Зифа Кадырова
18 бүлек
– Әни, исәнме! дим, менә отпускага кайттым әле синең янга. – Асия кулларын киң җәеп килеп әнисен кочаклап күреште.
– Ник балаларны алып кайтмадың? Кая кияү?
– Бөтенесеннән дә ял алдым, әни, бар да яхшы. – Ашап - эчеп йокларга яткач та әнисенең куркып шикләнүенә аптырап уйлап куйды. Әнисе һаман аның тормышы өчен тыныч түгел, күрәсең, ана күңеле нидер сизә... Икесе дә караңгы түшәмгә карап йокыга китә алмый үз уйларында булдылар. Асиянең ялгыз кайтуы бик борчуга салды .
– Болай ялгыз йөрүең миңа бер дә ошамый.
– Әни, минем өйдән чыгып киткәнгә быел егерме ел! Киткән юллар белән, поезд белән кайттым.
– Әйе, алданган өметләр эзеннән тагын бер кат әйләндем дисең инде син, алайса. – Авыр сулап торып ук утырды әнисе: – Балам, ирең акыллы, гаиләң – Аллага шөкер , балаларың үсеп бетте, нәрсәгә өметләнәсең, ник һаман тынычлана алмыйсың, ник үз башыңа бәла эзлисең?
– Әни, мин киткәндә әйтеп киттем: үтәр ике дистә ел, мин кайтырмын, күрерсең, мин югалмам, дидем. Мин моңа егерме ел килдем һәм әйткән сүземдә тордым.
– Барма да, йөрмә дә, риза түгелмен.
– Әни, иртәгә кич сөйләшербез, әйдә, йоклыйк.
Асия Рифатка юлдан ук телеграмма суккан иде, әниләренә инде. Ул аның үз якларына күченеп кайтканын белә. Эчтәге дулкынлану үзен сиздерә иде. Икенче көнне торып, ашыкмыйча, бик тырышып үзен тәртипкә китерде. Көндезге автобус белән район үзәгенә китте. Асия очрашуны кичке бишкә почта кырыенда дигән иде. Ашыкмый гына шунда таба атлады, һәм, ул аны ерактан ук күреп алды. Күрәсең, ул да дулкынлана: көткән сукмакта арлы бирле йөренә. Асия, туктап, бераз аны күзәтеп торды. " Еллар аны бер дә үзгәртмәгән, гәүдәсе шул ук: төп - төз, тазармаган да, ябыкмаган да. Уйлыйдыр, бу ни сорарга кайтты икән, дип". Килеп җитәрәк, аяклары җиңелчә дерелдәгәнне сизеп, үзен ничек тә тынычландырырга, җебеп төшмәскә тырышты Асия, тирән итеп тын алды да , бөтен кыюлыгын җыеп, елмаеп килеп аның каршысына басты. Менә ул егерме ел көткән очрашу! Рифат Асияне каршысына килеп баскач кына танып алды. Бераз карап торгач, ул да елмаеп җибәрде, баштанаяк күз йөртеп чыкты. Әйтерсең кичә генә аерылышканнар. Күрәсең, бу очрашуны алар икесе дә көткәннәр, тик Рифат кулында матур кыр чәчәкләре юк иде шул инде.
– Хәтерлисеңме, мин киткәндә: ике дистә елдан кайтырмын, дидем? Менә мин кайттым.
– Мин дә туксан өчтә кайттым. Үзбәкстанда идек, сугыш башланды да бөтен әйберне ташлап кайтып киттек.
– Качмаска идең. Мин кайтмаска дип киттем, ә син мине кайтыр диеп уйлап куркып качтың. – Рифат, әллә ишетмәмеш булды, башын читкә борды.
– Менә монда кайтып, көчкә йорт җиткереп яшәп ятыш, – дип, ул үз тормышын сөйләде. Ике улы бар икән , кечесе асматик булып туган. Ул баласының ничек чирләгәнен сөйләгәндә, Асия, улының сигез яшькә тиклем үпкә белән чирләвен, хәзерге әтисе Самат белән аның өчен кан бирүләрен, төннәр буена хастаханә коридорында утырып чыгып иртән эшкә китүләрен искә алды. Тик бер уй:" Читтә туган баласы турында сорар микән? Арыслан да бит аның улы..." Юк, сорамады.
– Авылыңа кайтарып куям, Асия.
– Ярар, мин өйгә генә шалтыратыйм да, – дип, Асия почтага кереп китте. Самат күрәсең телефон төбендә көтеп утырган, трубканы шундук алды:
– Асия, матурым, анасы, синсез яшәү яшәү түгел икән, кайчан кайтасың? Ирләр иреккә чыксалар, шатланып " этлек" кә чабалар, мин җүләр кебек өйдә кая барып бәрелергә белмим, сагындым, үлеп сагындым, – дип тезеп китте.
– Әтисе, җүләр сатма, мин киткәнгә өч кенә көн бит әле , тагын берәр атна торыйм инде.
– Юк, торма, кайт, синсез өйнең яме юк. – Асия артына борылып карады, кабинканың ишеге төбендә Рифат та аларның сөйләшкәнен сөялеп тыңлап тора иде .
– Сау Бул ! Кайтырмын, – диде дә трубканы куйды.
Рифат белән урамга чыккач та әле уйлары белән ире янында иде.
– Асия, син бик бәхетле бугай, кара, ирең сине ничек сагына.
– Әйе, бу минем икенче тапкыр аны калдырып китүем, икесе дә синең аркада. Без беркайчан да аерым йөрмибез.– Асия Рифатка күтәрелеп карады һәм...менә нәкъ шушы төштә, нәкъ шушы минутта нәрсәдер өзелгәнен аңлады. Алар икесе ике гаилә кешеләре, алар бер - берсенә беркем дә түгел икән, алар - чит кешеләр...
Машинага утырып кайтыр юлга чыктылар.
– Рифат, миңа рәхмәт әйтәсең килмиме? – диде Асия аңа туры карап.
– Нәрсә өчен, Асия?
Асия башка җавап көтми дә иде кебек. " Дөрестән дә: " Ни өчен, Асия?"– Бала гына килеш бөтен гөнаһны үз өстенә алып, хурлык, кимсенүләрне, авырлыкларны үзе генә күтәргәне, аңа бер борчу да китермичә, баһадирдай егет үстергәне өчен бала атасыннан бер җылы сүз ишетәсе килгән иде шул. Канаты каерылган кошчыкның туган җиреннән очып чыгып киткәндә кай ояга барып бәреләсен, карынындагы бәбчеген кайда табып, ни шартларда үстерәсен бу битараф җан уйлап та карамады бит. Йомыркасын башка ояга салган күке сыман, булса ни дә, булмаса ни аның өчен читтә туган улы– аның турында бөтенләй сорашмый, һаман үз янындагыдарын яратып сөйли. Капка төбенә кайтып җитәргә күп тә калмады, ә Асия юл буе һаман шуларны тыңлый. Рифат йөрәгендә Асия белән Арысланга урын юк . Ә бит шушы очрашуда Асия аңа үзе кичергәннәрне, ансыз үткән егерме ел тормышын елый - елый сөйләмәкче иде. Юк, берни дә сөйләмәячәк һәм елмаячак та! Ул бит теге чактагы, чыгу чарасы табалмаган җебек кыз бала түгел: дөнья чыныктырды шул инде". Асия үз уйларына батып барганда, Рифат та дәшми, руль артында шым гына башын иеп утырды. Аннары Асия аның беләгенә йомшак кына кагылып, тыныч кына , бер тында әйтеп салды:
– Рифат, бүген мин синең белән мәңгегә хушлашам. Чиксез сөюем сәбәпле мин сине күкләргә чөйдем: син минем йөрәк түремдә егерме ел патша булып утырдың, тормышымның бер өлеше булып һәрчак янымда, хыялымда яшәдең. Сиңа булган мәхәббәтемне бүген шушында күмеп китәм.
– Алай димә, Асия, миңа кыен, мине ничәмә еллар шул мәхәббәт җылытты. Әгәр шул вакытта китмәгән булсаң, әй, күп нәрсәләрне белмисең шул син.
– Хәзер моның кирәге юк, мин сине барысы өчен дә кичердем. Сиңа атап үткән еллар гына кызганыч: иремнең өлешен сиңа багышлап, аны мәхәббәттән, наздан мәхрүм иткәнемне әле генә аңладым. Хуш, инде мәңгегә!
Асия капкадан кереп киткәч тш әле Рифат кузгалып китә алмый озак утырды.
Асия тирән итеп сулыш алды, караңгы төшеп күктә йолдызлар кабынган, сызылып кына яңа ай туган иде.
– Асия, балам! – Кайтканын көтеп арган әнисе аны ишек ачып каршылады. Елмаеп кайтып кергән Асия аны йомшак кына кочаклап алды, әнисе аны бакчага чакырды: " Әйдә бакчага, алмагач төбенә". – Ничәмә еллар элек әнисе шунда тимер карават чыгарып куйды, янына матур итеп мич чыгарды, бабасыннан калган зур өстәл өстендә җиз самавыры тора. Ямьле иде әнисенең бакчасы, җәй буена шушында алар.
– Кая, балам, самаварны яңартып җибәрим, сыйлап кайтармаганнардыр.– Әнисе үзе дә күрәсең борчылып көннең буена ашамаган. Пешкән ризыкларга да кагылучы булмаган: өсләренә тастымал япкан килеш. Шаулап чыккан самаварын өстәл уртасына утыртты да үзе кызы каршысына утырды:
– Шуннан, – диде ул, – күңелең булдымы инде?
– Әни, җаным, ник без аның белән элегрәк очрашмадык икән! Мин бит шушы көнгә кадәр Саматымның бәхетен урлап яшәгәнмен. Минем бит аңа бер генә тапкыр да " яратам" сүзен әйткәнем юк, ул бит ничәмә еллар шул ярты - йорты бәхеткә риза булып яши. Мин бүген барысына нокта куйдым, әни, и - их, әнием!
– Йә Ходай, – дип күз яшьләрен сөртеп алды ана, – ниһаять, син дә ак белән караны аера башладың, балам. Өзеп ат аны йөрәгеңнән, яшә кешечә.
– Нинди рәхәт төн, күктә йолдызлар күз кыса, яңа туган ай егете безне күзли...Сизәсеңме, әни, алмалар өлгерә башлаган, хуш исе борынга бәрелә. Бар җирдә тынлык, менә бүген минем дә йөрәк тынды бугай. Мин бүген зур, бер үк вакытта буш хыялым белән хушлаштым. Егерме ел буена иртән - кичен аның белән сөйләштем, аның белән киңәштем, хыялымда гел ул гына булды. Кызык, иртәгә ни белән яшәргә соң – хыял да юк, өмет тә, ул да юк.
– Булганына шөкер итеп яшә, балам. Ярый әле, юкка алданып булганын югалтмадың, мин дә бүген тынычлап йоклармын, Алла боерса.
Төн үтеп, таң атты, кояш чыкты. Асия уянып, урамда кошлар сайрашуын тыныч кына тыңлар ятты, әнисе тәрәзәне ачып калдырган икән: челтәрләр чак кына селкенеп куя. Асия әнисенең ап ак җәймәләрендә, мамык мендәрдә, йомшак юрган астында селкенми дә балачактагы кебек иркәләнеп ята бирде. " Анда, еракта, үз өендә ул – әни, ә монда ул – бала. Кайтканына өч көн, ә ул һаман иркәләнеп, кунак кызы булып ята. Торып нәрсә дә булса да эшләргә кирәк".
Торып бакчага чыкты. " Их, көн нинди матур. Әнисе эшкә киткәнме...Элек ни әйтсәң дә исән чакта әбисе иптәш иде, әнисе хәзер бигрәк ялгыз, без дә ерак". Асия тирә ягына каранды: бар җирдә тәртип, бер җирдә бер чүп күрмәссең, өстәлнең тирә ягын чәчәкләр әйләндереп алган. Алмагач төбенә утырып кошлар сайравын тыңлый -тыңлый , яңа аертылган каймак белән тәмләп торып чәй эчте. " Кичә әнисе: бәрәңге чүбен утап күмәргә җитешә алмыйм, дигән иде бит . Бер селкенеп алыйм әле, балачакны искә алып". Асия , бар авыл баласы кебек, чоланнан эш киемнәре табып, башына ак яулыгын кысып бәйләп, трико белән ак футболкасын, әнисенең тирән кәлүшен киеп, кулына тәпкесен тотып, арт бакчага чыгып китте. Чүп инде бәрәңге сабагы биеклеге булган.
Кичен әнисе эштән кайтканда, Асия бәрәңге араларын утап чыга язган иде инде. Әнисе Асиянең җылы сөт яратканын белә: Арысланның калай кружкасына савып алып килде дә, кызы янына килеп чүгәләде.
– Мә, балам, җылы килеш эчеп җибәр әле.
– Әни, бзди - бзди иттеңме? – дип көлешеп алдылар.
– Арыгансыңдыр инде, кер әйдә, бүгенгә җитәр.
– Аның карый, бүген минем башым ял итте, берни уйламадым.
– Миңа да, балам, ялгызлык рәхәт нәрсә түгел бит.
Нәрсәгәдер алданып шул дөнья мәшәкатьләре белән яшибез инде.
– Карале, әни, әти хәзер килеп йөдәтмидер?
– Алар башка авылга күчеп киттеләр, котылдым мин аннан, балам.
...Асия машина тавышына уянып китте, кем йөри икән, башын калкытып тәрәзәгә карады да , беркем күрегмәгәч, кире ятты. Бүген төшендә Саматын күрде, әллә ник бик ачулы күрде бугай. Сагына түгелме соң ? Башындагы уйлары да буталчык. " Рифат, их, Рифат..Их- х , мин җүләр, ник шул җавапсыз мәхәббәткә алданып гомеремне, бөтен яшьлегемне юкка әрәм иттем микән? Авылга кайтсаң, йокы туймый..." Асия тагын тирән йокыга чумды. Кемдер өстеннән юрганын тарта түгелме соң, төшнең дәвамын күрергә җыенган иде. Кемдер килеп аркасын сыйпый ....Куркуыннан күзләрен зур ачып сикереп торып утырды. Каршысында идәнгә тезләнеп утырган ирен күреп: " Төшнең дәвамымы, әллә өннең үземе? – дип күзләрен шардай итеп тынсыз калды. Ә ул аңа карап елмая.
– Ух- х, яратам да инде шушы тузгак башың белән торып утырган кыяфәтеңне! Мин генә беләм мондый чакта синең нинди кайнар, татлы икәнеңне ...
– Төшме бу? Сине әле генә төштә күрдем бугай, син ачулана идең...
– Шул гынамы, сагынмадыңдамы?
– Сагындым, сагындым, әтисе.– Шулчак Самат аны кочаклап бар җирен үбә башлагач, чынлап уянып китте һәм иренең кочагына сарылды: – Самат, бәй чынлап кайттыңмыни!? – Асия кабат торып утырды, иренең күзләренә бакты. Төн буе руль артында килеп күзләре кызарып беткән, йөзе талчыккан ... Асия ирен кысып - кысып кочаклады.
– Син бит эштә идең, ничек болай кайтасы иттең– мең чакрым араны!
– Нәрсә ул мең чакрым!? Йә хатынны алып китәрләр, дидем.
– И, җүләркәем минем кемгә кирәк синең кырык яшьлек хатының...
– Миңа кирәк, анасы. Әби кая?– диде күзләрен ялтыратып, юрган астыннан кулларын алмыйча. Ә Асия көлә - көлә сикереп торып утырды.
– Сабырсызланма, хәзер әни кайта, – дип алдады. Үзе тизрәк бакчага чыгып, күмер ваклап самавыр тергезеп җибәрде. Ул бүген әйтеп бетергесез бәхетле иде, әле дә кайткан. Асия иренә сокланып карап торды." Кара, нинди матур баһадир, киң күкрәгендә әллә кемнәрне бәхетле итәрлек көч, тик ул аныкы гына! Ник моны элегрәк аңламаган? Аның хисләренә:
" Булса ярый, булмаса ярый" , – дип кенә караган? Әгәр ул кичә Рифат белән кабат очрашмаган булса, гомер буена һаман шулай үзен дә, ирен дә олы хисләрдән мәхрүм иткән булыр идеме?" Самат кинәт борылып карады, карашлары очрашты. Асия сокланып башын чайкады – әйтеп бетергесез сихри матурлык! " Юк, ул бу юлы иң олы серен әйтмәячәк, ник аның тагын йөрәген яраларга? Асиясе бик сәер күренде Саматка, һәм ул бик җитди итеп сорауларын яудырды:
– Нәрсә? Ник алай итеп карыйсың миңа? Тагын ни булды?
– Мин сине, бу чаклы чибәр итеп, беренче тапкыр күрәм, – диде Асия акрын гына һәм бик сөйкемле елмаеп.– Мин бит сине гомерем буе яратканмын, тик аңламаганмын гына. Мин сиңа гашыйк, Самат, Саматым минем! – Күзләренә яшь төелде,ул үзенең ничаклы бәхетле икәнен әле генә аңлады. – Кичер мине, рәнҗетсәм, киреләнеп үзәгеңә үтсәм...– Самат хатынының һәр сүзен, керфек тә какмыйча, тыны белән йотты. Бу тансык сүзләрне ул ничәмә еллар көтте, моңа чаклы үзе генә яратты, яхшы ир булырга тырышты, күпме кирелекләренә түзде, ләкин бу кеннең килеренә өметен өзмәде.
Асиянең күзләреннән туктамый яшь акты. Яшь аралаш: " Яратам, бик яратам! – дип пышылдады. Самат хатынын киң күкрәгенә алып сөйде.
– Үтерәсең син мине, кире беткән хатын, син генә шулай җанны өзгәли беләсең. Ник шулчаклы яратамдыр, үзем дә белмим, тагын бер кабатла әле, ялгыш ишетмәдем микән?
– Мин ике кабатламыйм. – Асия, җылы карашы белән балкып ире куенына сыенды. Анысы:
– Менә шуның өчен дә яратамдыр инде мин сине – диеп, кычкырып көлеп җибәрде. Икенче минутта, ул инде Асиясен кулларына күтәреп алып башлары әйләнгәнче югарыда бөтерде. – Әйттем бит: " Килер ул көн, син дә яратырсың " дип. Килдеме?! Килде! Аллакаем үзе ишеткәндер минем ялваруларны.
" Мин аны яраткан кебек, мине дә яратсын иде шушы кире беткән хатын" дип ялындым. Ишеттең бит, Ходаем, рәхмәт сиңа!
Бәхет дигәнең, киткәндә елап киткән кебек, килгәндә дә шулай елап киләдер күрәсең: Саматның да күзләрендә яшь иде, тик ул аны хатынына күрсәтмәскә тырышты. Шатлыгы эченә сыймады, ул сөрән салды:
" Яратам, бик яратам!"
Алар елгадан күтәрелгәндә, әниләре , бакчада самаварын инде икенче кабат яңартып, сый - нигъмәтләре белән өстәл янында көтеп утыра иде.
Тәмам.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14