Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Минем хатын текәрәк инде, болай үзе алама кеше түгел. Өйләнгәндә әнине кисәтеп куйдым, ерак та китмә,бик якын да барма, минәйтәм! Ну, килен кайнә туфрагыннан диләрме әле?!Әни дә бүләк түгел минем...
Беркөнне эштән кайтсам өйгә... тайфун уртасында калдым дип торам!?Өйдә почти буран.
-Ни булды?- димен.
Әнидә кайчаннандыр калган минем фатирның ачкычы бар иде. Без эштә чакта килгән дә , үзенчә тәртип ясаган. Кухняда әйберләр урыныннан күчкән,суыткычтан ниндидер- хатынга кирәкле устричный соус ише, үзе белмәгән тәмләткечләр чүпкә очкан, кайсы җыелган, кайсы юылган, хәтта
унитаз да нәрсәгәдер коендырылган... Дөресрәге, бу минем хатынның "ялкаулыгына" борыны белән төрткән инде. Кем белә, минем хатын ничек җавап кайтарганны?Берегез дә белми.
Тынычлангач миннән даулап әниләрнең фатир ачкычын алды ул. Икенче көнне эшкә бармый☝ шунда китте. Ни эшләгәндер, тик әни ике ел безгә килмәде.
Ике елдан, улыбыз тугач кына, килде.Сагынып килгән! Тегесен тегеләй, монсын болай дип бала тәрбияләргә өйрәтә башлаган иде. Хатын, аңа таба борылып:-Әйдә баланы бер ике атнага биреп җибәрәбез, кара әниең нинди оста икән бала тәрбияләргә, мин дә ял итәрмен, син дә тынычлап йокларсың,-дип бер шаярусыз әйтүе булды...
Шуннан бирле әни басылды, тайфуннар танды, шөкер!
Интернет яланнарыннан.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1