Иң авыры якты дөньяларда
Балаларын югалткан аналарга
Күпме эзләсәм дә, юатырдай сүзләр
Таба алмамдыр мин аларга.
АЛЛАҺЫМНАН җиңеллекләр сорап
Иртә белән дога кыламын
Нишлисең бит...Төрле-төрле яклап
Ходай сыный Адәм баласын.
Маңгайларга ниләр язылганын
Укый алмыйбыз шул...Нишлисең...
Кире кайтмыйлар шул... Кайгылардан
Җирне тырнап еласаң да син
Кайтмыйлар шул...Кире кайтмыйлар шул
Күпме генә өзелеп көтсәң дә
Бәлки төшкенәдер... Уянырмын әле диеп
Күпме генә өмет итсәң дә.
И АЛЛАҺЫМ! Ярдәм итче, зинһар
Кайгы эчендәге аналарга...
Кайгы эчендәге аталарга...
Догаларым аша ялварып сорыйм!
Яшәү көче бирче аларга...
Калган барлык ата-аналарны
Бала кайгысыннан сакла Син!
Бала гомерләре озын булсын!
Ак бәхеттән торсын юллары!
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7