Предыдущая публикация
Болын – шау чәчәктә,
Күбәләкләр оча җилпенеп.
Бу дөньяны сөеп яшәр өчен
Күңелләрем тора җилкенеп.
Алсуланып җир җиләге пешкән,
Мәтрүшкәләр – зәңгәр яулыктан.
Көннәр буе карап, күзем талмас,
Матурлыктан кем соң ялыккан?
Сайрар кошлар мине озатып йөри,
Назлы җилләр коча билемнән.
Хозурланып, җанга ләззәт алам
Аллы-гөлле чәчәк иленнән.
Исхак Файзуллин
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1