Без авылда үскән чакта
Ашадык сөт, май, катык
Эшләдек барлык эшләрне
Йөрмәдек вакыт сатып.
Бетәрлек түгел авылда
Эшләр тора тезелеп,
Ничек үтсәдә балачак
Сагындыра өзелеп.
Җәйгә калса итләр бетә
Тозлы иттән аш пешә
Кайчакларда сарык,тавык
Әткәй суеп җитешә.
Бер чулмәк аш көндә саен
Пешерә иде әни
Бер тавык җиде кешегә
Куптә тими әлләни.
Бер чулмәктә вак бәрәңге
Пешерәбез тавыкка
Бүлеп бирсәң тавыкларга
Җитәлмидә савытка.
Балалары бишәу булгач
Тавык тими әнигә
Әле минем хәтеремдә
Әни тавык башын кимерә.
Авылда җәй башлануга
Бакча утарга кирәк
Аннан тагы бәреңгене
Тагы кумәргә кирәк.
Яшелчәсен устерәсең,
Малларында карыйсың,
Печән ,утын әзерлисең,
Эшли эшли арыйсың.
Авылда яшәве рәхәт
Барсыда бушка диләр,
Менә шуларны эшләсәң
Барысы да булыр димәк
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев