УРЛАМА БӘХЕТЕМНЕ
(гыйбрәтле хәлләр)
Поселок тибындагы район үзәгендә Рушан хатыны, өч баласы, әнисе белән бик матур гына тормышта яшәп яталар. Аларның өйләрендә шулкадәр җылы атмосфера хакимлек итә, сокланмаган күрше-күлән юктыр могаен. Ир-ат акыллы булгач, өйдә дә тәртип, бала-чагаларда шат. Ә инде хатыны Румия белән әнисе Фагилә апаның шатлыгы эченә сыймый, үзләренең тормышларына рәхмәт укып яшиләр.Һәркөн исә изге теләкләр теләшеп эшкә китәләр, ә инде кичләрен барысы бергә җыелышып гөрләшеп чәй эчәләр.Бәхетле яшәгән гаилә читтәгеләргә дә үрнәк булып күренә.
Шулай бер көнне ишекнең шакылдап ябылуы өйдәгеләрнең барысына да тәэсир итте кебек. Рушанның моңарчы болай итеп, ишекне каты итеп япканы юк иде.Ничек булса да өйдәгеләр бу тавышка ихтибар бирмәделәр, тормыш бит, була торган хәл дип кенә карадылар.Берни булмагандай:
-Кичке аш җитешеп килә" -дип Фагилә апа улын табынга эндәште. Рушанда әнисенә каршы йомшак итеп җавап бирергә тырышты. Тик ул аның башка көндәгегә караганда тупасырак килеп чыкты.Фагилә апа олы яшьтә, мондый хәлләрне күп күргән кеше, күңеле тырналсада , бик сиздермәскә тырышып башка фикергә күчте:
-Теге чуар тавык яшереп кенә чебиләр чыгарган, шуларны ашатып керәм әле- дип ишеккә таба атлады.
-Килен итле бәрәңгене табынга чыгарырга онытма - дип тә өстәп куйды.
-Ярар әнкәй үзеңдә озаклама ризыклар суынганчы кереп җитәсе бул-дип җавап кайтарды Румия.
Кичке аш вакыты тыныч кына үтеп китте.Йокларга яткач та Рушан артыгын сөйләшмәде.Рушанның кәефе ни өчен булмаганны Румиянең бик беләсе килде, ләкин башлап сорарга бик кыеп бетермәде булса кирәк.Ун ел бергә яшәп Рушанның мондый кәефсез чагын күргәне булмады. Белмәсәдә Румия бик борчылды, йоклый алмыйча бик озак ятты. Караңгы төнне тизрәк үткәреп җибәрәсе килде. Рушанда бик озак йокламый ятты, тик сүзсез.Атна -ун көн өйдә билгесез тормыш дәвам итте.Фагилә апа да улы белән ни булганын сизенеп йөри,тик сүз башларга батырчылык итми. Кирәкмәгән эшкә кысылырмын дип тә курка.
Без капчыкта ятмый диләр дөрес ул. Яши торган поселок зур түгел, кеше телендә имеш-мимешләр йөри башлады. Рушан кемнеңдер яхшы маркалы машинасына бәрелгән, тегеләр исә зур акча өмет итәләр дигән сүз өйдәгеләргә Рушанның үзеннән алда килеп иреште булса кирәк.
Фагилә апа ишеткәчтә бик курка төште, бәла бәндә башыннан йөри шул дип уфтанып куйды. Бәхетле тормышта яшәп ята идек бит, харәпләр булган балам дип күз яшьләренә буылып алды .Ләкин күз яшьләренең генә монда файдасы юклыгын аңлый иде Фагилә апа, тик шулайда ничек булышасы икәнен генә башына китерә алмый.
Ана йөрәге шул, вакытыннан алда сызлана. Румия исә бөтенләй бетеренде.
Ә Рушанга исә түлисе, гаеплеме син, юкмы?. Ул шулай эшләде да, кредитка акча алып бурычын түләде. Сумма күп иде шул, башкача була алмый иде. Өч баланы да үстерәсе бар бит әле. Тыныч кына яшәп ятканда тормышта шундый явызлыкка очрармын дип кем уйлый. Ә тормыш исә усал да була белә. Тик һәрчак әзер булырга кирәк. Бүген исә олы борчу Рушан гаиләсендә.Акча түләнде, тик менә бурыч җилкәдә. Менә шуннан башланды да инде тормышның кем өчендер кызык,ә кем өчендер кызганыч моментлары.
Акча эшләү исәбеннән Рушан читкә китеп эшли башлады. Румия иренең айлап өйдән югалуын бик теләмәсә дә, башкача чара юклыгын аңлый иде. Беренче карашка тормыш бик җайлашкан кебек тоелды.Китеп эшләү Рушанның үзенә дә бик ошый башлады. Китеп эшләгән җирендә үзенә мавыгырлык хатын-кыз белән дә танышып җибәрде. Моның шулай буласына Румия бераз борчылган иде. Әлегә тормыш элеккечә дәвам иткән шикелле.Рушанның читкә китеп эшли башлавына елдан артык вакыт үтеп тә киткән.Көннәрдән беркөнне Рушан гел кайтмый башлады, бөтенләй югалды дисәк дөрес булыр. Фагилә апа улының хәбәрсез югалуыннан йөрәк өянәге алды. Румия балаларына сиздермәскә тырышсада, төннәрен күз яшьләре белән йокысыз үткәрде.Ә бу күз яшьләренең башы гына булса кирәк.Вакыт озак көттермәде Рушанны үтергәннәр дигән хәбәр поселокка килеп иреште.Румия үзенең ирен югалтуны бик авыр кичерде. Фагилә апа ныклап урын өстенә менде. Ирен озатканнан соң Румия өч баласын кочагына алып, бәет чыгарды:
Безнең кояшлы тормышка,
Болыт килеп сарылды.
Сине югалтканны белгәч,
Күңел гөлем корыды.
Мин дә китәр идем шунда,
Син йоклаган урынга.
Балаларым,ташлый алмыйм,
Сыеналар куеныма.
Бала бәхетләреннән дә,
Аермасың бу тормыш.
Сине югалтканнан бирле,
Йөрәкне сарды сагыш.
Нигә шулай икән язмыш,
Кырау сукты бәхетне.
Бәхетлеләр сукмагыннан,
Атлар идем һәркөнне.
Юк шул инде ул бәхетне,
Югалттым шул мәңгегә.
Сиңа булган мәхәббәтем,
Яшәр йөрәк түрендә.
Ялгыз кошның моңсу була,
Иртә-кич сайраулары.
Мине кебек язмышларны,
Күрмәсен балаларым.
Дога булып барсын җаным,
Сиңа һәрбер сүзләрем.
Балаларым хакларына,
Авырлыкка түзәрмен.
-дип көйли, көйли елады. Рушанның үлеменнән соң әнисе Фагилә апада озак яшәмәде. Гөлләр кебек чәчәк аткан тормыш таралды.Ә язмыш бусындыра, авыр булсада яшәргә кирәк. Румия балаларны кеше итәм дип тырышты, икешәр эштә эшләде.Кияүгә сорап килүчеләр булмады түгел булды, тик ул балары белән генә яшәүне уңайрак күрде. Олы улы Алмаз үсеп буй җиткәч, инде тормышлары да җиңеләеп киткән шикелле булды.Ләкин Румия Рушан белән булган бәхетле минутларын сагына. Андый бәхет бүтән кабатланмасын белә. Нишлисең язмышка буйсынырга кирәк шул.Үлгән артыннан үлеп булмый, Румия нең әле балаларын кеше итәсе бар.Ә тормыш дигәннәре дәвам итә...
Фәнил Ахунҗан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6