Предыдущая публикация
Нишләдең син. дустым нишләдең?
Ташлап китсәң мине нишләрмен?
Җәйге озын ямьле кичләрдә
Ялгыз калып. үтәр кичләрем.
Пар канатсыз мине калдырма
Ташлама син берүк ташлама
Бергә узасы гомер юлларын
Томан белән берүк каплама.
Нишләдең син дустым нишләдең?...
Авыр булды микән эшләрең?
Нинди көчле егет идең бит,
Кайда булды икән көчләрең?...
Пар канатсыз мине калдырма
Ташлама син мине ташлама
Бергә узасы гомер юлларын
Томан белән берүк каплама
Тормыш юлын уздык бергәләп
Каршыладык купме язларны
Әле яшик гомер көзләрендә
Җылы якка озатып казларны.
Пар канатсыз мине калдырма
Ташлама син мине ташлама
Бергә узасы гомер юлларын
Томан белән берүк каплама.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев