Файдалы һәм саваплы очрашулар
Быел Корбан бәйрәме башланган көндә чалган өч корбанлыгыбызны Бакиевлар нәселе гаетнең 7 нче шимбә көнендә Зөлфия һәм Сәлим Алтыевлар йортында оештырдык. Бәхеткә, көн дә матур, яңгырсыз-җилсез булды. 35-40 кеше сыярлык аш өстәлләре дә ишек алдында корылганнар. Корбанлыклар мәрхүмнәребез рухына - Корман Шәфыйъ улы, Айникамал Шәйхетдин кызы Бакиевлардан алып биш буын эчендәге 20 кешегә; Уваттан килгән Шамил Бакиевның исәнлегенә багышланды һәм дөньяда тынычлык булуын Ходайдан сорадык.
Күпләр эштә булу сәбәпле, бары 66 кеше генә җыелды. Тубыл шәһәреннән килгән муллабыз Илфат Нурислам улы үз фатихасын биреп, хәер-догаларын микрофон аша укып, җыелган халыкны вәгазьләре белән үзенә җәлеп ите.
Нәселдәге иң өлкән кешебез – Рәшидә Бакиева җыелган туганнарын сәламләп, аларга рәхмәтләрен белдереп, бүгенгедәй дини чараларның әһәмияте турында әйтте. Ул: «Адәм баласының гомере чикле. Эш, акча дип кенә чабып яшәү, дөрес түгел. Теләге булган кеше катнашырга мөмкинлек таба. Мондый дини бәйрәмнәрдә очрашулар туганлык хисләрен ныгыта, берләштерә, дуслаштыра, дөнья мәшәкатенә чумып яшәгән туганнарны бер-берсенә якынайта. Мондый мәҗлесләргә яшьләрне җәлеп итү, аларның балаларын, яшүсмерләрне алып йөрү, катнаштыру бик мөһим. Бертуганнар гына түгел, үз нәселеңне 7 нче буынга кадәр булса да белергә кирәклеген онытмасыннар бала-нәбәрәләребез. Алар ни күреп үссәләр, киләчәктә шуны дәвам итәчәкләр», - дип сөйләде.
Хәзер дингә караш арту сәбәпле, нәселдә дин юлына басучы, намазга басучыларыбыз да көннән-көн арта, бигрәк тә яшь буын арасында. Афәрин, туганнар!
Йорт хуҗаларына, бигрәк тә аш-су әзерләүчеләрнең һәммәсенә рәхмәтләр белдереп, иман байлыгы, күңел тынычлыгы, хәерле юллар теләп башланган мәҗлес кичке 9га кадәр дәвам итте. Мондый күрешүләр көч-дәрт өстәсен, илдә тизрәк тынычлык урнашсын дигән теләкләр белән саубуллаштык.
Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы,
Маслау авылы.
Нет комментариев