ИКЕГЕЗДӘ БЕР ТӨРЛЕ.
Тагы берәүнең гыйбрәтле язмышы.
Килен булып килгәндә авылда яшәргә ризалык биргән Гөлфия, туйлар узып, кунактан-кунакка йөреп, дус-туганнар белән танышып бетсәдә аралашырга теләмәде..
-Сиңа рәхәт чыгасыңда китәсең, синең картларың янында көне буе берүзем дип, эштән кайткан ире Рәиснең күкерәгенә башын төртеп, мышык-мышык борынын тартып зарларын сөйләде.... Рәис хатынының һәр сүзенә ышнып әти-әнисен битәрләде. Тора-бара кәһәрлидә башлады. Андый вакытларда Гөлфия астан ут төртеп,Туган ягына әниләренә китеп барды...
Балага узгач, әйтергә теләгәннәрен, ялганнарын күзгә карап сөйләде.
Кайнанасын улы каршында бер булмаган нәрсәләрдә гәепләде. Рәис тагы ышанды.
-Улым тыңла әле?-дип сүз башлаган әнисен Рәис тыңлапта тормый, хатынын тынычландырып, -,,Җыен китәбез",-диде....
Бу хәл әлегенә булган кебек булсада, Гөлфия инде үзе килен төшереп, оныклыда булып куйды...
Көн саен узганнарына уфтанырлык хәлләр булып торды....
Ире, аның сүзеннән чыга алмый яшәп, берничә ел элек гүр иясе булды. Малае Рәфис бергенә сүзендә тыңламады. Хатынынада әллә ни исе китмәде.
Үзенчә яшәргә өйрәнгән Гөлфиянең ачуыннан шартлар чиккә җиткән көннәре әз булмады.
Аерым яшәгез дип, төрле планнар корып, ничек булсада күнедергә тыршулары юкка булды.
-Әни!Дүрт бүлмәле квартира була торып, нигә без чит бусагада йөрергә тиеш? Дүрт бүлмәнең икесен ник бикләп тотасың? Берсе бикле тора иде инде. Икенчесендә нигә бикләдең? Ачкычын бир әле?
-Нәрсә, сыймый башладыгызмы әллә?
-Миңа ялда кирәк әни. Гаилә туйдырыр өчен эшләргә кирәген беләсең. Йокламый күпме түзәргә була.?
-Аларга ремонт ясалган. Бөтенесен бер төрле итәргә димәгән.
Сез киткәч мин аларга квартирантлар кертәм. Акча җиткереп булмый,өстәмә керем булыр.
Әнисенең ул бүлмәләргә әйберләр кертеп куйгалаганын күргәләгәне булды.Шул күз алдына килде. Болайда зур тавыш чыгарудан үзен тыеп тезгенләгән сабырлыгы ычкынды.
Бүлмә ишекләрен тибеп ачты. Андагы яңа мибельгә, тагы ниндидер тартмаларга карап телсез калды.
-Нишләүең бу? Мәшәкать чыгарып, расход ясап ишек ваттың, дип килеп ябышкан әнисенең кулыннан тотып алды да, күзләренә керердәй булып сорау бирде.
-Бу нәрсә?
Мин бердәнбер улың түгелме?
Дәүәни әйткән сүз дөресме?
Шуңа авылга кайтармый,гел дәүәнине яманладыңмы?
-Нәрсә дөрес? Кайчан дәүәниеңне яманлаганым булды?
-Әни, картаясың ахыры?Хәтерең начарланган.
Мин кечкенә булсамда яхшы хәтерлим. Хәзер исеңә төшерәм.
Исенә төшерергә кирәк түгел, барсында хәтерли Гөлфия. Ире Рәис,-,,Җыен китәбез",-дигәндә аның әйберләре дә,, торагыда күптән әзер иде инде.
Дәүәнисенең сеңлесе, ике балалы иргә кияүгә чыккан булган. Уртак балалары булмый. Үги балалар үскәч аралашмыйлар....
Ире үлгәч ул караучысыз кала...
Кем тәрбияләп озатса, квартирым шуңа була дигәнен белгәч, план буенча кияүгә чыккан Гөлфия,шәһәргә китәргә сәбәпләр эзләп, табып теләгенә ирешә...
Ялкауның бәхете йокламый. Авырткалап йөргән әтисе үлеп киткәч, дәүәнисенең сеңлесен, ялгыз калган әнисе янына кайтарып куя...
Дүрт бүлмәле квартирда өчәүгенә торалар. Артырга теләсәләрдә нигәдер хыяллары тормышка ашмый.
Гөлфия тикшеренеп, сәбәп үзендә икәнен белсәдә Рәисне гәепли...
Рәфис беренче сыйныфка барасы елны шифаханәдә яткалап чыга. Больничныйларда була.
Ял йортына барырга куштылар, мәктәп кирәк яракларыда алып кайтырмын дип, отпускасында ял йортына китә. Рәис эштә. Ә Рәфисне авылга әнисенә калдыра....
Ишектәге кыңгырауның сандугачы сайрап Гөлфиянең уйларын бүлде.
-Ул булырга мөмкин, дигән сорау миен өтеп алгандай булды. Гәүдәсенә ут капкандай тоелды.
Рәфискә ишекне ачмаска кушты. Сандугач бер-бер артлы сайрый бирде.
-Нигә ачмаска? Юкка кыңгырауга озаклап басмыйлар дип, Рәфис ишек ачырга китте...
-Исәнмесез, Рәфис абый.
Дөпелдәп әйбер төшкән тавышка Рәфиснең хатыны Зөһрә,кулында йоклап киткән баласын коляскасына салып бүлмәләренең ишеген ачып карады...
-Әнкәй ни булды?,-дип идәндә яткан, борыныннан кан киткән Гөлфия янына йөгереп килде.
Нишләргә белми ярдәмгә Рәфисне
чакырды.
Ишек төбендә танырга тырышып, исеме белән исәнләшкән яшь кызга карап торган Рәфис, тавышны ишетмәде дә. Зөһрә телефонга ашыкты. Рәфиснең кем беләндер сөйләшеп торганын күреп,
-Нишләп торасың? Анда әнкәй үлгән, диде.
Хатынының пышылдапкына чыккан тавышын Рәфис аңламады. Каршында басып торучы кыз,
-Рәфис абый, әниегезгә нидер булган диде дә баскычтан төшеп китте.
Гөлфия исән иде,-, Борыннан кан китүе әйбәт булган, алайса үлгән булыр иде, дип, беренче ярдәмне күрсәтеп, шифаханәгә алып киттеләр.
Килгән кунакның кемлеге билгесез булып калды...
Гөлфияне реанимациягә урнаштырып кайткач,
Рәфис башта хатынын ныгытып сүкте. Аннары аңлатты.
-Кеше сүзе белән түгел, үз башың белән эш ит, диде.
Ике бүлмәдә ниләр барын карадылар.
Тормыш корганда кирәк булган бөтен нәрсә бар иде анда.
Рәфис кечкенә вакытта ишеткәннәрең төш түгелеген аңлады.
Аларга килгән кыз сеңлесе икәненә төшенде.
Шулайда чын дөресен, ничек икәнен, кемнән белергә?
Әнисе сөйләшә алмый. Озаклык белән рәтләнер диделәр.Аның хәзер беләсе килә.
Үзләре барып карый алмаганга, карарга кеше куйдылар...
Хәл белергә баргалап йөрделәр. Алга китеш барын күрәләр иде.
Сүзләре аңлашылмасада Гөлфия сөйләшә башлады. Тырыша торгач карауычысына үзенең гөзерен җиткерә алды. Анысы шул көнне үк Гөлфия әйткән адреска телеграмма җибәрде...
Палата ишегеннән кереп килгән Рәфисне күргән Гөлфия, бүген килә торган көне түгел иде дип, шатланыргада, борчылыргада белми карашы белән каршы алды.
Әнисе ятагы янындагы урындыкта утырган таныш кызга карап Рәфис, аларга якынлашты.
Бер-берсенә үтәли тишәрдәй булып кадалган карашлар очрашты.
Рәфис
-,,Тагы син,"-диде дә, әнисенә карады. Йомык күзләреннән агып төшкән яшьләрен күргәч дәшмәде.
Алып килгән күчтәнәчен тумбочка өстенә куеп, сөйләшә, аңлаша торган урын түгел дип, чыгарга борылды.
Чыгу юлында әнисен караган хатынны очратты. Аны тыңлагач тәмам инанды. Рәхмәт әйтеп саубуллаштыда, авылга, әнисенең туган ягына, дәүәнисе янына кайтып килергә булды.
Дәүәнисенә,укырга кергәнче кайтканын хәтерли.
Бүтән ул аны күрмәде. Дәүәнигә кайтасым килә дигәч, әнисе аңа аны үлде диде...
Үзе гел авылга кайтып йөреде. Өйне карап киләм, әзерәк әйберләр утыртам дия иде. Авылдан җиләк-җимеш, яшелчәләр алып килә. Авылдашлар биргән күчтәнәч каз-үрдәкләрдә булгалады.
Боты белән ит китерсәләр, -Әйтеп калдырган идем,- дип акчасын биреп җибәрде.
Еллалар узган саен,
- Яшемдә бара,- дип, кайтып йөрүләрен сирәгәйтте. Әнисе белән бик каты ызгышкан вакытында әтисенең,-Минем улым бар, шул җитә,,-дигәнен Рәфис үзенчә аңлаган иде. Әнисе алып килгән күчтәнәчләрнеңдә дәүәнисе җибәргәнен белмәде.
Кыз бала булса бәлки кызыксыныр, миндә кайтам дип әнисеннән калмас иде. Рәфис әллә малай булганга, әллә инде үзе теләмәде, әнисенән авыл турында сорашканыда булмады. Әтисе ягындагы дәүәнисенә әнисе кайтмады. Аны начар дип сөйләгәч, Рәфис дәүәниләрне, әбиләрне яратырга кирәкмидер дип уйлап үсте.( Подезд каршында утырган карчыкларгада ачуы килә иде.)
Барсында эченә җыеп барган әтисенең йөрәге түзмәде. Авыртам диптә әйтмәгән кеше китеп барды. Мәңгелеккә күзләрен йомдырдырган әтисен алып кайтып җирләгән Рәфис, ашлары узгачкына китәм дип калырга булды.Әнисенә кал дип күпмегенә әйтсәдә калмады.
-Кал балам.Үткән беткән, барыбызда анда баргач бергә буласы дип, әнисенә яратып, йомшак итеп дәшкәненә сокланып карап торган Рәфиснең дәүәнисенә исе китте. Кара кайгыга төшкәндә дә үзен кулда тотып,сабыр итүенә таң калды.Бер атна эчендә аның яхшы кеше икәнен аңлады.
Икенче дәүнисенеңдә исән икәнен ишеткәч нишләргә белмәде.
Рәфис икегә бүленде. Берсе, әнисенә барында әйтеп оялтырга кушса. Икенчесе, ашыкмаска кушып тарткалаша.
Сәбәбен бел! Кемнәргәдер авырлык китерерсең!-ди. Анысы өстен чыккан иде.
Икенче сыйныфта укыганда җаны бизүенең сәбәбен белгәнгә, әнисенә карата тагыда суына төште.
Әтисе үлгәч өйләрендә бушлык барлыкка килде. Күңеле гел сулкылдап торды. Юктанда кәйефе кырылды. Әнисе сөйләгәннәргә ышанмады. Әйткәннәренә колакта салмый, үзенә бикләнде. Йөрәгендәге әрнүенә түзә алмый, бәлки дәва табырмын дип өйләнде.
Әмма эчке халәте үзгәрмәде. Әнисе белән хатыны биргән меңдә бер сорауга җавап бирергә теләмәде.
-Ник бу кадәр охшаш икән соң сез ?-дип әйтеп, чыгып китә торган булды.
Дәүәниләре янына кайтырга күпме талпынсада, җае чыкмады. Дөресен әйткәндә ул анда кайтада белми иде. Аралашып, күреп үсмәгәгәнлектәндер тора-бара аларны онытты.
Хәзер кабат дәүәниләрен күз алдына китерде.
Әзерәк исендә калганнарны барлап, хәтерен селкетеп алдыда, күз алдына килгән күреншеләр буенча автовакзалга юл тотты.
Әни белән Зөһрә икесе бер төрле дип, охшаш якларын барлый-барлый автобуска утырды.
Әйе, килене Зөһрәне Гөлфия үзенә яраклы итеп үзгәртү максаты белән киңәшләр, күрсәтмәләр бирде.
-Әтисен мин күземәгенә карап, авзымнан чыкан сүземне үтәрлек иттем диде.
Кайнанасы өйрәткәнчә эшләгән Зөһрәдән Рәфис читләшәгенә барды.
Улы тугач, аның белән юаныды...
Иренең баланы ничек яратканын күзәтеп йөргән Зөһрә моңа бик кәнәгать иде. Көн узган саен көйсезләнеп йокларга теләмәгән баланы гел аңагына тотырырга тырышты. Ире өстеннән идәрә итәргә теләп, тәлапләр куйды. Рәфис хатынына буйсынмады,идәрә итәргә юл куймады. Зөһрә Рәфиснең һәр сүзен әйтеп, кечкенә бала кебек яклау көтеп, кайнанасынана сыенды. Ә Гөлфия,
-,,Инде артыкка китте, аерым яши башлагыз!?? Дилбегәңне чорнап, тезгенеңне кыска тотарсың, мин булганга иркенәя ул дип, Зөһрәгә Рәфисне аерым яшәргә күндерергә кушты. Сөйләште Зөһрә, сөйләште. Ишекләрнең тибеп ачылуы шуның нәтиҗәсе иде.
Рәфис соңга калган булып чыкты.
Әнисенең туып үскән өен сораган кеше, дәүәнисенең үлүен, инде җидесен уздырып, ишекләрен бикләп киткәннәрен әйтте.
Көймәсе комга терәлгән Рәфис, балтасы суга төшкән кеше кебек кайтып керде.
Әнисенең хәлен сораган, ник озак тордың?-дигән хатынына беренче күргән кешегә карагандай аптрап карап торды да,җавап бирми залдагы крыслога килеп утырып, уйга батты.
Улы йоклаган арада Зөһрә ашарга әзерләп куйган иде, Рәфисне көтә торгач алар суынды. Шуларны җылытып Рәфисне ашарга чакырды. Тамакны алдап булмый, аның ашыйсы килгән икән,кухняга чыкты.
Аш янында үзенең ниятен Зөһрәгә әйтергә булды.
Зөһрә! Син ни дисәңдә мин үземнең уйлаганымны эшләячәкмен, тәкьдимгенә итәм.
Күп уйлый торгач шундый карарга килдем.
Квартир әнинеке. Гөмер буе әти, әнинең ишәге булып яшәде. Әмма мине чын ир итеп тәрбияләде. Шуңа күрә сез сызбызгы сызгырткан саен мин сынмаячакмын. Әти акыллы кеше иде. Тик юаш булды. Беркайчанда әйткән сүзе алга чыкмады. Гөмеренә бер тавышын күтәреп,-,,Минем бергенә улым бар,,-дигәнен ишеттем. Әнинең кызыда бар, аның барын ул белгән икән. Теге көнне килгән кыз минем сеңлем.
Бүген мин аны әни янында күрдем дип, барсында сөйләп бирде дә, карарын әйтте.
-Мин әтинең туган ягына, дәүәни янына кайтып яшәргә булдым.
Зөһрә әлбәттә мондый борылыш көтмәгән иде.
Башына бергенәдә төпле фикер килмәде.
Юк дияргәдә, килешергәдә белмәде.
Улының тавышын ишетеп Рәфис өстәл яныннан торып китте.
Савытларны юып, өстәлне җыеп бетерсәдә Зөһрә кухнядан чыкмады. Утыра торгач,
иртәгә әнкәй янына барып кайтырга кирәк, тота каба бернидә хәл итеп булмый дип әйтеп карыйм әле дип,сүзләрен әзерләп залда улы белән уйган Рәфис янына чыкты.
Барырга туры килмәде. Гөлфияне чыгарабыз дигән хәбәр килгәч алырга киттеләр.
Аңлауыгызча мин сезнең сеңлегез, өйдә сөйләшербез дип, теге кызда кайтты....
Әниләре квартирны сатып, икешәр бүлмәлене алып Рәфис белән кызы Риммага бирәсен әйтте. Зөһрәнең түбәсе күккә тиде.
-Әнкәй рәхмәт, дип янында бөтерелде. Үзебездән калдырмабыз дип вәгъдәләрен яудырырга кереште.
Гөлфия,-, Мин Римма белән калам,-диде.
Рәфистә, Риммада дәшмәделәр. Эчтәге уй, планнарын үзләрегенә белделәр. Дәшмәү ризалык билгесе дип, мәсьсәлә хәл ителде.
Карап торышка барда яхшы,дөрес кебек иде.
Тик берседә җанына тынычлык таба алмады. Гөлфиянең планы барып чыксада, теләге белән хыялы чынга ашмады...
Римма әнисенә күңеленә тулган әрнү, рәнҗүләрен бушаттыда, улың белән яшә дип, ишекне күрсәтте.
Зөһрәдә иркенләп, үзенчә яшәүнең рәхәтлеген тоеп алгач Гөлфияне кабул итәсе килмәде.
Рәфис,-Ниндигенә булмасын,ул мине тапкан,баккан кеше, аның аркасында рәхәттә яшисең,аның гөнаһысы безгә кагылмый,-дип бергенә әйтте...
Үткәннәреннән сабак алып барына кәнәгать булып яшисе урында Гөлфия тагы идәрә итәргә кереште. Зөһрәгә,-,,Ирең азына башлады,нигә гел ул әйткәнне тыңлыйсың? Мин сиңа нәрсә дидем дип, элеккечә эшләргә кушты.
Зөһрә үзедә белә.Ире усалланды,кырысланды. Соңарыпта, исергәләптә кайта.
Әнисе белән хатынының кабат бер төрле булып, көнгә чыккач кирәкмәгәнгә ачуын чыгарганнарына түзеп йөреде дә, Зөһрәнең-,Рәфис үзеңдә бергенә бала булып үскәнсең, улыбыз янына тагы берне алып кайтыйк диюе, эчке дөньясын актарып ташлады.
Әйберләрен җыеп-,,Әти кебек буйсындырырга уйлап ялгышасыз, улымнанда мәхлүк ясауыгызны теләмим,,-дип улын алып дәүәнисенә кайтып китте.
Ике ут арасында калган Зөһрә Гөлфиягә карады.
-Кайтып карасын,тиз килер, борчылма дигәч, әзерәк тынычланды.
Бер ял итеп килсеннәр,безгәдә ял булыр диде.
Әмма Рәфис кайтмады...
Зөһрәне Гөлфия авылга кайтырга үгетләде.
Юк дип, кадгый рәвештә баш таркан килененең сүзенә шаккатты. Шаккатырдай хәлләр алда иде әле.
Зөһрә Гөлфиягә, мин ирекле, япь-яшь башымнан сине саклап утырмам дип дискатикаларга йөрде...
Аерылыштылар,бала Рәфистә калды.
Миңа синнән бернидә кирәкми дип, квартирасын әнисенә бүләк итте.
Римма килеп әнисен үзенә алып китте. Квартирны сатты. Зөһрә эшләгән җиреннән тулай торак бүлмәсе сорап, шунда күченде.
Римма,
-Кияүгә чыгам, син артык кеше, мин кадерле булсам үзең үстергән булыр идең,-дип әнисен картлар йортына илтте.
Үстерә алмады шул Гөлфия,үзе үстерә алмады.Мондый хәл булыр дип башынада килмәгән иде.
Балага уза алмаячаксың дигәч, бик нык борчылып дустына барып хәлләрен сөйләде.
Тегесе җиңеләеп китәрсең дип, вино тәкъдим итте. Вино Гөлфиянең башына китте. Әйдә ресторанга барабыз дигән дустына каршы килмәде...
Дус дигәненең, аның тормышыннан көнләшеп йөргәнен белмәгәнгә тозактыр дип уйламадыда.
Күптәннән үзенеке итәргә теләгән ир ат барында белмәде.Шул иргә хәбәр иткән дусты, такси чаккырттым дип исергән Гөлфияне кочаклап алып чыгып машинага утыртып җибәрде.
Бу хәлне авыр кичерсәдә, әле ярый балага узмыйм дип күңелен юатты. Әмма табиблар ялгышкан иде.
Авыртам,тазарам дип борчылып йөреп күренгәндә йөклелекнең срогы зур иде инде.
Иренәдә әйтә алмый. Соңгы аенда ял итәргә барам дип шифаханәгә кереп ятты.
Әни авырып киткән икән, туры аларга кайтам дип, кияүгә чыкмаган сеңлесе янына китте.
Сөйләштеләрдә,сеңлесе,-,, Ирсез бала таптым,,- дип әйтергә ризалашты. Әниләренә дөресен әйттеләр...
Шулай итеп Римма дәүәнисендә үсте. Апа дигәне әнисе икәнен, дәүәнисенә килгән хатны укыгач белде.
Әни белән апа урыннарын нигә алыштырганнар?-дип өзми-куймый аптраткач дәүәнисе серне ачты. Римма,
-Мин әйткәннәргә риза булсаң беркем белмәс,,- дип Гөлфияне үз кулына алды...
Күпме гөмер үтте, күпме сулар акты. Римма әнисеннән хәбәр булмагач килеп ишеген какты. Әмма уйламаган хәл килеп чыккач, кире борылган иде.
Хәзер барда үз урнына кайтты. Рәискә бер кагылышы булмасада, Римма тиешлесен алдым диде.
Гөлфия Рәис белми дип уйлап тынычлап йөрсәдә ире барында белде, тик вакытында әйтәгенә алмады.
Безгә сөйләшергә кирәк дип Гөлфия Рәискә беренче тапкыр кешечә мөрәҗәгать иткәч,сүзнең ни хакта буласын чамалады.
-Асрамага алдык диярбыз,-дип өйрәткән Гөлфиягә,-,,Минем бер улым бар, шул җитә,,-дип җавап бирүенә үзедә аптрады. Алып кайтсаң мин чыгып китәм, теләсә нәрсә ялганла диде. Бу турыда бүтән сүз булмады. Гөлфиядә басым ясый алмады.
Серне Рәис үзе белән алып китсәдә, без капчыкта ятмый шул.
Һәр кылган гамәл өчен түләргә кирәк.
Картлар йортына калдырганда Риммада әнисенә шулай диде.
Дөрес эшләдеме,юкмы белми...
Үзенеңдә ни кыласы,ни күрәсе бер Аллаһка мәгълүм.
ТӘМАМ.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1