Хыялда үткән гомер .
Хикәя .Дәвамы .
Балаларын озаткач та әле Әнисә әнисе белән Саид турында сөйләшеп алдылар.
Әнисе аңа кабаттан да ачу
тотма балам диеп үзенең киңәшләрен бирде .Беребез дә мәңгегә килмәдек бит балам бу дөнья йөзләренә ,
вакыт җитү белән барыбыз да китеп барачагыбызны да белеп яшибез бит диде ул.Нишлисең инде ,
Ходай язмаган эш булмас диеп әйтә иде безнең әти дә
дип Әнисәгә балаларны әтисе
белән күрештерергә кушты .
Әнисенең сүзләрендә дә хаклык бар иде .Моны мәдрәсә бетереп ,үткән гомерендә уразалырын тотып
намазларда булган кеше буларак бик аңлый иде ул .
Ярар әнием үткән эшкә сәлават инде .Килсеннәр диде .Рамил да каршы төшеп
бер сүз дә әйтмәде Әнисәгә
каршы .Ул әле хаттә сөенеп тә куйды .Менә бит нинди акыллы хатын язган икән Ходай Тәгалә миңа тормыш
сукмагыннан атлап үтәр өчен
диде ул хатыны белән әбисенә карап .Әбисе дә кияүенә карап ,озын булсын
инде парлы тормыш юлыгыз,
үзегез тапкан уртак җимешегез Зифаны да тигезлегегездә үстерергә язсын диде .
Әниләреннән кайткач улы әтисенә шалтыратырга дип
телефонын кулына алган гына иде ,аңа Җәмилә сеңлесе шалтыратты .Әтиләр
иртәгә киләләр абыем диде
ул сөенечен уртаклашып .Ә
абыйсы нәрсә әйтә алсын соң
инде әти - әнисе килү шатлыгыннан сөенече күкләргә күтәрелгән сеңлесенә .Ярар сеңелем бик
яхшы икән әле килүләре .
Үзем дә шул турыда әтигә шалтыратып алырга диеп тора идем әле диде .Абый алар бит бу юлы минем янга
гына түгел ,ә менә сезнең янга диеп атап киләләр икән.
Әтием белән әнием шулай диделәр диеп кабатлады .
Алар ике генә көнгә киләләр
абыем .Әтиләр белән мин дә
киләм Исламны сагындым диде .Бигерәк матур бит ул име абыйем дип ,алма апага
да миннән сәләм диеп сүндереп тә куйды телефонын .Укыйсым бар диде бугай соңгы сүзе итеп.
Анысын абыйсы ишетеп тә бетермәде бугай .
Менә инде өйдә әзерлек эшләре тәмам.Әнисенә Галия барысын да аңлатты да күрсәтте дә инде .Ике көн күп
ара түгел инде кызым ,алай
бик борчылмагыз әле минем
өчен диде ул Галиягә .Менә үзегез исән сау әйләнеп кайтыгыз ,сөенечле хәбәрләр
алып кайтыгыз диеп озатып
калды ул аларны .
Менә Казан аэропортыннан
алар такси белән генә абыйлары йортына кайттылар .Әле кызлары да
укуда иде .Алар берара хәл
әхвәлләр сорашып алганчы ул да кайтып җитте .Әнисен
күргәч Җәмиләнең җылыйсы
ук килеп китте .Әтисенең йөзе ничектер картаеп сулыбрак киткән кебек тоелды аңа .Ул башта әнисен
аннары әтисен барып кочып
алып күреште .Минем бар да
яхшы ,укуымда да алдынгылар рәтендә барам
диеп тә мактанып алды .Ә телисезме минем сезгә әйтәсе бер яңалыгым да бар
әле диде .Өченче курсны бетергән кешеләргә Казанның төрле хастаханәсендә шәфкать туташы булып урнашып эшләү мөмкинлеге булачак
диде .Мин дә шул мөмкинлектән файдаланып үземнең ни дәрәҗәдә тирән
белем алганымны эштә сынап карыйсым килә Алла
боерса диде .Барысы да мин
уйлаганча булып чыкса ,инде
алга таба да эшли - эшли укуымны дәвам иттерәчәкмен Алла боерса
диеп бер тында үзенең алга
таба булган планнарын сөйләп тә атты .Ярар балам.
Син инде бала - чага түгел .
Ныклап уйлашырбыз бу турыда ярыймы диеп Саид
Җәмиләне җайлап кына сөйләвеннән туктатты .Инде
кызым сүзне башкаларга да
бирик диде әнисе көлемсерәп.Алайса бер син
генә сөйлисең бит балакаем
диде Җәмиләгә карап .Юк ,ул
үпкәләмәде әнисенә ,ул бит
үзенең аларны ничек сагынуын гына белгертәсе килгән иде аларга .Сабый бала кебек алларына менеп утыра алмый бит инде .
Әтисе бераз ял иткәннән соң улына шалтыратып алырга булды .Иртәгә нинди
планнары булуы турында сорап алды .Ул бу юлы үзен
тыныч тотарга тырышты .
Улына үзләренең Казанда булуларын әйтте .Мөмкин булса иртәгә күрешү мөмкин
булмас микән дип тә сорады .
Кайда һәм ничек очыраша алырбыз икән улым дигән соравы белән башка әйтер
сүзе беткән кебек туктап калды .Улы бер кавым уйлап
торганнан соң ,сөйләшүне дәвам итеп ,әти мин өйдәгеләр белән сөйләшкәч
хәбәр итәрмен ,әлегә хушыгыз диеп телефонын сүндерде .Саидны җиңелчә
генә калтырау алды .Бу улы
белән сөйләшә алуы сөенече
иде .Менә бит ул олыгая башлагач ,әз генә шатлыктан
да ,көенечтән дә дулкынлана
ала икән бит бу күңел дигән
нәрсәкәең дип уйлап куйды .
Галия Әнисәгә дә ,яшь киленгә дә бер үк төстәге зәңгәрсу өрфия шарф алган иде бүләккә .Җылы як күчтәнәчләре янына ул шуларны куйган вакытта Җәмилә анда Әнисә апасының әнисе дә кунакта
булуын әйтте .И Аллам икән .
Менә иң кадерле кеше Ак әби
бүләксез кала икән ич диеп
Җәмиләгә рәхмәт әйтте дә
юлда берәр кибеткә кереп аңа да яулык алырбыз диде.
Ә абыйга бер әйбер дә юкмы
дип элеп алды кызы кабат .
Аңа да бер бүләк алыгыз һәм
Рамил абыйга да диеп сүзендә торды Җәмилә .Алар
мине үз балалары кебек итеп
кабул иттеләр ,ә сез диеп еламсырап бүлмәсенә үк кереп китте .Әле иртәгәгә кадәр көн бар бит әнисе ,әйдә
алайса кибетләргә чыгып керик диде Галия Саидка .
Аннары кызына да дәште .
Кызым әйдә ,син аларга нәрсә ошаганын беләсеңдер
бергәләп сайлыйк бүләкне диеп кибетләргә чыгып киттеләр .
Дөрестән дә Җәмилә белән
җайлырак иде шул кибеттә
бүләк сайлавы .Алар шат күңел белән бүләкләрне алып
гөрләшеп кайтып керделәр абыйларына .Менә шуңа әйткәннәрдер инде аны киңәшле эш таркалмас диеп.
Иртән улы шалтыратты Саидка .Әти Җәмиләне дә алып килерсез ,әй лә инде
Җәмилә сезне безгә алып килер диде аннары сүзен дөресләп .Шул эштән соң ,
кичке якта булыр инде ул.
Җәмилә дә укуын калдырмасын инде диде
аннары .Улым ,сез кайчан дип әйтсәгез дә без риза .
Рәхмәт улым ,алайса очырашканга кадәр дип саубуллашты ата белән улы.
Саид кичне җиткерә алмый
интекте .Ятып та карады ул ,
Мәчеткә өйлә намазына да
барып кайттылар абыйсы белән .Барыбер үзенә тыныч
кына кичне көтеп алырга ирек бирмиенчә гел ни дә
булса эшләп йөрде .Шулай да
очырашуга барганчы даруларын да эчеп куярга онытмады .
Менә ул ,барысы да дулкынланып көткән очырашу мизгелләре .Алдан
барысы белән дә таныш булган Җәмилә ишек звоногына басты .Инде аларның килүен көтеп торган
улы ишекне киң итеп ачып ,
киң күңеллелек күрсәтеп
аларны эчкә әйдәде .Тыйнак
кына күрешеп танышканнан
соң Рамил кунакларны өстәл
артына чакырды .Җәмилә инде монда үз кеше булып
беткәнгә күрә ,Әнисә апасына
да өстәл артына утырырга кушты .Без алма апай белән икәү дә булдыра алырбыз дип уйлыйм ,әйе бит дип апасына карады .Ислам уянмаса әйе инде диде ул да.
Әнисә дә кунаклар янына
чыкты .Аның ике бите уттай яна иде .Ул бу хәлендә тагын
да чибәрләнеп киткән .Әле аның буй - сыны да кайбер яшьләргә биргесез иде .Саид
аннан күзен ала алмый карап
торганыннан уңайсызланып ,
исәнме Әнисә дип кенә куйды.
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4