Киләчәк өчен күбрәк борчыла
Эх, әйтәсе килә...Киләчәгең синең кулда түгел
Ходайга тапшыр...Артык борчылма.
Борчылдык ни, борчылмадык ни
Ходай үзе белә нишләргә
Ул барысын күрә, тигезли
Бәя бирә безнең эшләргә.
Бүгенге көннең кадерен белмибез шул
Киләчәк белән күбрәк яшибез
Аңламыйбыз...Барысы да безнең
Алда әле...алда...алда дибез.
Соң аңлыйбыз...Бик соң аңлыйбыз шул
Газиз кешеләрне югалткач
Үкенәбез...Кадерен белмәдек дип
Соңгы юлларына озаткач.
Соң аңлыйбыз... Бик соң аңлыйбыз шул
Дөнья куып, сәламәтлек киткәч
Киләчәккә диеп, байлык туплап
Бүгенге көннең яме, гаме беткәч.
Ә дөнья бит матур! Шундый ямьле!
Күңел күзең белән карасаң
Уфтанмыйча, зарланмыйча гына
Шөкер итеп кенә яшәсәң.
Булган бәхетебезне күрә белеп
Бүгенгенең белеп кадерен
Яшик әле якты дөньяларда
Үкенечсез итеп һәр көнен.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11