Предыдущая публикация
Кунак кына без бу дөньяда
Ярый әле алдан белеп булмый
Ниләр язылганын маңгайга.
Язмышларны Ходай безнең өчен
Күптән язып куйган китапка
Без күрәсен башка кеше күрми
Үпкәләми яшик язмышка.
Мизгел генә шушы гомерләрне
Үткәрмикче әле ачу саклап
Матурлыкны әгәр күрә белсәң
Дөнья матур бит ул бар яклап.
Бер-беребезнең кадерен белеп яшик
Җылы сүзләр белән таң атсын
Яңа көннең яңа балкышы
Безнең күңелләрне яктыртсын.
Сөю нуры чәчсен күзләребез
Дөнья матур сөю булганда
Тормышыбыз матур чәчкә кебек
Мәхәббәткә тулып торганда.
Дөнья мәшәкатенә үртәлмичә генә
Яши белик, үтәр барысы
Һәрбер туган таңга шатланып
Дога кылыйк - шул иң яхшысы.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6