Предыдущая публикация
Көннәр буе ач торалмас ,дисеңме?
Ул барсына түзә алмас ,дисеңме?
Теләк булса җиңеп булыр барсында
Бирермен әле булган бар көчемне.
Авырлыкка түзә алмас ,дисеңме?
Сабырлыгы барбер җитмәс, дисеңме?
Кеше булдырмаган бер эш юк
Җиңәрмен әле кайнар хисемне.
Максатыңны үзең алга куйсаң,
Рухын көчле булып таза булсаң,
Җиңеп булыр узең бик тырышсаң
Авырлыктан көчле итеп тойсаң.
Сабырлыгың бетәр түзә алмас бу, дисеңме?
Мине барбер уздыралмас, дисеңме?
Бер кемнән дә юк минем кәм җирем,
Югалтмамын йөземдәге төсемне.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев