"Эни бэгьрем, догаларын белэн,
Сакла мине"- дигэн сузлэрен,
Йерэгемэ уктай кадалдылар.
Монсу иде балам кузлэрен.
Ул кузлэрдэ купме сагыш иде,
Ялварулы иде карашын.
Улым минем зинхар гаеп итмэ,
Яу кырында хаман каласын.
Тилмереп лэ утте бу кеннэрен,
Уз баланны сэеп кочарга.
Мемкин булса иде синен Янга,
Кошлар булып куктэн очарга.
Яннарына барып ачар идем,
Сагынудан ташкан кунелне.
Бэргэлэнеп уксеп еласам да,
Аңлыймын тик мемкин тугелне.
Сабыр итче улым, сиңа язган,
Язмышларны берук каргама.
Гомер юлы терле мизгеллэрдэн,
Бер беренэ шулай ялгана.
Алда кетсен бары шатлык Бэхет,
Нарасыен синен терэген.
Анлыйсынмы улым бу деньяда,
Безнең эчен ничек кирэген?
Исэн сау кайт бу сугыштан улым,
Фэрештэлэр сине сакласын.
Кайгы жиле башка беркемнен дэ,
Ишеклэрен килеп какмасын
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев