ХИКӘЯ, 2 ӨЛЕШ
Әсхия Абдулина-Костикова
Кайсы якта ничектер, әмма Гөлсемнәр авылында кыз урлау, ягни килен төшерүнең шушындый башка сыймаслык күренеше гадәти хәл. Дөрес, күп очракта кыз белән егет алдан килешеп, ничек “урлау” турында сүз куешып, хәтта ата-анасына да бу көн булачагын белгертеп “урланган” булса, Гөлсем белән булганы бөтенләй икенче иде. Капка төбенә килеп туктаган мотоцикл тавышын ишетүгә Гөлсемнең анасы Гөлбәдәрнең күзләре яшьләнде.
-Әтисе дим, килделәр тегеләр. Чыгып каршы алыйкмы әллә?
-Юк. Чыкмыйбыз. Керсен әле егет дигәне. Кияяяү. Ызначит. Ххм, болай килеп чыгарын белгән булсам, Гөлсемне базга гына ябып куйган булырием. Үз авылыбызда җегет беткәнме әллә. Ишшу бит армиягә Салихны озатып калган булды, төннәр буена аңа атап кулъяулыклар чигеп утырды. Вәйт аңла син бу хатын-кызны.
Алар шулай сөйләнеп торганда ишек шакып өйгә Зариф килеп керде. Гөлсем күз яшьләрен әти-әнисенә күрсәтмәс өчен лапаска таба йөгерде.
-Керергә ярыйдыр бит? Исәннәрмесез әле?
Гөлсемнең әтисе Хәким, утырып торган җиреннән генә, кергәнсең бит инде. Рас капка-ишекне ачкансың икән торма ишек катында хәер эстәргә кергән сымак, дип торып басты. Зарифның күрешергә дип сузган кулын ул гүя күрмәде. Ул арада ике ир-атны өйдә калдырып, Гөлбәдәр кызын юллап чыгып китте.
-Нәрсә, җегет, батырлыгыңны күрсәттем дисең инде,ә? Безнең кызны мыскыл иттем дисең инде,ә? Геррой.
-Ни бит, абзый. Бабай диимме соң инде. Яшьлек бит бер генә килә. Ошаттым Гөлсемне. Мыскылламадым мин аны. Инәй дә берүзе, өйлән дә өйлән ди. Өйләнергә вакыт бит инде миңа да.
-Нәрсә , үзегезнең авылда әллә кызлар дифиситме? Армиягә егетен озатып калды бит ул. Ә син баланың яшьлеге белән уйнап, гомерлек бәхетсез итәргә мужытсың.
-Әй, абзый, ни, бабай диимме инде, дип тагын кабатлады Зариф. –Армиягә озаткан егетләр белән тормыш әллә барып чыга , әллә юк бит әле. Аны тагын ничә ел көтәсе. Кыз баланы вакытында урнаштырсаң яхшы бит инде ул, дип тә өстәп куйды.
-Башың эшли икән тагын. Анысы шулаен шулай да. Урласы булгач ник аны бераз тишмәскә иде. Тегесе-бусы дип. Монда бит бөтен авыл шау килә ди әнә. Карчык көтү куарга чыккан иде, күзен дә ачтырмаганнар, елап кайтып керде. Кыз бала бишектә ятканда гына куркыныч түгел инде ул. Аякка басып тегендә-монда карый башласа беттең дигән сүз. Абыйлары әнә, мәктәпне бетерделәр дә кайсы-кая чыгып киттеләр. Ә бу бит безнең төпчек тә ишшу җитмәсә бердәнберебез дә. Һай-һааай, ну нишләмәкче буласың инде.
-Бәй, шуңа килдем дә бит инде. Гөлсемнең кулын сорарга. Сезнең фатиханы алырга дип килдем.
-Анысы ярар, дөрес эшләгәнсең. Мин бит, энекәш, кем әле синең исемең? Исемеңне дә әйтмәдең бит әле. Кияү имеш. Ә,Зариф дисең алайса. Әйе мин бит үзем дә карчыкны, Гөлбәдәр апаңны урлап алып кайтканыем. – Хәким кеткелдәп көлеп алды. –Әй ул яшь чаклааар, чурту матыр. Ну мин синең кебек матайга салып урламадым инде, суга барган җиреннән көянтә-чиләге белән күтәреп алдым да җилкәгә салып алып кайттым. –Абзый тагын көлеп куйды.- Ике атна буена муеным, җилкәләрем чуан чыккан кебек авыртып йөрде. Бөтен җилкәмне тешләп, умырып бетерде, чукынчык. Атна буена янына якын килергә дә куркып йөрдем, тагын берәр җиремне я тешләп өзәр дип. Никах укыткач кына янына кердем. Менә шулай булып та чыга ул, кияү дисәм, кияү түгел инде, җегеткәй.
-Гөлбәдәәәр, кая китте әле бусы тагын? Гөлбәдәаар!..
Абзар эчендәге сабантуй алдыннан гына чабып алып кайтып таратып куйган яшел печән өстенә ятып үксеп-үксеп елап ятучы кызына янына әнисе тезләнде.
-Балам, кызым, туктат күз яшьләреңне. Буласы булган инде. Ни хәл итмәк кирәк. Безнең якның йоласы инде ул. Аңлыйм кызым, аңлыйм хәлләреңне. Яшь чагында үзем дә нәкъ шулай урланган идем шул. Әтиең мине дә урлап алып кайткан иде бит. Мәңге тормаячакмын дип антлар эчтем, күрәсең бит, матур гына, тату гына гомер кичереп ятабыз. Кеше арасында , ий мескен Гөлсем димәсеннәр, кызым, көлдермә үзеңнән. Авызың тулы кан булса да кеше алдында төкермә, диләр. Дус бар, дошман бар, дигәндәй, хатын-кызның язмышы инде.
Әнисенең чәченнән сыйпаган кулын этеп җибәрде дә, Гөлсем торып утырды. Елап шешенеп беткән күзләрен әнисенә төбәп, нәрсә сөйлисең син, әнкәй, ярар инде сезнең яшьлектә урлаганнар да ди. Без соң хәзер коммунизмга керергә җыенабыз бит. Нинди урлашу! Кеше хәтле кешене урларга ярыймени? Искелек калдыклары! Барыбер качам мин аннан! Тормыйм мин аның белән! Яратмыйм. Ишетәсеңме, әнкәй, яратмыйм! Салихны яратам мин.
Әнисе кызы тынычланганчы дәшмәде, соңыннан, ярар, кызым, алга ни язылган булса шул була диләр. Хәерле булсын инде. Салих дигәннән, Салихка кичә үк берәрсе хат язгандыр әле, тау кебек итеп күпертеп. Кызым, син Салихка үзең аңлатып хат яз. Бәлкем аңлар. Әмма аның әле армия хезмәтен бетереп кайтасы бар. Вакыт төзәтә диләр, бәлкем синең дә йөрәк яраң басылыр. Әйдә, кызым, өйгә керик. Болай монда аунау ярамый инде. Әтиең ни әйтер. Әйдә кызым, ул егет тә миңа калса начарга ошамаган. И, бала, бала, утларга тыктың да, салкын суларга аттың шул барыбызны да. Болай булыр дип кем уйлаган. Абыйларың янына китеп урнашып, укырсың, кеше булырсың дип өметләнә идек әтиең белән. Нишлисең бит, нишлисең, дип ишетелер ишетелмәс кенә сөйләнә-сөйләнә Гөлбәдәр кызын абзардан алып чыкты...Алар кергәндә өй эче буш иде.
Хатыны да өйдә булмагач, Хәким Зарифны үзе белән ишек алдына әйдәде һәм үзенең ишек алдындагы мастерскоена алып керде. Җыйнак кына итеп бүрәнәдән эшләнгән мастерскойның стенасына балта, пычкы, ышкы, өтерге кебек төрледән-төрле эш кораллары эленеп, ике як стена буена такта ышкылый, яра торган ясалма станоклар урнаштырылган иде.
Хәким алгарак узып, юан агачлар кисә торган иң зур һәм иң үткен балтаны кулына алып Зарифка таба атлады. Зариф, куркынып бер адым артка чигенде.
-Кил мондарак. Минем балта остасы Хәким икәнемне ишетеп беләсеңдер, белмәсәң, тыңла. Менә шушы балтаны күрәсеңме? Суз кулыңны, бармакларың белән үткенлеген тикшереп кара. Минем сүзем шул булыр, әгәр дә ки, кызым Гөлсемгә тырнак белән чиртсәң, яисә аны мыскыллап, кыерсытсаң, муеныңны шушы балта белән бер генә селтәнеп, чабып өзәчәкмен. Ишеттеңме? –Хәким үткен балтасын Зарифның күкрәгенә үк китереп терәде. – Вәйт шул. Ә хәзер әйдә, өйгә керик. Никах турында сөйләшергә кирәк...
Яратып кушылмаса да, әнисенең әйткәннәре, никах укыган мулла абзыйның үгет-нәсихәтләре Гөлсемне бераз тынычландырып дөньяны ничек бар шулай кабул итәргә кирәклеген төшендергән иде. Кайнанасы да Гөлсемне нинди дә булса сораулар биреп борчымады. Иртә таңнан тракторына утырып басу-кырларны эшкәртергә чыгып китеп, караңгы төшкәч кенә басу тузанына батып-чумып, арыса да май кояшы кебек балкып кайтып кергән ире кыз күңелен йомшартырга булышты. Мунча ягасы, кер юасы көннәрне Зариф төннән үк мунчага үзе суын ташып, утынын кертеп куя торган булды. Билгеле, килене өйдә юк чагын туры китереп, әнисе улына, син хатыныңны бик иркәләп бозып бетерә күрмә, авылда хатын-кыз эшен эшләгән ирләрне беркем дә мактамый дисә дә, Зариф хатынын үч төбендә генә йөртмәде.
...Гөлсем бер ай чамасы өйдә утырганнан соң иренә эшкә чыгасы килүен, гомумән аңа кияүгә чыгуы аркасында бар хыяллары челпәрәмә килде дип үпкә белдерде. Зариф, әйтерсең лә шуны гына көткән, матурым, мин дә бик риза синең эшкә чыгуыңа.Әнә келәт алдына учетчик кирәк диләр. Теләсәң, бүген үк бригадирга әйтәм, диде шатлыгын да яшереп тормыйча.
Шулай итеп Гөлсем келәт алдына учетчик булып урнашты, шуңа өстәп аны агитбригада алып барырга, кырдагы станнарда тракторчы-механизаторларга, фермадагы сыер-савучы, терлек караучыларга илдәге бүгенге вәзгыять турында лекция-аңлатмалар алып бару да йөкләнде. Өйдә генә утырмавына, кеше арасында булуына бик шат иде Гөлсем. Җәй буе иртә таңнан кичкә хәтле ул да кырлардан, фермалардан кайтып та кермәде диярлек, ара-тирә караңгы төшеп беткәч кенә мотоциклга атланып ире белән туган авылына барып кайту мәмкинлеге дә чыккалады. Бер кайтуында ул әнисенә Салихка дип язган хатын да калдырды. Гөлбәдәр бу хатны үз авылы почта ящигына салырга курыкты, күпмедер ай узгач кына районга баргач, почтага илтеп салды. Бу вакытта инде Салих чынлап та авылның бар яңалыкларыннан да хәбәрдар булып ГДРда яхшы гына хезмәт итеп ята иде. Билгеле, классташы Айгөлдән алган хат аны чүт кенә үз-үзенә кул салдырмады. Ярый әле хезмәттәш егетләр аның начар ниятен сизеп алып бәргәләп аттылар да, тормышның чын асылын аңлаттылар. Аңлады Салих, ак белән караны да, кызларның хыянәтен, ялганын да аерырга өйрәнде.
Көзге кыр эшләре бетеп, басу-кырлар бушап калгач, Гөлсем иренә тагын бер теләген белдерде.
-Мин бухгалтерлыкка укырга керергә телим. Райондагы совхоз-техникумга укырга керсәм яхшы булыр иде инде. Гомер буе ындыр табагында утырмам бит инде.
-Матурым, бик әйбәт булыр. Синең теләгеңә каршы килмим. Тик бәләкәчебез белән авырга туры килмәсме соң? Әллә читән торып укый торган курсларга гына языласыңмы? Мин дә бригадирдан ял сорармын да икәү бергә районга барып кайтырбыз дигәч, Гөлсем дә риза булды. Тик бу елны читтән торып уку курслары агрономнар өчен генә оештырылган булып чыкты. Шулай итеп Гөлсем документларын агрономнарга беренче белем бирү курсларына тапшырып кайтты.
Пыскак яңгырлы, караңгы көзләрне ап-ак карлы, җилле-буранлы кышлар алыштырды. Кояш кар көртләре өстенә матур челтәрләр ясап, түбәләрдән беренче тамчылар тама башлаган көннәрдә Гөлсемнең тулгагы башланды. Зариф машиналы авылдашын яллап көч-хәл белән хатынын район үзәгенә бала тудыру йортына илтеп җиткезде. Гөлсем баланы бик авырлык белән тапты. Сигез айлык дип санаса да, улының авырлыгы дүрт килодан артык иде.
ДӘВАМЫ БАР.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2