлмәсенә озатты .Шуны
гына көткәндәй тамагы ачыгыпмы әллә әнисенең янына килүен сизепме бала
елап җибәрде .Йокысы ачылып бетмәсен әле диеп
Сәлимә нарасыена имиен каптырды ,ә олан шуны гына
көткәндәй чупы - чупы китереп
берничә тапкыр суырды да ,кабаттан да йоклап китте.
Җәмиләсенең мес - мес килеп
сулыш алуын тыңлап ,ире турында уйлап Сәлимә дә
тыныч кына йоклап китте.
Булат та тынычланып калды гаиләсе белән сөйләшкәннән соң .Ул, почта бүлекчәсеннән чыккач туры үз бүлмәсенә кайтты .Душка инде киткәнче
кереп чыккан иде бит ,шуңа күрә кичке ашны шифаханәнең
ашханәсендә генә ашап алырга
булып ,ашханәгә китте .Тәмле пешерәләр ,монда ашау ошый
Булатка да .Инде ял итүчеләр
берничә кеше генә иде ашханәдә ,үзен белгән бер агай
гына бар иде ,ул Булатны күргәч баш изәп кенә исәнләшеп чыгып та китте .
Ашханәдә швед өстәле иде ,
күңелең ни тели үзең җыйнап алып ашыйсың .Үзе тәмле һәм
үзе туклыклы .
Булат белән икесе ДНК га анализларын биргәннән соң,
Арджон Архипович тынычлап
калды ,аның иманы камил иде
Булатның үз улы булуына .Ул кабат - кабат Саниягә рәхмәт
укыды .Беренче күргән минуты
кабат - кабат күз алдыннан үтте.Һәм соңгы көн ...әйе шул соңгы көн гомере буена аны
озата баручы соңгы көн ,соңгы очырашу .Әле ул , Булатның
бүлмәсенә кайткан вакытында да шунда ,үзенең эш урынында бүлмәсендә иде .Тәрәзәдән аның үтеп китүен күргәч кабат
уйлары Сания тирәсенә әйләнеп кайтты .Нишли икән
хәзерге вакытта аның ерактагы ,, якты йолдызы ".
Шулай, гомере буена озата баручы ,,якты йолдызы ".Ул йолдыз турында уйлый - уйлый
бүлмәсе тәрәзәсеннән зәңгәр күккә карый - карый торганда
күрде дә инде Булатның тәрәз
турыннан үтеп киткәнен.
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6