Калдырма, әнкәй! Повесть (5)
"Монда калмыйбыз, чыгарыгыз безне!" – Апам елап ишек ягына омтылды."Без өйгә кайтабыз!" – диде Алсу.
(Дәвамы.)
Менә бер авылга килеп кердек. Авылның үзәгеннән
тау башындагы урамга күтәрелә башладык. Әллә каян
балкып торган ике катлы кирпечле йортка килеп туктадык.
– Килеп җиттек, – диде милиционер, безгә карап.
– Абый, безнең апабыз шәһәрдә укый бит. Ә сез безне авылга алып килдегез, – Алиянең йөзе үзгәреп китте.
Моны күргәч, миндә дә ниндидер шик туды.
– Борчылмагыз! – Безне алып килгән абый төлке кебек
тоелды шулчак. – Монда барысы да сезнеке, туганнары-
гыз шушында. Әйдәгез, артымнан.
Йортка кергәч тә, шундагы утыргычка утырттылар. Милиционер төптәрәк урнашкан кабинетка юлланды. Ма-
шинадан үзе белән бик күп кәгазьләр алып килде. Безне шунда ук чыр-чу килешеп, балалар уратып алды. Ян-
яктан безгә карыйлар, үзара көлешәләр, Нәрсәдер дип
шыбырдашкан булалар. Үзләре бездән көлгән булалар,
ә өсләрендә юньле кием булсачы. Берәү ямалган ыштан
кигән, икенчесенең оегы тишек, ә бер малайның фут-
болкасы каешланып, пычранып беткән. Нигә әнкәйләре
карамый икән аларны? Бәлки, шуңа башка балаларны
күргәч, шушылай кыланалардыр. Сары кызыкай минем
яшьләр тирәседер – тик юньләп чәчен тарамаган, анысы
оешып беткән. Ә малай, күренеп тора, сугыш чукмары –
күзе күгәргән. Бите тырналып беткән кыз да талашырга
яратадыр. Болар нигә исләре китеп безгә карый икән?
Җитмәсә, җайлап кына якынлашалар. Әллә танышырга
уйлыйлар инде? Юк! Авылыбыздагы дусларым болар
кебек түгел дә ул. Болар белән күрешәсе дә килми, әллә
нинди тәртипсез күренәләр.
Тык-тык-тык... Аяк тавышын ишеткәч, безне уратып ал-
ган малай-кызлар шунда ук читкәрәк китте. Коридорның
теге як очында сары чәчле апа күренде. Якыная төшкәч,
аның өс-башы күзгә чалынды. Чәчләрен кызык кына
итеп үргән ул – әйтерсең дә, башыннан кибән авып
бара. Ә болай ипле генә киенгән, теге балалар кебек
түгел. Костюмы да ялтырап тора, бармакларында әллә
ничә алтыны бар. Муенына да ниндидер затлы бизәнгеч
таккан. Өсте матур да ул, тик нигәдер йөзендә елмаю
юк. Кыр кәҗәсе кебек сак кына басып, теге апа туп-туры
безгә килде.
– Саумысыз, – дидек бертавыштан.
– Саубыз, – дип кенә чикләнде ул. Әллә бу апаның
кәефе юк инде? Кеше белән ипләп сөйләшми. Кырт ки-
сеп җаваплады. Хәтта дәваханәдә табиблар безгә ел-
маеп сүз куша иде. Шуннан апа безгә карап торган бала-
ларны әрләргә тотынды:
– Нәрсә җыелышып киттегез монда, ач каргалар? Берәр
ят кеше күренсә, җыелышып килеп җитәсез! Бөтенесен
белергә, күрергә кирәк сезгә! – Шушы сүзләрне ишеткәч,
тегеләрнең берничәсе качып өлгергән иде. Әмма сары
чәчле апа кычкыруын дәвам итте:
– Ну ялкыттыгыз сез мине, ну хәлемне бетердегез!
Чәчләремне дә агартучы – бары сез генә. Тагын сезгә
нәрсә җитми, ә? Төркемегездә генә утырсагыз нәрсә
була? Карга кебек чокчынып тик йөриләр! Марш моннан!
Аның “марш” дигәнен ишеткәч, башы иелә төшкән малай-кызлар тиз арада таралышып бетте. Без кая килеп
эләктек икән? Теге милиционер абый да төпкә кереп кит-
те дә, юк булды. Тизрәк китәргә кирәк моннан, тизрәк!
Кычкыруын тыңлап торгач, колагым чыңлап китте.
– Апа, сез кем буласыз? – Алия кызыксынуын
яшермәде.
– Директор! Мәүлидә Нургалиевна исемем. Ярый, җитәр! Миңа сорау биргәнне яратмыйм. Киттек артымнан.
Озын коридор буйлап атлыйбыз. Шуннан уңга борыл-
дык, янә туры бардык. Күп тә үтми, дару исе аңкып торган кабинетка килеп кердек.
– Менә безгә тагы дүрт йолкыш килде, – диде Мәүлидә Нургалиевна, безгә ымлап.
Шәфкать туташы директор кергәч тә урыныннан торып,
аның янына килде. Җитәкчесенең сүзен куәтләгәндәй,
башын селекте. Сары чәчле апа сөйләүдән туктамады:
– Сәйдә, монауларның башын карап чык әле. Бетләре
бардыр ул! Югыйсә, башка балаларга йогар.
– Хәзер, Мәүлидә Нургалиевна, хәзер!
– Уф, шушы җыен алкашларның мәхлукларын кеше
итәм дип гомер үтәр инде. Хөкүмәткә нужа итеп нигә
табалардыр ул, аптырыйм. Шуннан шушы йолкышларны дөрес юлга бастырам дип күпме нервы бетә. Менә
болар да әле генә шым күренә: тамаклары туйса – шашарлар әле...
– Апа, нигә алай әйтәсез? – дип, ризасызлыгымны
белдермичә түзә алмадым.
– Уй, тынып тор әле, маңка! – диде каты тавышлы җитәкче.
Бу апаның да балалары бармы икән? Булса, мин аларны жәлләмим. Ничек түзәләр икән? Безнең әнкәй андый
түгел иде...
Фотоаппарат тотып, медпунктка ниндидер абый килеп керде.
– Дүртесен дә тезеп фотога төшер. – Мәүлидә апа аңа
боерык бирде. – Берничә елдан кеше булып китсәләр,
шашына башлыйлар. Каян килгәнен, нинди кыяфәттә
булганнарын оныталар. Тамагы туйса, өс-башы юньле
әйбер күрсә, шулай кылана алар. Ә без шулчак исенә
төшерер өчен фотосын күрсәтербез, әйе бит! – дип
көлгәч, иреннәре җәелеп китте.
Теге абый шалт-шолт итеп безне фотога төшерде дә юк булды.
Шәфкать туташы кабинетына күзлек кигән юан гына
апа килеп керде. Безне күргәч, көлеп җибәрде.
– Таныш булыгыз – Рәйфә апагыз. Ул – сезнең тәрбияче, – диде директор.
Без исәнләштек...
– Әти-әниләре кайда йөри икән, Мәүлидә Нургалиевна?
– Үлгәннәр...
– Ә-ә-ә?! Нәрсә булган икән?
– Әллә. Чуртым белсен. Туймастай булып
эчкәннәрдер...
– Алай түгел! – Алия боларга каршылыгын белдерде.
– Сез безнең әткәйне дә, әнкәйне дә белмисез. Шулай
булгач, нигә алай итеп әйтәсез?
– Уй, Мәүлидә Нургалиевна, болар белән эшләве авыр
булыр ул. Бу кызның теле бик үткер күренә.
– Алай димәгез апама! Чыгарыгыз безне, өебезгә кайтабыз! – дидем.
– Аб-бау! Кәкре аяклы малай да шул чама. Апасы белән килешкән. Ярар, мин аларны тәртипкә өйрәтермен. –
Рәйфә апа дигәннәре шулай итеп кисәтеп куйды.
– Рәйфә, син боларны төркемгә алып бар. Азак тагын сөйләшербез әле.
– Ярар, Мәүлидә Нургалиевна.
Тәрбияче безне икенче катка алып китте. Рәйфә апа
бүлмәләр белән таныштырып йөргәндә, безгә бер кызыкай очрады.
– Апа, тагы дүрт детдомовский өстәлдеме? – дип сорады тәрбиячедән.
– Кит моннан, йөрмә юлда! – Рәйфә апа теге кызны куып җибәрде.
“Детдомовский” сүзе колагымны ертып кердемени?!
Бер-беребезгә аптырап карап алдык. Алиянең йөзе кач-
ты. Башым әйләнеп китте. Яшен аткандай тоелды.
– Монда калмыйбыз, чыгарыгыз безне! – Апам елап ишек ягына омтылды.
– Без өйгә кайтабыз! – диде Алсу.
– Әнкәемә әйтәм, әйтәм! – Зөлфирә дә кычкырып
елый башлады.
Сеңлемне кулыннан тотып алдым да чыгу ягына
дүртәүләп йөгердек. Әмма ишек бикле иде. Типкәләп тә
карадык, ә ул ачылмады...
Чарасыздан түзә алмый, идәнгә утырып түгелеп еладык. Ишек төбендә без озак кына шулай үксеп утырдык.
Без бүгеннән – детдом балалары..
Әнкәемнең җыры
“Детдом баласы” дигән сүзгә җайлап күнегә дә башла-
дык. Урамда китеп барганда кешеләрнең бер-берсенә
карап:
– Әнә, детдом баласы йөреп ята. Берәр нәрсәңне
чәлдереп куймасын! – диюләренә дә аптырамый-
быз. Балалар йортында яшәсәк тә, авыл мәктәбенә
йөрибез. Халык детдомныкыларга бертөрлерәк карый.
Малайларның берәрсе эш кылса: “Эй шул детдомныкы-
лардан яхшыны өмет итмә инде”, – дип тә куялар.
Балалар йортына килгәч тә, иң кечебезне бүтән
төркемгә урнаштырдылар. Детдомда барлыгы биш
төркем бар һәм балаларны яшенә карап бүләләр.
Беренче төркемдә әле чак атлый башлаганнары, ә
бишенчесендә – югары сыйныфларда укыганнар.
Зөлфирәне бездән аерулары үтә дә кыен булды, чөнки
сеңлемнең хәлен беләм дип, теләгән вакытта барып
булмый – андагы график буенча гына. Ә бу йортта
тәртип каты – син шуңа буйсынырга тиешсең. Кайчакта
сеңлебез яшәгән төркемгә барсак – аның бите тырнал-
ган яисә кулы күгәргән була. Бак дисәң, я малайлар аңа
кул күтәрә, я тәрбияче шулай итеп “укытып” маташа. Ба-
лалар йортындагы тормыш шушындыйрак сынаулардан
башланды.
Үзебездә яшәгәндә урамга чыгу кыен түгел иде. Ә монда тик тәрбияче рөхсәт итсә генә олы бәхет тәти.
Әгәр төркемдәшләрдән берәрсе мәктәптән “икеле” алып
кайтса, җәзасын барысы да татый. Күмәкләшеп дәфтәр-
китапка гына текәлеп көне буена утырырга тиешбез.
Теләгән нәрсәңне ашатмыйлар. Колбаса, кәнфит,
каймак дигәннең нәрсә икәнен дә оныттык. Бик күп ри-
зыкларны монда ашарга ярамый. “Санэпидемстанция
рөхсәт итми”, – диләр дә куялар. Анысы кемдер ул, белмим.
Ярты елга якын монда яшәп, шуны аңладым: балалар
да, тәрбиячеләр дә төрле икән. Безнең төркемдә ике
тәрбиячебез һәм алар бер-бересеннән шулкадәр аеры-
ла. Рәйфә апа усалрак тоелса, Хәкимә апа, киресенчә,
һәрчак ачык йөзле.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2