Альфира Гайфуллина
ЖЭЙРАН
(2нче булек)
Тагын аракы салып эчте. Ачкыч салган кесәсенә кермәкче идем, чәчемнән эләктереп алды. Өстәлдәге су бутылкасын алдым да, бар көчемә, Мамедның башына суктым. Мамед идәнгә авып төште.
Ачкычны алдым, ишекне ача алмыйм, кулым калтырый. Бераз боргалый торгач, ишек ачылып китте.
Муен аркылы асылган сумкам урынында, туфли кулымда. Бер әйберем дә калмады.Мин иректә! Тик кайсы якка йөгерергә? Юл ягына чыгарга ярамый, Хәсәнбала каршыма чыгачак.Йөзем басуы... Шунда гына кереп югалырга була.
Басуга йөгердем.Бик эчкә кермичә генә алга атладым. Машина юлыннан ерак китмәскә, миңа барыбер Бакуга кайтыр өчен юлга чыгарга кирәк.
Үзем басу кырыннан алга атлыйм, артка да борылып карап алам. Мамедны үтермәдем микән? Хәсәнбала машинасы да күренми.Баруымнан туктадым. Бәлки кире чәйханәга барырга... Мамед кан эчендә ятса, аңа кем ярдәм итер?
Чәйхана ягына борылган машина уты күренде. Машинадан ике кеше чыкты. Чү, берсе хатын-кыз түгелме? Икесе дә чәйханага кереп китте.
Бераздан Хәсәнбала килеп чыкты.Бәдрәф тирәсен урап килде, кирпечләр өелеп торган якка чыкты.Мине эзли. Яңадан чәйханәгә кереп китте. Икесе ике яктан тотып, Мамедны күтәреп алып чыгып, машинага салдылар.Машина кузгалып китте.
Мин юлга табан борылдым. Җиңел машиналарны туктатмаска, йөк төялгән машинаны туктатырга. Шундый уйлар белән, ниһаять юлга килеп чыктым.
Юлда машиналар сирәк йөри,билгеле, төнлә бик йөрүче булмас. Зур йөк машинасы күренде.Юл уртасына чыгып бастым да, кулларымны күтәрдем.Машина юл кырына чыгып туктады.
“ Син нәрсә, машина тәгәрмәче астына кермәкчеме?”
Машинадан сикереп төшкән шофер, сүгенә- сүгенә минем каршыма килеп басты. Каршысында яшь кыз күрепме, кычкыруыннан туктады.
- Төнлә, зур юлда нишләп йөрисең кызкай, әти-әниең кайда? Ничек алар сине юлга чыгарды?
-Миңа Бакуга барырга кирәк, зинһар, мине утыртыгыз.
-Бакуга кереп тормыйм мин, шәһәр читеннән китәм. Ярар, утыр, метрога кадәр илтермен.
Шофер метрога якын җирдә туктады.
-Акчаң бармы метрода кайтырга?
-Бар, рәхмәт.
Метро әле ачылмаган иде, якындагы скамейкага барып утырдым. Хәсәнбалага 26 Баку комиссары янындагы тулай торакта торуымны юкка әйткәнмен.Әгәр Мамед үлгән булса...Мине эзли башласалар... Күрдеңме Әлфия көньякны? Хыялларың тормышка аштымы?
Ертылып беткән капрон оек өстеннән туфлине киеп куйдым. Метро эшли башлагач, оялып кына поездга кереп утырдым.Чәчләрем чуалган, кыяфәтем кот очарлыктыр...
Булмәгә кергәндә Олеся эшкә җыена иде, Габриэлланың ялы. Йокламыйча мине көтеп утырганнар. Икесе дә килеп муеныма асылындылар.Үзем белән булган хәлләрне сөйләп бирдем.
“Эх күрсәм, бирер идем кирәген,-диде Габриэлла йодрыкларын төеп. -Әйт эле дөресен, сиңа кагылмадымы?”
“Юк , кагылмады, мин бик нык курыктым.
Икенче көнне, ял булгач, көне буе койкадан тормыйча яттым.Кич җиткәч берәү кереп: “Аска төш, сине чакыралар,”-диде.Кызлар белән бергә төштек.Хәсәнбала басып тора!
“Әнә шушы кеше килгән”,-дидем.
Габриэлла Хәсәнбала каршысына барып басты .
“Ах юньсез, оялмыйча ничек килдең?Менә мин сине хәзер милициягэ тапшырам! Сиңа ничә яшь оятсыз? Шушы яшь кызны куркыткансыз. Әнә көне буе елый: “Кире кайтып китәм”,- ди. Ул көньяк күрәм дип килгән,сез читтән килүчеләрне шулай каршылыйсызмы?
Габриэлланың сүзләрен Хәсәнбала эндәшми генә тыңлады. Кызарып чыкты.
“Мин гафу үтенергә килдем. Шулчаклы куркыткан булсам, зинһар, кичер мине, Әлфия”,-диде ул. Мамед турында сорамакчы идем, тукталып калдым. Берәр хәл булса, әйтер иде.
Аңа бер сүз дә әйтми кереп киттем.Йоклый алмый саташып чыктым, аяксыз кулсыз күрәзәче дә, аның эйткән һәрбер сүзе, чәйханә, йөзем басуы, барысы бергә буталды.
Килгәндәге матур хисләр юкка чыкты.Җитмәсә эштә бик авыр, берничә тапкыр косасым килеп шәфкать туташына да бардым.
-Элек кайда эшләгән идегез?-дип сорады ул.
-Яшьләр кафесында.
-Шиннар заводында кызларга эшләргә дә ярамый, анда ирләр көчкә түзә, мөмкинлек булса башка эшкә күчегез.
Беренче стипендия килде, аны безгә Түбән Камадан җибәрәләр.Нишләргә? Башка эшкә күчәр өчен пропискадан төшеп килергә кирәк.Хәсәнбала көндә килә, һаман гафу итүемне сорый.Тулай торак кырыннан бер адым да китмим.Үзе турында да сөйләп алды.Әтиләре сөйләшеп,ярәшкән кызы булган икән, кыз быел мәктәпне тәмамлагач, туй ясамакчы булганнар.Туй монда башкача: башта кыз ягында егетсез генә ,аннан егет ягында.Кыз ягында үткән, егет ягында туй башлану белән әтисенең абыйсы үлгән.Туйны туктатканнар,ике айдан соң гына дәвам итергә ярый.Мин аңа техникумны ташлап килүемне сөйләдем.
Хәсәнбалага 24 яшь. Ул шушында туып үскән.Бакуда армияда булган. Сәүдә техникумын тәмамлагач, әтисе салган кафеда эшли башлаган.
Самолетка билет алып, юлга әзерләнеп ята идем,Хәсәнбала килде.
-Үзем илтеп куям аэропортка -диде ул.
-Юк, кирәкми, үзем генә китәм.
-Шулай инде, син миңа ышанмыйсың,-диде үпкәләп.
-Чәйханәгә килгән хатын кем иде?
-Аның этисе минем кафеда каравылчы булып эшләде,мин аны сиңа күрсәтергә генә алып килдем бит,син, бәлки, миңа кызлар карамый дип уйлыйсыңдыр. Мамед исереп егылып төшкән, башын ярган, мин аны хастаханәгә алып бардым, ике җирдән тектеләр. Ант итә, ишекне ачмадым ди.Мин сине Бакуга үзем илтә идем. Аракы да башка бәргән, күрәсең. Миңа үпкәләмә зинһар.
- Мине ничек эзләп таптың соң? Хәсәнбала көлеп куйды.
-Таптым инде. Үзең әйттең бит 26 Баку комиссары метросы кырында торам дип. Мин иртүк килеп сине эзли башладым. Метро янында техникумның ике тулай йорты бар, анда сине юк диделәр. Аннан шиннар заводы тулай торагына кердем Анда сине бик тиз таптылар. Менә шулай.
-Әлфия, синең егетең бармы?
-Юк,-дидем. Үзем Рим белән күрешүне күз алдына китердем.Нигә бер хатта язмады соң? Әллә күрәзәче хак микән?
Хәсәнбала адресны сорап алды,аңа хат язарга җыенмасам да, биргән булдым.
Сау бул, Баку! Килдем, көньякны күрдем,кайтып китәм.
Түбән Камада бернинди дә үзгәреш юк.Ай ярым вакыт эчендә нәрсә үзгәрсен инде.Сеңлем кайтуыма бик сөенде.Кич җиткәнен көчкә көтеп алдым да, Рим яшәгән тулай торакка кереп киттем.Ул инде эштән кайткандыр, мине күрсә, шатланыр әле. Әкрен генә ишек шакыйм, ачучы юк.Әллә эштән кайтып җитмәгәнме? Ишеккә төртеп карасам,ачылып китте.Каршыдагы койкада икәү йоклап ята, Римнең кулбашына башын салган кыз күзен дә ачмады.Башыма бер күсәк белән китереп бәрделәрме, телсез калдым .Өстәл өстендә буш шешәләр, идәндә баян. Баку төшерелгән кулымдагы бүләк төшеп китте.Рим күзен ачты:”Син? Нигә бик тиз кайттың?”-дип, кинәт кенә тормакчы иде,аны кысып кочаклаган кызкай җибәрмәде.
Ничек урамга йөгереп чыкканымны да сизми калдым. Башымда:” Аның кочагында бер кыз, оныт аны,ул сиңа кирәк түгел”. Хак булган күрәзәче!
Бүлмәдәге кызлар яшьле күзләремне күреп аңладылар булса кирәк , сорау бирүче булмады.
Техникумга барып, аттестатны алдым.Директор артымнан:
“Кеше ничек укырга керергә белми,бу юләр кыз кергәч укысы килми!”-дип кычкырып калды.
Ярый әле Бакуга барып шиннар заводында эшләп карадым,өч елымны әрәм итеп, укып ятасы булмады, барыбер анда эшләмәс идем .”Очраклы бер хәлдә булмый”,-дип юкка әйтмәгәннәр бит.Кайтканда ишек алдында басып торган Римне күрдем.
-Син дөрес аңламадың, мин исерек идем,ул кызның ничек килеп кергәнен дә хәтерләмим.
-Еракта бала белән калган хатыныңны да хәтерләмисеңме?
-Ансын каян беләсең? Кем әйтте?
-Моннан өч мең километр ераклыкта яшәүче кеше әйтте.Ул барын да белә. Башка минем яныма килмә!
Кичен сеңлем хат тотып керде.Хәсәнбаладан! Мин китү белән язган булса кирәк, бик тиз килеп җиткән.Тагын гафу үтенгән.”Тулай торакка килгәч, кызларың киткәнеңне әйттеләр.Алар хәзер миңа ачуланмыйлар,сине сагыналар.Анда укуыңны дәвам итмәсәң, пропискадан төш тә, кил Бакуга.Тулай тораклы эшләр күп бит монда, ярдәмчең дә саклаучың да, якын дустың булырмын, сүз бирәм.Башка беркайчан да миннән курыкмассың!Сездә инде кар ятадыр,суыктыр...”
Хатын русча хатасыз язган дип әйтергә була. Кызлар кичләрен чәй өстәле эзерләп “гәп” саталар.Урамда “пятачоклар” беткән, бик тиздән чыршы белән бизәп, Яңа елга эзерләнә башлаячаклар.Кызларга Бакуның матурлыгын, Каспий бульварын сөйләп утыра идем, күрше бүлмәдә яшәгән Люзирә, елап килеп керде.
-Нәрсә булды, нигә елыйсың?-дидек барыбыз да.
-Әй кызлар, мине Рафаил ташлады бит,бер керәшен кызы белән йөри башлады.Авылга алып кайтып, әти-әни белән дә таныштырып өлгердем, ә алар туйга әзерләнә. Дөньяның бер читенә беразга булса да чыгып китәр идем. Мин нишли алам...Күз алдында кочаклашып йөриләр.
Беләм аның егетен, армиядан кайтканнан бирле ул Люзирә янында иде.
-Елама Люзирә,җир читенә түгел,көньякка китәбез, Бакуга! Тик менә юлга акча табарга кирәк.
-Мин акча табам,-диде ул, яшьле күзләрен сөртеп.- Мин 160 сумга, үзем эшләгән кибеттән норка якалы кышкы пәльтә алдым, шуны сатам. Аны кызлар күптән миннән сорыйлар.Көньякта нигә кышкы пәльтә ,анда бит җылы.
Нәрсә-нәрсә, тәвәкәллек миндә җитәрлек, ике көннән без Бакуга очучы Казан-Әстерхан- Баку самолетында утыра идек.Кайчан очуыбызны күрсәтеп,Хәсәнбалага телеграмма җибәрдем.
Хәсәнбала безне аэропортта елмаеп каршы алды.”Укыгач, .ышанмадым”,-диде ул.Тулай торакка кызлар янына юнәлдек.Башта коменданттан берничә көн яшәргә рөхсәт сорадым.
“Чибәркәй, син кайда югалып тордың?”-диде вахтада эшләүче тәмле телле бабаебыз.
Кызлар да бик шатланды, минем койкам буш булгач,Люзирә белән бергә йокладык.
“Әйдә , Бакуны карыйбыз хәзер,кибетләргә керәбез”,-дип Люзирәне алып чыгып киттем.Кояш,Каспийдан җылы җил исә. .”Кешегә кайгы килгәндә, торган җирне алыштырырга кирәк”,- дигәнне ишеткәнем бар, дөрестер ул.Люзирә бер кибет янына туктады да:
“Кара әле, монда “маллар”дип язылган, нинди маллар саталар икән шәһәр уртасында?-дип, кибеткә кереп китте.Мин беләм: “Сәнәи маллары”- кием кибете, “Әрзаг маллары”- ашамлыклар кибете.Кибеттән чыккач,рәхәтләнеп көлдек.
Хәсәнбала сүзендә торды,паспортларны алып китте дә, ике көннән прописка ясатып, алып та килде.
“Кызлар,әйдәгез,җыеныгыз,яшисе җирегезгә алып барам!”
Кузгалып киттек. Хырдалан. Хәсәнбала миңа карап, көлеп куйды.Яңадан Хырдалан.
Тулай торак бер читтәрәк тора, Сумгаит шәһәренә юл аннан ерак түгел. Биш катлы йорт янына килеп туктадык .
(Дэвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3