Укытучым, сезнең дәресләрне
Тыңлый идем hәрчак тын калып.
Еллар аша аваз саласыз сез,
Белем үрләренә чакырып.
Чал чәчегез кайчак төшкә керә,
Йомшак җилләр аны тарата.
Истә минем әйткән сүзләрегез:
"Биек түбәдә генә кар ята".
Үткәннәрдән hәрчак эзләр кала,
Җыерчыклар- гомер юллары.
Йөзегезне алар нурлап тора,
Алар миңа шундый кадерле.
Әткәем дә хөрмәт итеп Сезне,
Рүзилә дип миңа куштырган.
Балаларым диеп өзелеп торган
Олы җаныгызга сокланам.
Чәчәк бәйләмнәре биргәнем юк,
Гафу итәрсез дип уйлыймын.
Йөрәгемнән чыккан шушы юллар аша
Рәхмәт җырын Сезгә җырлыймын.
Сез тапшырган белем ачкычларын,
Төшермим мин бер дә кулымнан.
Бик еш ачам белем ишекләрен,
Үткән чакта гомер юлымнан.
Балаларыгыз бәхетенә төренеп,
Яшәгез Сез- минем теләгем.
Саулык-сәламәтлек бирсен Ходай,
Чын күңелдән тели йөрәгем.
Рүзилә апам, адаш апам минем!
Еллар аша аваз саламын,
Ак бәхетләр Сезгә юлдаш булсын,
Озын гомер теләп каламын!
РҮЗИЛӘ ГАТАУЛЛИНА
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 55