Чара башланганчы авыл өстенә кара болытлар агылган булса, Коръән укылып, дога сүзләре яңгыраганнан соң, җыелган халыкны шатландырып, әлеге кара болытлар ике якка таралып, мәйданчыкны читләтеп уздылар. Моны һәркем Аллаһы Тәгаләнең кодрәте, фатихасы дип кабул итте. Халыкны бәйрәм белән котлап авыл мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Садретдинов чыгыш ясады. Ул килгән кунакларга, Корбан ашын пешергән ир-атларга, токмач кискән хатын-кызларга рәхмәт белдерде. Һәм сүзне Кугалы авылында беренче агач мәчетен ачучы, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Ашировка бирде. Мөфти Кугалы мәчете эшенә бәя биреп, киләсе елларга да сау-сәламәт булып Корбан бәйрәмнәрендә күрешергә насыйп булсын дигән теләкләрен җиткерде. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Радмир Газизов: «Бүген 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Бу һәйкәл янында җыелуыбыз да очраклы түгел. Чөнки Ватан сугышында җиңгән ата-бабаларыбызның батырлыкларын без беркайчан да онытмыйбыз. Аларны олы хөрмәт белән искә алып, рухларына багышлап дога кылабыз. Бүгенге көндә егетләребез алгы сызыкта безгә каршы берләшкән дошманга каршы торалар. Аларның батырлыклары белән горурланабыз, исән- саулыкларына, җиңү яулап гаиләләренә кайтуларын сорап Аллаһы Тәгаләгә ялварабыз. Алар артларында бердәм, нык һәм ышанычлы тыл булуын белергә тиешләр» - дип сөйләде. Аннары Сөләйман хәзрәт Садретдинов мәчет эшендә актив катнашучы Хәял Гыйльметдинов, Вәкил Шәйхетдинов, Тимергали Мирасов, Илдус Мусин, Равшан Мирзакулов, Рамил Валекаев, Нургазы Какабаев, Якуб Алеев, Салават Халидуллин, Любовь Приходькога щәһәр Думасының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бәйрәм чарасы өлкәдә күренекле булган җырчыларыбыз - Җәмилә Мирасова, Луиза Сөрмәтова һәм «Әхтәмүшки» халык җыр ансамбленең матур чыгышлары белән бизәлеп барды. Шул арада табын әзерләп, җыелган халыкны корбан ашы белән сыйладылар.
Күлавылда
Гаилә елына багышланган традицион «Корбан-фест» гаилә фестивале 16 июнь көнне Ялутор районы, Күлавылда узды. Ул, гадәттәгечә, гомуми намаздан башланды.
Нет комментариев