Икенче иргә кияүгә чыкканда, ул ике ел үзе генә яши иде инде. Мин аны хатыныннан аерып алмадым. Ул да аерылган, мин дә аерылган. Аның балалары – хатынында, минекеләр үзем белән иде. Өйләнешеп яши башлаганчы, иремнең беренче хатынының тавышын да ишеткән булмады безнең. Мин аны уйламадым да, дөресен генә әйткәндә. Чөнки мин дә аерылышкан ирем белән аралашмадым бит. Элемтәгә бөтенләй кермәдем. Шуның кадәр туеп туктаган идем, кая ди анда киткән кеше белән аралашып ятулар! Шуңа күрә боларның аралашмавын да аңлап кабул иттем.
Икенче баласына 18 яшь юк иде әле иремнең. “Алиментыңнан качып йөрмә”, – дип, бер генә әйткәнем булды. Бүтән ул гаиләсенә артык катышмадым. Без яшәп киткәч, беренче хатыны кеше арасында сүз таратып йөри башлады. Имеш тә, мин генә араларына кереп бозаганмын икән, минем аркада гына аерылышканнар, ирен тартып алганмын. Кеше җиткерә бит, тартынып тормый. Чынлыгында синең тормышыңны кеше беләмени ул?
Аерылган булгач, шундук тартып алган диләр. Әйбәтенә караганда, кеше начар сүзгә ныграк ышана. Әле башланып кына килгән тормышыбызны бозарга беренче хатыны нык тырышты инде. Шушы сүзләр киткәч, мин иремнән кат-кат сорадым, кайсыгыз аерылышуга беренче язды, дидем. Туганнарыннан да сорадым. Барысы да “хатыны башлап йөрде” диде. Аерылышырга теләгән икән – ирешкән бит инде, тагын ни кирәк иде аңа, мин аңламыйм.
Кысыласы булгач, ник безнең өйләнешкәнне көткән? Элеккеге ирен шулай тикшереп яшәгәч, аралаша башлаганыбызны да белми калмаган бит инде ул. Шул беренче хатын белән шактый нервы бетте безнең. Минем кыз зур, аңа да сүзләр ишетергә туры килде. Борчылып, авырып та алды хәтта.
Беренче вакытларда ирем безне гел яклап килде. Хатынына минем каршыда шалтыратканы да булды. Әмма ирем гаебен танымый бит! “Мин берни сөйләмим сезнең турыда, мине катыштырмагыз!” – дип юләргә сабыша. Шуннан соң үзенә әйтүдән дә туктадык. Әмма ул хатын бит ире белән миңа караганда күбрәк яшәгән, ул аны ныграк белә. Балалары да теләсә кайчан шалтыратып, чакырып аптыратып бетерәләр иде.
Мин менә кызыма бер дә “атаңа шалтырат әле, фәлән әле, төгән әле, булышсын, сине кая булса алып барсын”, дип котыртмадым. Киткән икән – бетте, ник буташырга. Колак очына беренче ирем берәү белән чуала икән дип кереп алды. Анда да артыгын кызыксынып, сораштырып йөрмәдем. Теләсә нишләсен, миңа берни тиеш түгел лә ул, дип уйладым. Өйләнешеп, яшәп китсәләр дә, сүзем юк. Гайбәтен дә таратып йөрмәс идем ул хатынның. Мин дә бит үзем киткән кеше. Чөнки ул ир белән мин үлгәндә дә бүтән яши алмыйм.
Ә бу хатынга ир ни үзенә кирәкмәгән, ни башка белән тынычлап яшәргә бирмәде. Икең ике районда яшәсә, алай булмас иде ул. Китәр идең дә, югалыр идең. Болай аралашмаган җирдән сүз йөри бит. Кеше сүзе – кеше үтерә. Нахак сүз күтәреп йөрүе дә бик авыр. Сораган кеше каршында гаебең булмаса да, акланып торырыга, үзеңне якларга кирәк.
Мин шулай өч ел яшәдем дә.
Аннан тәмам туеп, аерылдым. Чөнки ир үзенең сүзен әйтеп якламады. Тора-бара масаеп та йөри башлаган сыман кебек булды әле хәтта. “Хатыннар минем өчен тарткалаша”, – дигәнрәк сүзләр сөйли башлады. Минем дә горурлыгым бар! Ник ир бүлешеп яшәргә, юк өчен акланып, нахак сүзләр ишетеп яшим соң әле мин дип аерылыдым. Дөньяда ир беткәнме соң?
Чыгам дисәм, бүгеннән өемә килеп алып китәргә риза булучылар бар. Әмма хәзер бик ашыкмыйм әле. Бераз каранып, хәл алыйм дим. Беренче ирем миннән соң өйләнмәде әле. Икенчесе өйләнеп карады. Әмма яшәүләре этле-мәчеле генә ди бугай. Аптырыйсы юк – яшь барган саен кешегә ияләшүе җиңел түгел. Үзеңә бер генә кыек караш, нахак сүз ишетәсе, шуны күтәреп яшисе килми шул.
Яшьрәк чакта гына елый-елый түзәсең, узар, әйбәтләнер әле дип өметләнеп яшисең. Әмма ул өмет, күпчелек очракта, акланмый. Булмый инде ул булмагач. Шуңа юк әйбергә өметләнеп вакыт әрәм итәсе, кадерле нервыларны туздырасы да түгел. Бер елаттымы – башны югары күтәреп, ишеккә шартлатып тибеп, теләсә кая булса да чыгып китәсе аны.
"Ясминә" газетасыннан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1