Зифа Кадырова
2 бүлек
– Әни, ашыйбызмы, абыйны көтәбезме?
– Көтик инде бераз, хәзер, мин өстәл әзерләгәнче абыең кайтып җитәр.
Аларның кичке ашлары гаилә белән җыелышып ашау гына түгел, көн буена кем кайда ни эшләгән – шулар хакында гапләшү урыны да . Балалар моны " кичке штаб " дип тә йөртәләр әле. Самат тәрәзәдән тышка башын тыгып ачы итеп сызгырып җибәрде.
– Кайткан, тора шунда ләчтит сатып. – Күп тә үтмәде, уллары кайтып керде. – Кайткансың, нәрсә торасың, әниегезнең" бишбармагы" суына, – дип шелтәләп алды аны Самат.
– Ох, әни, бишбармак буласын белсәм, әллә кайчан кайтып утырган булыр идем .
Гаилә өстәл тирәли утырышып беткәч, әниләре поднос зурлыгы олы тәлинкәгә өеп тутырылган бишбармакны өстәл уртасына китереп куйды, һәркемнең алдында касә белән кайнар шулпа, катып ашар өчен аерым савытта кипкән корот куелган. Асия үзе калагына тотынырга ашыкмады, ул һәрвакыт шулай, барысының тәмләп ашаганын күзәтергә ярата.
– Аша, улым, аша, армиягә китсәң, сагынырсың әниеңнең ашларын, – дип улына елмайды. Самат та сүзгә кушылды:
– Әллә, улым, машинаңны биреп кенә алып калыйкмы соң?..
– Юк, әти, алсалар, китәм, дөнъя күреп йөреп кайтырмын, эш тә юк барыбер. Безнекеләр әнә күпме кеше эшсез йөриләр.
– Улым, Чечняга эләкмәгәең, бөтен курыккан да шунда.
– Сугыш өчен малай үстермәдек лә, – дип куйды Асия авыр сулап.
– Нишлисең бит, әни, сугыш – ирләр эше.
– Күрше йорттан, әнә, Лёша кайтты, алыштырып куйганнар кебек. Эчә, эчсә, башы китә, гел сугыш күз алдында, җенләнә, янында басып торырга куркыныч. Әти - әнисен дә танымый. Елыйлар, бернәрсә эшләтә алмыйлар...
Әтисе белән улы сөйләшкәнен тыңлап утырган Асиянең йөрәге куырылып куйды, тик катышмаска тырышты. Алып китәбез дисәләр, берни эшләтә алмыйсың. Ир-бала – үстергәндә генә әнинеке, балигъ булдымы, синең балаңа хөкүмәт хуҗа.
– Йә ярый, әни, вакыты җиткәч тә кайгыртырга өлгерербез. Алсалар, язга гына алалар. "Старик" булып барам инде, егерме тулып китә бит.
Бу – менә ничә еллар буе, җиткән малайлы гаиләләр өстендә торган бер шомлы кара болыт. 1998 ел. Бөтен аналарның коты алынып торган чак. Уллары Арысланның әлегә кадәр армиягә алмый торуларының бер сәбәбе:
" шартлы рәвештә хөкем ителгән". Кышка вакыты чыга. Элек ул
"судимость"ка хурланып, кайгырып еласалар, хәзер менә шатланып та куялар. Ни генә булганда да, баланы яннан җибрәсе килми генә түгел, куркыныч замана.
Икенче көнне иртәдән үк Самат Асияне вокзалга илтеп куйды.
– Минем башка бер юньле уй да килми. Ник кирәк инде сиңа бу интегеп ялгыз юл йөрүләр?
– Өч көннән переговорга бирермен, почтадан сөйләшербез, – диде Асия автобуска утырышлый. Зур автобусның тәрәзә каршысына җайлап кереп утырды, тышкы якта таптангалап торган иренә кул болгады.
****
Автобус кузгалып китүгә үз уйларына чумды. " Әйе, җитмеш сигезенче елны шушы юл белән килде ул.Ә бүген шул юл белән кире яшьлегенә кайта: Бөгелмә, Уфа, Чиләбе, аннан авылга да ерак калмый. Ул чакта нәрсә мәҗбүр итте соң аны туган якны ташлап китәргә? Мәхәббәт, әйе, мәхәббәт. Дөрләп кабынган мәхәббәт, пешереп кенә түгел, яндырып, утлы күмергә калдырды. Рифат белән Асия җәй башында тулай торакта таныштылар. Асиянең яңа эшкә урнашып йөргән чагы иде. Эш урыныннан яңа ачылган тулай торактан урын бирделәр. Бу – комбинатның эшче яшьләр өчен дип заманча төзелгән, бүлмәләрдә яхшы җиһазлар, ул заман өчен иң яхшы тулай торакларның берсе иде. Алар беренчеләрдән булып килеп урнаштылар. Бөтен район буйлап күпме яшьләр җыелган иде. Китте дөнъя гөрләп. Китте танышулар, китте бер - беренә кунакка йөрүләр. Бишенче катта – кызлар, калган өчесе - егетләрнеке, беренче катта актовый зал, атна саен танцы. Тулай торак үзе дә урман буенда тау битенә урнашкан. Шундый ямьле кичләрнең берсендә бертөркем яшьләр белән тауга менеп киттеләр. Рифат аңа матур кыр чәчәкләреннән букет ясап бирде. Асия бераз аптырап та калды: кыр чәчәкләрен шулай матур итеп тезеп була микәнни, бигрәк тә егет кешегә. Монда, тулай торакта , яшьләр бик күп иде , Асиянең, әллә үзе дә бик шаян булганга, таныш егетләре бик күп, араларында гашыйклары да бар. Егеткә кытлык кичермәде, берсенә дә алай исе китмәде, кыскасы, егетле дә, егетсез дә тормады. Кызык иде, егетләрнең башын әйләндереп, нәрсәгәдер өметләндереп кенә йөретү. Алар авылыннан Галим дә Рифат белән бергә бер бүлмәдә тора булып чыкты.
– Әй, син! Син безнең авыл кызы түгелме соң! – дип туктатты аны авылдашы. Асия алардан өч - дүрт яшькә яшьрәк иде шул. Кызлар бит күзгә чалына башлый унҗиде - унсигездә генә. Асия елмаеп җавап кайтарды:
– Әйе шул!
Шул көннән алар өчәү гел бергә йөри башладылар. Егетләр озын буйлы, чибәрләр, ә кыз алар арасында чеби кебек. Ялда алар һәркайсысы үз авылларына кайтып китә. Асия белән Галим дә кайта, үз клубларына уенга чыгалар, аннан аны һәрвакыт Галим озатып куя. Галимнең әле ике олы абыйсы да бар, барысы да баһадирдай озын буйлылар. Галим аның өчен авылдаш һәм Рифатның дусты гына булып калды. Ул үзе дә шуңа риза, кызлар озата, тик нигәдер берсе белән дә озак йөрми. Тәмәке тарта, вакыт - вакыт эчкәли дә, тик исереп йөргәне юк. Асия өчен Галим – авылдашымы, олы абыймы– алай да дус, терәк иде. Рифат– башка, ул аның үзен генә түгел, хәтта аның кигән киемен, ботинкаларына кадәр кешенекеннән матуррак итеп күрә иде кебек. Бар яклап матур. Күзләре дә хәтта башкаларныкына охшамаган, алар сирәк матур: әллә зәңгәр, әллә яшел, аңламассың – сирәк очрый торган матур төс. Асия башын югалтып гашыйк булды. Мәхәббәт дигәнең шушыдыр – аның көләсе, шаярасы килде, авызы гел ерык булды.Кем әйтте:"Мәхәббәт бөтен кешегә дә бәхет китерә дип?"Унсигездә аңлап буламыни мәхәббәтнең өчпочмаклы икәнен? Шул өчпочмакта икәү генә бәхетле була алганын, берсе корбан буласын, бөтен авырлыкны шул бер корбанга күтәрергә каласын? Бер ел очрашып йөргәннән соң , арада гөнаһ кылынды. Асия, беркатлыгы белән, менә хәзер өйләнешербез дип уйлады. Кызганычка каршы, гашыйк кеше сукыр була, үзе яраткан кешесенә ышанып, бөтен язмышын аның кулына тапшыра. Рифат өйләнергә ашыкмады, ә гөнаһ дигәнең озак көттермәде. Корсакка калганын белгәч, Асия куркудан, чыбыкка калып ябыкты. Бәхетсезлек бер килә башласа, өелеп килә бит ул. Рифатка каяндыр хат килә башлады. Тулай торакка килгән хатларны холлдагы зур өстәлгә таратып салалар. Башта бик әһәмият бирмәсә дә , хатлар ешая башлагач, бөтенләй башы ычкына язды. Берсен алып керде дә укып карарга булды: " Беренче Майга кунакка киләм..." дип язган. Кабаттан ябыштырды да вахтага кире чыгарып салды. Бу – киләсе "кара көннәре" нең берсе иде. Рифаттан сорагач, читтә йөргән кызы барын яшермәде. Асия башына ябышты: нишләргә? Аборт ясатып котылырга булды. Район бәләкәй икән шул: кая барсаң да танышыңны очрата аласың. Гинекологка кергәч калтырап төште. Яшь табиб ничек кенә үгетләмәсен, барыбер котылырга булды, тик, операция өстәленә менеп яткач, хирургның канлы клеёнка алъяпкычын күреп, коты алынып чыгып чапканын сизми дә калды. Беркөнне өстәлендә пачкасы белән уколлар күреп, Рифатка сораулы күзләрен текәде. " Ә болар ...җиңел булмады моны табуы, шушы уколларны казатсаң, үзе төшәчәк ", – диде егет.
Тик, моның турында Галим дә белеп алгач, ачуыннан күкерттәй чәчрәп чыкты:
– Ни эшлисең син? Гомерлеккә баласыз каласың киләме? Бир ул әйберләрен үзенә кире, хатынына сакласын. – Асия авызын ачып тора бирде, алар бит дуслар. – Ни үзенә, ни кешегә...– диде дә Галим, бәргәләнеп чыгып китте , Асия ул чакта аны аңлап бетерә алмады.
Сабантуй да җитте, барысы да үз авылларына кайтып киттеләр. Рифат алар авылына килергә вәгъдә итеп калды. Тик ...ул килмәде. Мәйдан кыза, халык сабан туе карый. Галим дә кем беләндер йөри. Асия, кешеләр янына, барырга куркытып, читтәрәк булырга тырышты. Шулчак аның янына Галим килеп, текәлеп карап тора башлады.
– Син үзеңне күрсәң читтән...Килмәдеме? Ярый, әйдә, икәү йөрибез.
– Нишлим, әйт, нишлим?...
– Чык миңа кияүгә, беленә башлаганчы. Беркайчан да рәнҗетмәм. – Асия авыз ачып катты да калды.
– Ничек? – диде күзләрен шар ачып.
– Шулай, син миңа һәрвакыт ошый идең.
– Син нәрсә, Галим? Мин бит...
– Шуңа әйтәм бит инде, кеше сизгәнче, дим, өйләнешик, бала да минеке булыр...
Асия кич буе эндәшмәде, аерылышыр алдыннан гына :
– Булмый, Галим, рәхмәт, – дия алды.
– Аңлыйм, әлегә син мине яратмыйсың, тора - бара күнегербез.
– Юк, – дип капкадан кереп киткәндә, артыннан Галимнең:
– Балаңны әрәм итмә, үкенерсееең...– дигән әрнүле тавышы ишетелеп калды.
Асия икенче көнне шәһәргә китәргә автобуска чыкмады, хәлсез булып ятты. Әнисе сорагач:" Иртәгә иртән китәрмен ",– диде. Шул килеш йоклап киткән . Кемдер карап торганын сизепме, сискәнеп уянып китте.
Янында гына тезләнеп утырган Галимне күреп, мендәрдән башын калкытты:
– Мин бүген бармый, көтмә. Галим, мин ничек яшәргә белмим, үләсем, югаласым килә, – дип пышылдады.
– Юләрләнмә, Асия, үзеңә кул сала күрмә! Өйләнер, беркая да китмәс, әзрәк түз. Ә мин сиңа кичә ни әйткәнне хәтерлисеңме? Мин бит шаярмыйм, мин сине аңа карый ныграк яратам, шуны бел!– Асия ни әйтергә белмичә башын юрган астына яшерде:
" Юк",– дип, башын гына селкеде. Юрган астыннан башын чыгарганда Галим юк иде инде.
Рифатка ялынып көн елады, төн елады, Асия.
– Өйләнәсең килмәсә, мине берәр җиргә илтеп урнаштыр, мин бит шуннан бер кая чыкканым юк, кая барырга да белмим,– дип елады. Рифатның гаиләсе турында, аның авылдашлары аркылы, күп нәрсә белә иде ул . Алар биш бала, умартачылар, әтиләре бик көчле кеше, тик Рифат күбрәк әнисе турында сөйли иде , әтисе турында ни дә булса сөйләгәнне хәтерләми. Ә әнисе турында шундый яратып сөйләгәнгә аптырый иде. Ир бала әнине шулай ярата микәнни? Әнисенең бик каты эчкече икәнлеген дә белә, аны: " Берничек дәвалый алмыйлар, авыл буйлап өстерәлеп эчә",– дип тә сөйләделәр. Тик моның турында бер тапкыр да авызын ачып Рифаттан сораганы булмады. Рифатны табып үстергән ана аның өчен изге кеше иде . Эшкә бик уңган, чиста, пөхтә егет, эчми - тартмый, аны шундый тәртипле кеше итеп кем тәрбияләгән, әнисе, димәк, эчсә дә, начар кеше түгел. Мәхәббәт дигәнең шундый нәрсә бит , гашыйк булсаң, үзе генә түгел бөтен туган - тумачасы, авылы – барысы да матур, яхшыдыр кебек. Алар аерылмадылар: көн дә, төн дә бергә булдылар. Асия чарасыздан бичара тагын бер ай бәргәләнде. Рифат шулчак: " Өйләнә алмыйм, әнием эчкече минем ",– диде, күрәсең баш тартырга башка сәбәп тапмады. Беркөнне иртән уянды да сөекле йөзгә шым гына карап ятты. Ярата иде ул аны, хәтта йоклаганда да матур иде. Тик, башына килгән уй айнытып җибәргәндәй булды: " Хәзер уяныр да, котыла алмадым моннан, дияр, күрә алмас, ул бит аннан да, туачак баласыннан да ничек котылырга белми. Йә Аллам, нишлим мин монда, ничек шул чаклы җүләр булырга була, көн саен елый - елый да туйдырып бетергәнмендер. Кешечә түгел. Баланы алдыртырга инде соң, Галимнең дә тәкъдимен кабул итә алмый. Ул анв җәлләп ничек ярдәм итәргә белми. Тик, мин үземне кызганып, аны да бәхетсез итә алмыйм бит. Рифат мине күрә алмый , кычкырып кына әйтми, йә Ходай, кая качарга моннан ..."
Шул көнне үк Асия эшендә үз теләге белән эштән китү турында гариза калдырып, ерак түгел генә яшьләрне" вербовать" итә торган контора күреп, шунда керде. Аңа кая да булса тизрәк китеп урнашырга кирәк. Кабул итү комиссиясендә утырган хатын:
– Менә Дальний Востокка бар, Мәскәү Олимпиадасына бар, менә ГЭС төзелешенә бар...– дип санап китте.
– Миңа тизрәк алып китә торганы кирәк.
– Менә иң тизе: дүшәмбе, ГЭС ка.– Асия шуңа ябышты. Өч көн эчендә китәргә комиссия үтеп бетте дә ялда авылына кайтып китте .
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2