14)
Зифа Кадырова
Җәйне көчкә көтеп алды, вакытын җайлап, ике баласын да алып авылга кайтып китте. Авыл районнан егерме биш чакрым, автобус көненә өч тапкыр йөри. Үзе хатта әйткән урынга Арыслан белән өч көн рәттән килеп, өчәр сәгать көтеп утырдылар, тик ул – әти кеше, килмәде. Ул киләсе юлны карый - карый күзләре талды, шулай да өметен өзмәде. Арыслан гына " әллә кемне " көтүдән арып:" Әни, көн дә киләбез монда, кемне көтәбез, ул кеше кайдан килергә тиеш?"– дигән сораулары белән теңкәсенә тиде, арыды бала: " Кайтыйк инде, әни, килми бит". – Арысланга инде 8 нче яшь бара иде . Асия кире авылга кайта - кайта уйланды, уйларының очына чыга алмады:" Яратмады Рифат аны, аннан туган баласын да ". Ирексездән керфекләренә яшь бәреп чыкты, башын автобусның тәрәзәсенә таба борды да сиздерми генә күз яшьләрен сөртте. Улы җиңеннән тартты: " Әни, әйдә кайтыйк үзебезгә, әти дә сагынгандыр, ул бит озак тормаска кушты, китик, әни!" – Асия улын кысып кочаклады. " Әйе, әле дә аларны көтеп торучы әтиләре бар. Их, язмыш! Язмышларында Самат очрамаган булса, аларның дөнъясы нинди булыр иде микән? Саматка биргән сабырлыкны аңа да бирсә соң: юк, артыннан һава куып йөрмәс иде бит . Законсыз туган бала хисапка кермидер шул. Күрмәдем, белмәдем, шулай яшәү җайлырактыр..."
Тик моны әнисе сизми калмады, күрәсең, баладан төпченгән.
– Бер яралавы җитмәгән, яңа яралар эзләп йөрисеңме? Искеләре бөтәштедәмени? – Әнисенең күз карашы сугып егу белән бер иде.– Яхшылыкны аңламаган сансыз, күрәсе килсә, үзе эзләп килер иде әле . Балаларыңны ал да иртәгә үк кайтып кит, кияүдән башка монда кайтып йөрисе булма, элек җәлләдем, хәзер җәлләмим, бәхетсезлекне үзең эзләп йөрисең, – диде бик каты итеп. Икенче көнне ул аны балалары белән вокзалга озатып, поездга утыртып җибәрде. Саматның ярату - яратмавы Асия өчен әллә ни мөһим дә түгел иде кебек, кеше үз хисләрен генә аңлый, кеше хисе аңа кызык түгел. Рифатны ул аңа күтәрелеп караган һәр кыздан көнли иде, ә Саматка карата андый хисләр кичергәне булмады. Өйләнешеп яшәүләренең дүртенче елында бер сынау үтәргә туры килде шулай да. Самат кою заводында эшли башлаганнан бирле гел бер хатынны теленнән төшерми: Валя, Валюшаны сөйли, бергә эшлиләр бит. Беркөнне Асия иреннән ваемсыз гына сорап куйды: – Ә ире бармы соң ул Валюшаның?
– Юк, кияүдә түгел әле ул , юксаң, безнең яшьтә инде, нигә чыкмыйдыр ...Беләсеңме, ул гел София Ротаруга охшаган. Үзе ябык, тотсаң - тотар җире юк, но чәчләре...Чәчләре, мин сиңа әйтим, ничек күтәреп йөридер... Башына кинәттән килгән уй чайкалдырып җибәрде: " Самат гашыйк булган!" Беренче күргәндәй гаҗәпсенеп иренә текәлде. " Ике ел тыңлый шул Валюшаны, үзенең ваемсызлыгымы, ник моны элегрәк сизмәде соң? И, аңгыра, гаиләң кыл өстендә тора түгелме синең? Беренче мәхәббәтен кайтарып булмый , ә балалары....Юк, ул аларны кабат ятим итә алмый ич...Ни эшләргә соң, бәлки соң түгелдер? " Асия бер – кысылды, бер – гармун күрегедәй тартылды. Беренче килгән уй: " Түзәргә, кычкырмаска, тавыш чыгармаска, үзем гаепле ",– дип тешен кысты. Төнне күз дә йоммый чыкты. Иртән Самат эшкә киткәч торып, көзге каршысына килеп басты: кәҗә койрыгы кебек резинкага җыелган чәчләре күптән инде каралмаган, өстендәге күлмәге асылынып тора: искергәнн, йөзенең күптән кершән күргәне юк: таушалган...Аһ, әнисе җәй кайткач кисәтү ясады бит: " Үзеңне кара, ялкаулашып юбалгыга әйләнмә, "– диеп. Әле тагын: " Эчеңне үстергәнсең, җәелмә, үз - үзеңне карап йөр!" дидеме? Диде. Гади авыл хатыны боларны каян белде икән?! Әйе, соңгы айларда тазарып китте шул, бала белән өйдә утыру ялкаулаштырдымы..." Асия көзге алдында тегеләй дә болай да әйләнде. Күлмәген салып атып, гәүдәсен карап чыкты, үз - үзенә шундый ямьсез, юан тоелды. Әйе, әнисе хаклы – юбалгының юбалгысына әйләнгән: бите шешенгән, электәнге кыйгач кашлар бүген чуалышып беткәннәр ...Әллә ничаклы ямьсез якларын табып, үз - үзенә шаккатты. Нишләргә белмичә утырды да сытылып елап җибәрде. Никтер, бүген Саматы эштән дә кайтмыйча шул Валюша янында торып калыр кебек тоелды. Башына кан йөгерде, кирәк бит , ничә ел яшәп, Саматын югалтырмын дип бер тапкыр да уйлап караганы булмады, хәзер килеп, итәгенә ут каптымыни, нишләргә белмичә бәргәләнә башлады. Белми әйтмәгәннәр шул: " Ир бирмәк– җан бирмәк",– дип. Берсен бирде бит инде , җитәр. Әле ярый үзенең бер яхшы ягы бар:" Юк, мин бирешмәм, мин югалмам!" Уйла, Асия, уйла, ничек, ике бала белән , Саматсыз? Иртән кинәт башына уй килде, сикереп торып балаларны ашатты да аларны күрше хатынга карап торырга кушып, үзе базарга чыгып чапты. Беренче эше итеп, өйдә кияр өчен матур күлмәк, эчке киемнәр алды, аннан чәчтарашка кереп чәчләрен матур итеп кистереп чыкты. " Азрак косметика да кирәк бит , инде искеләрен ташларга кирәк булыр. Самат кайтуга кеше кыяфәтенә керергә тиеш Асия. Юк, элеккеге кебек елап утырмаячак, балаларын ятим калдырып Саматын кемгәдер бирмәячәк. Чәпчеп елап ташлаудан да файда булмаячак..." Кич ире эштән кайтуга, Асияне танырлык түгел иде . Самат әйтерсең тулай торакта яшәгән яшь чактагы елларга кайтты. Ул матурлыкны күрә белә торган кеше. Кергәч тә башта сүзсез генә хатынына карап торды( фатир бит тулай торак кебек – кешесе күп, артык селкенеп тә булмый ) шулай да , хатынга ни булган, тизрәк беләсе килә. Асия аш бүлмәсендә күрше хатыннары белән, һәркайсысы үз өстәле янында кайнаша, кичке аш әзерлиләр, аяк астында балалар кайнаша– анда ирләргә урын юк. Аш бүлмәсе яныннан килеп урады, хатынын баштанаяк карап чыкты, башын кашыды да кире китеп барды . Ә Асия аның карашын умыртка сөяге белән сизеп тора, тик күрмәмеш - сизмәмеш була. Бүлмәләре бик бәләкәй булса да , Асия өстәлне һәрвакыт диярлек бүлмәсендә әзерли, бүген дә шулай итте. Үзе гел елмаеп кына йөри. Ә Самат күзен ала алмый, сүз дә әйтә алмый, аны күзәтә. – Әти, кара, бүген әни нинди матур, иеме, – диде Арыслан да әнисе сокланып. – Әйе, улым, мин дә шуны уйлап утырам менә, бүген төнлә кызыл кар яумас микән, дим. Асия гаиләсен ашатып өстәлне җыеп алды һәм: " Минем барып киләсе җирем бар",– дип, тиз - тиз киенде дә өйдән чыгып китте . Китте, дип, беркая да китмәде: йорт артына чыгып өшеп - катып берәр сәгать чамасы йөргәннән соң кире керде. Өч көн кабатланды шул хәл. Күршеләре дә чыш - пыш килә башлады. Соңгы вакытта Асиянең күзгә күренеп үзгәрүе аларга да тынгылык бирмәде. Өченче көнне дә шулай өшеп - катып кайтып кергәндә, Самат һаман сораулы караш белән , селкенми дә урынында утыра иде . Асия серле генә елмаеп бер карап алды да балаларын йокларга әзерли башлады. Сизеп тора бит: ни булган моңа дип, ире башындагы шөрепләрен эшләтә. Балаларны йоклатып эшен бетергәч, душ астында юынып чыгып, яңа алган матур эчке күлмәген киеп, муен тирәләренә әзрәк ислемай да сибеп, урынына кереп ятты. Баядан бирле сүзсез генә яңагына таянып аны ире көтеп ята. – Асия, ни булды сиңа, син әллә нинди серлегә әйләндең әле, бу кич чыгып югалуларың мине куркыта башлады, – дип, юрган астында биленә кулын салып, акрын гына үзенә тартты. – Ни - и - к, ни булган, яңа эчке күлмәк кенә кидем менә... – Юк, күлмәк кенә түгел монда, төнлә миңа аның бөтенләй кирәге юк. Син мине башымны югалтып сиңа гашыйк булган елларга, киреләнеп үзәгемә үткән чакларга, яшьлеккә алып кайттың. Бу үзгәрешләргә ни сәбәпче микән, ә?!– диде пышылдап. Асия серле генә елмаеп иренә сыенды. – Саф һава сулыйм, көннекә өйдә утырып туйдым, – дип котылды. Иренең кабына баруыннан, аның кайнар тын алышыннан үзенең дә тәне буйлап кайнар дулкыннар йөгереште. Их, аерым бүлмәләре дә булса, нишләрләр иде микән...Баш очларында малай йоклый, аяк очында – кызлары. Тик бу тормышның бер яхшы ягы бар , әллә ни кадәр үпкәләшсәң дә, шул бер ятак: артыңны артка терисең дә бергә йоклыйсың. Бер көн түзсәң, икенче көнне барыбер ярәшәсең. Соңгы араларда гел бертөрлегә әйләнгән, сүлпәнләнә башлаган тормышны кабызып җибәрергә әллә ни күп тә кирәкми икән бит . Тәмле ризыклар ашатып кына ирләрнең күңелен күреп булмый икән ул . Моңа чаклы Асия, иренең өсте чиста, тамагы тук, тагын ни кирәк хатыннан, дип уйлый иде – болар гына аз икән бит . Гаилә тормышының " рычаг" лары күптер шул, мичкә утын өстәп тормасаң, учакның сүнүен көт тә тор икән, моңа әле өйрәнергә дә өйрәнергә.
Ә Валюшаны күрергә туры килде аңа. Саматка заводтан фатир бирделәр, ул үзе ялда авылларына кайтып киткән чакка туры килде , заводның профкомына Асия барды. Беренче тапкыр заводка керүе иде. Караңгы. Әллә нинди исле завод цехлары бер дә ошамады, әллә өйрәнгәнгә, үзенең төзелеше яхшырак кебек тоелды, ичмасам, урамга һавага чыгарга була, ә монда көн буена шушы тимер - чуен арасында көн яктысы күрми гомерләре үтә. Асия профком бүлмәсен табып кереп бераз утыруга, ишектән атылып диярлек бер хатын - кыз килеп керде, керде дә дәшми - нитми аның каршысына килеп утырды. Ябык, шома битле, калын чәч толымы баш түбәсенә уралган. Асия бер генә караш ташлап алды: күзләре ут яна, бит очлары алсуланган, үзе еш - еш тын ала, әйтерсең кайдандыр чабып килгән. " Әллә моңа да фатир бирәләрме?," – дип уйлап өлгермәде, шулчак кылт итеп исенә төште: " калын толымлы, ябык...." Асия аңа кабат төбәлеп карады. Кирәк бит, кеше ничек шулай сизә микән үзенең көндәшләрен, ул да бит менә Саматның хатыны килгәнне ишетеп, күрергә дип чабып килгән. Асиянең дә йөрәге кинәт кузгалып, лып - лып тибәргә тотынды , йөзенә кызыллык йөгерде." Менә нинди икән син, Валюша...Әйе, чибәрсең"...
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3