Предыдущая публикация
Өй артында үскән алмагачтан
Өзеп алдым җиткән пар алма
Кулларымда өзгән алмалардан
Искитмәле хуш ис тарала
Бармы икән шушы алмалардан..
Хуш исле алмалар тәмлерәк?
Пар алмадай кебек без үзебез
Икәбездә бары бер йөрәк.
Өй артында үскән алмагачның
Алмалары кайчан өлгергән?
Кайчан гына узды икән гомер
Минем янга сине китергән.
Бармы икән шушы алмалардай
Хуш исле алмалар тәмлерәк
Бергә уткән гомер юлларында
Мизгелләр яши кадерлерәк.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев