Үзеңнән сора. Повесть (11)
XI
Менә ул һушына килде. Аңа ни булды, кайда ята? Бернәрсә хәтерли алмады. Күзләрен ачты: көнчыгышта аксыл томан булып яктылык сызыла. Күктә берничә генә йолдыз җемелди. Димәк, төн белән көннең кул бирешкән чагы! Озакламый таң атачак.
Хөснулла кузгалмакчы булды, ләкин калкыткан башының авыртуына түзә алмыйча кире җиргә салды. Ул битен, чәчләрен, яңак сөякләрен кулы белән сыйпап карады. Аның кулы сылашып торган сыекчага буялды. Азнакаев бармакларын күзләренә якын китерде — алар канга баткан иде. Шуннан гына Хөснулла кичке хәлләрне исенә төшерде. Аның йөрәге «жу» итте: әгәр бау ычкынмаган булса?! Әлеге минутта шушы агачта аның үлек гәүдәсе асылынып торыр иде бит... Тәне чымырдап куйды. Әллә куркудан, әллә чирканудан үзендә ниндидер көч тоеп, торыр китте. Тизрәк өйгә кайтырга, кеше күргәнче, юынырга, адәм рәтенә керергә. Урманның сирәгрәк җирен төсмерләп, ул кайтыр якка омтылды. Башы, муены авыртты, ләкин игътибар итмәскә тырышты — алпан-төлпән булса да авылга таба атлады. Ә тирә-якта кош-корт бәйрәм итте: сандугачлар сайрады, бер куактан икенчесенә сикереште, урман эченнән әллә нинди кошлар тантаналы тавышлар бирде. Туачак таңга шатлана иде алар. Тормыш дәвам итә бит.
Хөснулланың да күңелендә ике тойгы: берсе — исән калу шатлыгы. Чөнки үлеп карады, үлемнең мәртәбә түгел икәнлеген аңлады. Шушы якты дөньядан китү — ахмаклык бит! Бәхетенә, исән калды! Югыйсә шушы иртәнге тормыш тантанасын башкача күрә алмас иде бит!
Икенче тойгы — гарьлек, үз-үзеннән чиркану. Йә инде, нинди көнгә барып җитте бит, хәтта үзенә-үзе кул салды. Ир кеше өчен моннан да хурлык, түбәнлек бармыни?!. Бер көчсезне яклап яки дөреслек өчен, азатлык өчен җанны бирергә була. Ә инде үзеңнең пешмәгәнлегеңнән дөнья кую? Тфү! Андый кешене гадәттә күмәргә дә килмиләр бит. Менә нинди хәлгә җитте самолетлар төзергә хыялланган Хөснулла!
Ул бу җирдән ничек тә ераграк китәргә, йортына кайтып ятырга, онытырга тырышты.
Бәхетенә каршы, аңа беркем дә очрамады. Кичәгәчә бәрәңге бакчасы аша гына ихатасына үтте һәм өенә керде. Ут яндырмады — чөнки яктырган иде инде, утсыз да күреп була. Ул көзгегә карады: аның башы, күз төбе шешкән иде, муенында бау эзе кызыл балдак булып беленеп тора. Хөснулла тиз генә башын, битен, муенын юды да, ишекне бикләп, караватка менеп ятты...
Өч көн тәгәрәде ул. Бер уяна, бер йоклап китә. Әле саташа, әле мие аекпанып китә. Йә исән калганына сөенә, йә кылган эше өчен үзен-үзе күралмый өзгәләп ташлардай була.
Шушы вакыт аның бөтенләй ашыйсы килмәде, бары тамагы кипте: торды да су эчте, торды да су эчте. Өч көнгә бер зур чиләк су җитте. Кемнәрдер килгәләп ишекне тартып карады — ләкин ул ачмады. Киресенчә, өйдә кеше барын сиздермәскә тырышты.
Дүртенче көнне башының авыртуы басылгандай булды, беренче тапкыр карыны ачты. Азнакаев теләр-теләмәс кенә торды. Иң башта көзгегә барды — аны сакал-мыек баскан, ләкин шешенгән, кара янган җирләре кайткан иде. Ул чәй куеп эчте, аш салды. Аннан мунча ягарга чыгып китте.
Атна дигәндә кеше рәтенә керде Хөснулла. Яра урыннары төзәлде, бары тик арлы-бирле башы гына шаулап куйды. Ләкин инде анысы, Шагали әйтмешли, хәер генә. Иң мөһиме — исән калды, рухи төшенкелек бетте. Хәзер инде алдагы тормыш, эш турында уйларга кирәк. Ул әйбәт кенә киенде дә колхоз идарәсенә китте.
Көмешбаев аны якты чырай белән каршы алды.
— Йә, нинди җил ташлады, арендатор?
Хөснулла моңсу гына елмаеп куйды:
— Минем кулдан килмәде бу эш.
— Нишләп? — рәис аптырап китте.— Шушындый егетләр дә бирешкәч?!
— Менә шулай килеп чыкты инде. — Азнакаев серне чишүне кирәк дип тапмады.
— Соң, берәр сәбәбе бардыр бит инде дип төпченде Мөнир. — Кеше эшләмәслек эш түгел дә.
Ләкин Азнакаев җавап бирмәде, башын гына аска иде.
— Бәлки, үзеңә аерым җир алырсың? — дип рәис беренче тапкыр әйткән тәкъдимен кабатлады. Аннан, нидер сизенгәндәй итте шикелле. Инде аренданың нәрсә икәнен беләсең... Теләсәң, фермер бул.
— Юк, булмый, — диде, аптырагач, Азнакаев. — Минем хатын белән эшләр начар.
— Ә-ә! — Көмешбаев аңлады. — Булгалый-й...
Үзе: «Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын»,— дип уйлап куйды.
— Нишләргә уйлыйсың соң?
— Белмим. Һәрхәлдә авылда калып булмый...
— Ә күңелең нәрсәгә ята?
— Самолетлар төзергә!
Рәис көлеп җибәрде.
— Бездә андый производство юк. Без икмәк үстерәбез, ит, сөт җитештерәбез. Кирәк булса, самолетны безгә җибәрәләр.
Хөснулла үзенең юләр хәлендә калуын аңлады.
— Ачык итеп әйтеп бирә алмадым шикелле, — диде ул уңайсызланып. — Мин — конструктор, заводта яңа самолетларның кайбер өлешләренә конструкцияләр төзедем. Башка машиналарны да төзеп булыр иде, мөгаен.
— Кызганычка каршы, безгә конструкторлар да кирәкми. Безгә җирдә эшләгән, җир яраткан кешеләр кирәк.
Азнакаев сүзнең беткәнен көтмичә торып ишеккә атлады.
— Тукта әле, ашыкма, — Көмешбаев үзе дә сикереп торды. Кинәт аның башына бер уй килде. — Бәлки, кооператив ачарсың.
Хөснулланың сүнеп барган өметләре тагын кабынды:
— Нинди?
— Ниндиме? — Рәис ияген тотып ишекле-түрле йөри башлады. — Менә нинди. Авыл хуҗалыгында әле һаман кул көче күп кулланыла. Чөнки ул — күп тармаклы. Анда исәпсез-сансыз операцияләр башкарыла. Заводлар әлегә һәр вак-төяк эшкә механизмнар эшләп чыгарып җиткерә алмый. Кайчан җиткерере дә билгеле түгел. Чөнки хуҗалыкта моңача булмаган тармаклар, эшләр килеп чыгып тора. Менә шуларга җиһазлар ясаганда шәп булыр иде.
— Ничек итеп?
— Бик ансат. Үзең шикелле тимер-томырга мөкиббән киткән, башлары эшләгән, куллары алтын егетләрне җыясың да «Стандарт булмаган Җиһазлар ясау» кооперативы оештырасың. Талантлы егетләр табылмый булмас.
— Сез моны мөмкин дип уйлыйсызмы?
— Хәзер бөтен нәрсә дә мөмкин.
Азнакаевның күзләре очкынланып китте. Бу бит нәкъ ул теләгән, аның эше!
Ләкин аның күңеле тагын сүрелде:
— Башлап җибәрергә акча кайдан алмак кирәк?
— Анысы өчен кайгырма. — Мөнир үзенең районда хуҗалыклар советы председателе икәнен әйтте. — Банктан ссуда алырга ярдәм итәрбез, урын да табарбыз. Тик колхозларга, совхозларга барып, аларның хаҗәтләрен белеп, заказны алардан аласыз.
Кабинеттан Хөснулла канатланып чыгып китте.
(Ахыры бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2