Предыдущая публикация
Авылыма кайтсам әгәр
Берәрсе таныр микән?..
Суын эчеп үскән кызын
Каршы алырлар микән?.,
Авыл хәзер гел икенче
Элеке тугел инде
Урамда кеше йөреми
Эшкә киткәннәр, димме?...
Урамга җитеп барамын
Хәттә этләр дә өрми,
Хәзер кеше аралашмый
Күрше күршегә керми.
Авыл үзгәрде шул хәзер,
Матур тимер коймалар,
Шул тимер коймалар аша
Карап кына торалар.
Авылыма кайтып килсәм
Беркемдә мине күрмәс,
Бу авылда үскән эби
Икәнлегемне белмәс.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев