Туктагандай булды, сине җуйгач,
Дәрт-көч ташып торган йөрәгем.
Сизсәң иде, күрсәң иде, балам,
Әнкәеңнең ничек түзгәнен.
Әни диеп өзгәләндең микән,
Әллә берни сизми калдыңмы?
Җан ачысын, барлык яраларны
Безнең йөрәкләргә салдыңмы?
Әле дә син һаман күңелемдә,
Әле дә бит һаман гел бергә.
Бала яраларын төзәтерлек
Бернинди көч юктыр бу җирдә.
,Раил Шакиров
Ильгиз Закиев - "Жаным елый
Бирелгән Язмышын йомгаклап,
Китә Бала кайчак -" Мәңгелеккә" .
- Якыны Йөрәген китә телгәләп,
Көтмәгәндә күчә "Бакыйлыкка".
- Менә тагы ....сискәнеп уяндым,
Тынгылык мин Балам югалттым.
Уйланып елап моңлана Җаным ,
Кайгы томанында мин югалдым .
Яныма "Төшәсең" - Таң атканда ,
Чәчемнән беләм - "Сыйпап үтәсең"
Җан җылы эзли күрәсең Таңнарда,
Әллә инде Мине - "Күктә Көтәсең "
Үземә урын һаман таба алмыйм ,
Җанымны һич тә аңларлык түгел.
Балам киткәнгә ышана алмыйм..
Уйланып йөреп Өзгәләнә Күңел .
Өзелә Җаным ..Телгәләнә- теленә,
Аерды нигә икән Тормыш юлларны
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7