Үзеңнән сора. Повесть (12) (Ахыры)
XII
Рәмис чынлап та ярата иде Камиләне. «Үсмер чагыннан ук күз атып йөрдем» — дигәне дә алдау түгел. Көләч йөзле, зифа буйлы бу кыз аның күңеленә һәрвакыт якын булды. «Үземнеке булачак», — дип уйлый торган иде күргән саен. — Тик чак кына үссен әле!...» Ләкин аның үсеп җиткәнен дә, кияүгә чыгарга Хөснуллага ризалык биргәнен дә сизми дә калды. Аларның туе мәҗлесенә чакырылгач, берчә аптырады, чибәркәйне эләктерә алмаганына берчә өзгәләнде. Ләкин аны ничек тә кулына төшерергә, дигән уеннан кайтмады. Хәтта Хөснулланың туган булуы да Рәмисне туктата алмады. Чөнки ул тумыштан көнчел, үзсүзле иде: нишләп әле шундый чибәр хатын аныкы түгел, ә Хөснулланыкы булырга тиеш?
Менә ул теләгенә иреште: Камиләне ташлап, ире шәһәргә китте. Инде бернинди дә тоткарлык калмады. Ул — буйдак. Ә кеше сүзенә төкереп тә бирми Рәмис. Ләкин көтмәгәндә Камилә кәҗәләнде. Сәбәбен дә әйтеп тормыйча, очрашудан кискен баш тартты.
Рәмис өйләнде. Баласы булды. Инде күңеле утырган иде — Азнакаевлар кабат кайтып төште. Аның йөрәге тагын урыныннан купты. Ул тагын уйланды, үтсә дә, сүтсә дә магазинга керде, күрешү турында сүз кузгатты, хәтта бала-чага урынына ялынды. Һәм Камилә яңадан риза булды. Рәмис ни, үзе хуҗа булгач, вакытын ничек тә тапты. Алар ике ай чамасы очраштылар. Һәм менә Хөснулла тагын китте, тагын Камилә үзе калды. Ләкин бу юлы инде Рәмис азат түгел иде. Хәзер ул кеше сүзеннән курыкты, гаиләсен ташлыйсы килмәде.
Рәмис магазинны урап үтә башлады.
Ләкин очрашу дилбегәсен хәзер үз кулына Камилә алды. Чөнки Рәмиснең үзеннән качарга уйлаганын шундук сизде. Ул инде теге вакыттагы иләс-миләс үсмер түгел, утны-суны кичкән тәҗрибәле хатын иде.
Моңа чаклы «сине үлеп яратам» дигән кешенең бер көнне магазинны читләтеп урамның икенче ягыннан үтеп барганын күрде дә, йөгереп чыгып кул болгады. Рәмиснең борылып килүдән башка чарасы калмады. Югыйсә, Камиләнең урам тутырып кычкыруы да бар. Шул гына җитмәгән иде.
Ул, кереп, ясалма итеп елмаеп исәнләште.
Ә теге туп-туры:
— Нигә качып йөрисең? — диде.
— Юкны сөйләмә, нишләп качыйм, ди. Бары бу арада вакыт тар.
Ләкин Камиләнең күзендә утлар уйнады.
— Мине сантыйга санамакчы буласыңмы? Менә дигән ирдән аерттың да, койрыгыңны сыртка салмакчы буласыңмы?
— Соң, минем дә гаиләм бар бит. Апарны ташлап, синең яныңа чыгып йөгерә алмыйм ла инде, — дигән булды Рәмис.
Камиләнең йөзе катыланды:
— Башта уйларга кирәк иде. Хәзер инде соң... — диде дә, тегенең дә кәефе бозыла башлаганын сизеп тавышын йомшартты. — Ярый, ярый, җебеп төшмә. Муеныңа асылынырга уйлаганым юк. Миңа айга бер очрашсак та җиткән... Ә бүген бер үк кил инде, бигрәк тә сагындым... — Ул кеше-фәлән күрмәсен дип тиз генә Рәмиснең кулын кысты да, магазинына кереп китте.
Алар үзләренә генә билгеле урында очраштылар һәм мотоцикл белән урманга җилдерделәр.
Бүгенге очрашуга Камилә ныклап әзерләнгән иде. Акланга барып туктагач та сумкасыннан алып ашъяулык җәеп җибәрде. Анда коньяк, пешкән тавык, хәтта икрасына кадәр чыгарып куйды.
— Нинди бәйрәм бүген? — диде Рәмис авызын ерып. Хатын кешенең йөзе балкып китте:
— Синең белән очрашу минем өчен зур бәйрәм. Соңгы вакытта сирәк тә киләсең. Әйдә, утыр.
Ул ирнең биленнән кочаклап, янына утыртты.
— Я, хуҗа бул, сал.
Иркенләп бәйрәм иттеләр алар. Теге коньяк артыннан икенчесе килеп басты.
Бик озак утырдылар. Кайтырга чыкканда караңгы төшкән, хәтта ай да, йолдызлар да күренми — болыт каплаган. Аның урынына боларның күңелендә кояш балкый иде.
— И-и, дөньяда бер генә яшибез!... — Рәмиснең кәефе шәп, ул газны җәлләми басты. Ләкин, урман-яланны артта калдырып басу юлына кергәч кукуруз арасыннан кинәт бер әби килеп чыкты да, мотоцикл аны бәреп тә җибәрде.
Ә шайтан арбасы үзе аумады — пассажирлар егылып төшмәде. Бары Камиләнең:
— Туктатма, тизрәк... — дигән әче тавышы гына җилгә эләгеп калды.
Бозау эзләп йөргәндә Мәүлетбайның карчыгын машина тапап киткән, дигән хәбәр иртәгәсен бөтен авылга таралды. Карты-яше Мәүлетбайларга хәл белергә җыелды. Әбине төнлә ашлык ташучы бер машина табып алып кайткан. Аның һушы бар, теле юк. Озакламый врач та килеп җитте. Көмешбаев та монда. Авыруның башы янында Мәүлетбай, аягы очында — Камилә. Аның йөзе ап-ак, иреннәре кысылган. «Бигрәк кайгыра, мескенең», — дип җәлләделәр аны хәл белергә килүчеләр.
Врач тыңлады, күкрәгенә, аркасына суккалады да, рецепт язып кайтып китте. Авыру шундук биргән даруны эчте дә йоклап китте. «Иншалла, үтте ахыры», — дип таралышты халык.
Һәркемне бер сорау борчыды: нинди машина бәргән? Милицияләр эзләнергә, сорашырга кереште. Ләкин нәрсәдән башларга, кайдан очын табарга белмәделәр — чөнки иртәнгә чаклы юлдан күп машина, ат үткән — урак өсте бит. Ә ичмасам бер шаһит булсачы!
Камилә үзен ике ут арасында, алай гына да түгел, кызган табадагы балык кебек сизде. Беренчедән, әнисенең имгәнүендә үзенең гаепле булуы йөрәген әрнетте. Икенчедән, белә торып та, дөресен әйтә алмавына әрнеде — әйтсә, аның чит ир белән уйнаш итеп йөрүен бөтен авыл беләчәк һәм әтисе белән әнисен икеләтә авыр булачак. Ә әнисе аңа бигрәк җәл иде. Ул бит кызына бөтен йөрәк җылысын бирде. Аның өчен бер нәрсәне кызганмады, иркәләп кенә үстерде. Әтисеннән еллар буе ягымлы сүз ишетмәгән бала әнисенең кайнар кочагында яшәү тәмен белеп үсте. Һәм аның бөтен изгелекләренә менә ничек итеп җавап бирде. Кеше дип санарга хаклымы соң ул үзен?... «Гафу ит, әнием, сине имгәтеп ташлаучыларның берсе — синең кызың. Ләкин моны әйтә алмыйм... Үзең шулай итеп тәрбияләгәнсең мине», — дип өзгәләнде Камилә.
Магазин ачылганын Рәмис зур түземсезлек белән көтеп, читтән күзәтеп йөрде. Үзе машина тавышы килдеме — сискәнеп китә. Менә-менә артыннан милиция килеп, алып китәр төсле тоелды аңа.
Камилә халатын киеп өлгердеме-юкмы, ул аның артыннан ук килеп керде. Аның да йөзе кәгазь кебек ак иде.
— Ничек? — диде ул тупсаны атлау белән.
Сөяркәсе арты белән борылды да әйберләрне рәтләп, бер урыннан икенче урынга күчерә башлады.
Рәмиснең түземлеге бетте:
— Йә, әйт, үтермә. Ничек анда эшләр?
Камилә аңа ачулы итеп карады.
— Ату белмисең! — Әниемнең башына җиттең — менә шул.
— Уф, беттем... — ир кеше ике чигәсенә тотынды. — Кем таптатканын сизмәделәрме? — диде ул бераздан.
— Язмышың минем кулда! — Камилә тыныч кына, тәкәббер итеп әйтте дә кладовойга чыгарга атлады.
— Камилә, үтермә, мәңге синеке булырмын! — Рәмис бөтенләй үз-үзен югалтып, прилавка аша сатучыга кулларын сузды.
Ләкин Камиләнең күңеле таштай:
— Башта бул, аннан сөйләшербез.
Берничә көннән соң бөтен халыкны таң калдырып, Рәмис кызы белән хатынын кайтарып җибәрде. Алар суд белән аерылыштылар. Шулай ук Камилә дә ире белән тормавын законлаштырып куйды. Һәм алар — ике азат кеше, язылышып, яңа гаилә корып җибәрде.
Тик капканның бигрәк мәкерлесенә эләккәнен тиз аңлады Рәмис. Яшь чагындагы теремек эшчән кыз түгел иде инде бу. Йорт эшләреннән тәмам бизгән. Мал турында сөйлисе дә юк. Әллә шәһәр бозган, әллә Хөснулланың малы юклыгы шулай иткән. Ничек кенә булмасын, эштән кайттымы, барсына да Рәмис йөгерде. Яшь хатын үзен саклап, чәчен-битен майлап телевизор каршында утыра бирде. Менә өзгәләнде, менә бәргәләнде Рәмис. Тегене чәйнәп ташлардай булды. Ләкин юк! Законын-фәләнен өйрәнеп кайткан Камилә! Тырнак белән чирт — тәпәч белән сукты, дип сөрән салачак. Һәм аңа ышаначаклар... Ә ташлап китә алмый — шундык кулга алачаклар... Моны яхшы анлый ул.
Эх, нигә генә бәйләнде соң бу елан белән. Иренә хыянәт иткән хатында өмет бармыни?!. Элеккеге гаиләсен исенә төшерде, кызын сагынды. Бу турыда ачыктан-ачык әйтә башлады. Өйнең яме китте: көн талаш, төн талаш, Камилә ягыннан милиция белән янау!
Камиләнең әнисе үлеп киткәч, Рәмис иркен сулап куйды. Озакка сузмый яшь хатынны аерып та җибәрде. Ләкин Камилә барыбер отылмады: Рәмиснең байлыгы күп иде, судлашып: яңа гына сатып алган өр-яңа машинасын үзенә яздырды. Теге кул гына селтәде: тик китсен генә. Яңасы табылыр. Исәнлеге булса, кулыннан эш килә аның.
Шуннан, барып гафу үтенеп, ялынып-ялварып, кызы белән беренче хатынын яңадан алып кайтты.
XIII
Ел мул килде. Ашлыклар күперелеп, бәрәңге-чөгендерләр тәгәрәп уңды. Маллар да көр: итне дә, сөтне дә җәлләми бирәләр. Район хакимияте эшләгән эшнең бер йомгагы булсын, дип авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә районның эш казанышлары күргәзмәсен оештырырга булды.
Бу эшкә барсы да ихлас тотынды. Һәр хуҗалыкка урын бүлеп бирделәр. Алар аны бер-берсе белән ярышып, матур итеп төзеделәр, буядылар, бизәделәр. Бер урында колхоз, совхоз үзәкләренең гомум күренешен чагылдырган фоторәсемнәр, икенче җирдә аларны тагын да үстерү буенча генплан күчермәсе, аннары соңгы елларда алынган уңышны, сөт савымын, ит җитештерүне күрсәткән таблицалар, хуҗалык алдынгыларының портретлары... Шунда ук иң күп продукция бирә торган маллар: сыерлар, сарыклар, дуңгызлар, сабантуйларда җиңгән атлар киртәләп куелган, киштәләрдә үзләре үстергән бөтен нәрсә: бодай, арыш, арпа, солы, үлән орлыгы, бәрәңге, чөгендер, кишер, помидор һәм башкалар. Күзеңнең явын алырлык.
Бер рәт фермерларга, арендаторларга бирелгән.
Хөснуллалар кооперативы да үзенә урын алды. Алар эшләп чыгара башлаган һәм ясаячак җиһазларының үрнәкләрен үзләренең павильоннарына тезеп куйдылар. Әлегә әйберләр күп түгел, ләкин бик кирәкле.
Монда капчыкларны җирдән алып транспортка төйи торган күтәргеч, бозауларга группа белән сөт эчерергә имезлек, тизрәк үсеп чыксын һәм уңдырышлы булсын өчен орлыкларны электр тогы белән эшкәртүче машина, мал абзарларында дымлылыкны тиешле микъдарда тотучы автоматик прибор, егылган ашлыкны күтәрүче, орлыкны чәчкечкә бушатучы җиһазлар һәм башкалар. Хәтта кәбестә, помидор җыю машиналары да бар.
Аларның экспонатлары янында кеше бигрәк күп. Һәркайсы мактый, сатып алып, үзләрендә эшләтеп караганнары рәхмәт әйтә. Яңа заказлар бирәләр. Шунда ук килешүләр төзелә.
Күтәренке күңел белән чыкты Азнакаев күргәзмәдән. Соңгы берничә елда беренче тапкыр үзеннән-үзе канәгать булды. Ниһаять, тормышта урынын тапты, шикелле. Башына да, кулларына да килешкән эш булып чыкты бу.
Автобус тукталышында икеләнеп калды ул? Кая барырга? Әллә авылга кайтып килергәме? Теге киткәннән бирле аның өенә бик кайтканы юк. Монда да әлегә тормышы әллә ни алга китәлмәде: тулай торакта карават — бөтен байлыгы шул. «Арбаның алгы тәгәрмәче кая тәгәрәсә, арткысы да шунда тәгәри, дип сөйлиләр иде, дөрестер инде...» Бу күңелсез уйлардан аның тәне өшеп, калтырап куйды. Дөнья тагын ямьсез, котсыз тоелды.
Ноябрь ае гына булуга карамастан, көне дә ничектер караңгы, күңелсез иде. Җитмәсә, әче җиле үзәккә үтә.
Чынлап та, кая барырга соң? «Ярый, автобус кайсы якка килеп туктаса, шунда утырып китәм», — дип карар итте Хөснулла, җилгә арты белән борылып.
Кинәт машина кычкырткан тавышка сискәнеп китте ул. Караса — кырыенда «Жигули» тора. Руль артында — Камилә.
— Әйдә, алып кайтам, — диде ул елмаеп — әйтерсең, алар арасында берни булмаган.
Көтелмәгән хәлдән Азнакаев беразга аптырап, икеләнеп калды. Моны күреп, Камилә машинадан чыкты.
— Йә, Хөснулла, үпкәңне оныт инде. Кайтыйк бергә җылы машинада. Авылга.
Ләкин Хөснулла аңа нәфрәт белән карады да эре-эре атлап тулай торагына таба атлады. Камилә элекке иренең бөкерәйгән аркасына бераз карап торды да, иренен бүлтәйтте: «Харап, кем булып кыланган була, йолкыш...» Шуннан ят бер тавыш белән кычкырды:
— Ялангач тугансың, ялангач үләрсең.
Ачу белән ишеген «шап» итеп япты да, «Жигули» атылган ук кебек алга очты.
Ләкин Хөснулла артына әйләнеп карамады. Аның адымнары инде нык, ышанычлы иде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3