Якыннарыбыз...
Вакыт. Мин вакыт агылышын үз күзләрем белән күрдем, йөрәк аша үткәреп, җаным белән тойдым. Нигәдер бүген, җәйнең беренче аена карамастан, иртәнге кояш безгә ачу белән карады. Ул соры, яңгырлы болытлар артына качып, безнең арттан хәрәкәтләребезне бер күзе белән генә күзәтте. Без, кояшка пошынып, кара болытларга күмелгән салкын Төмәннән авылга таба юлга чыктык. Әй яңгыр котырына башлады! Кара болытларын чыгарып, салкын суны чиләк-чиләк машинага, юл өстенә койды гына, әче җил, алардан калмыйча, безне арлы-бирле төрткәләде.
Ниһаять, авылга җитә килә, кара болытлар артыннан, шат елмаеп кояш килеп чыкты! Аның яктылыгы, нурлары шундый мул һәм кызу иде, хәтта ул бер урында тик тора алмыйча, безгә шундый яратып карады, авылга кайтуыбызга чын күңелдән шатланды кебек. Әйләнәсендәге болытлар да каядыр юкка чыктылар. Яңгыр да туктагач, без Киндерле авылына килеп җиттек. Һәм шул вакытта һавада салават күпере калыкты! Аның бер башы авыл янындагы иркен иген кырына терәлде, икенчесе, бабай һәм картәни йорты янындагы яшел урманга төште. Шулчак йорт ишеге киң ачылып, сагындырган бабай, яулык бөркәнгән картәни, этләр приютыннан алган Кнопка безне каршы алырга ашыктылар.
Шушы аклы-зәңгәрле йортта, минем кече ватанымда, минем яраткан картәнием белән бабаем - Фәния Габдрахман кызы белән Рафил Галимулла улы Заһидуллиннар тормыш итәләр. Балалар, оныклар үстергән, алтын куллы, акыллы, саф күңелле, минем кадерлеләрем!
Бабаем Киндерледә туып-үскән, кечкенәдән үк кул арасына кергән, бик тырыш һәм бик ярдәмчел элек-электән. Ул туып-үскән җирдә төпләнеп калган, үзенең буынын дәвам иткән. Авылда икмәк үстереп, маллар үрчетеп гомер итә минем бабай. 4 баласы да Төмән шәһәрендә яшиләр. Бабаемның осталыгына, сәләтенә, уңганлыгына шаккатам! Ул авылдагы бар техника белән таныш, аларның барысында да йөрергә туры килгән, барысын да ул ясый, төзәтә. Үз кулы белән йөк машинасын, трактор ясаган ул. Өйдәге корылмаларны, яңа зур мунчаны уллары белән бергә төзеделәр, мичне үзе ясады. Иң мөһиме - ул минем иң якын кешеләремнең берсе. Бабаем мине аңлый, тыңлый, беркайчан да әрләми. Аның сабырлыгы, түземлеге, аңлавы, ярдәмчеллеге миндә ышаныч һәм күңел тынычлыгы тудыра.
Картәнием Свердловск өлкәсендәге Әҗегол авылыннан. Әҗеголның шифалы Өфе елгасының суы, ташлары, биек таулары, ак чыршылыклары, наратлыклары таң калдыра! Беләсезме, анда тәрзәләрне, ишекләрне җәйге эссе көннәрдә япмыйлар, наратлыкка җиләккә рәхәтләнеп йөриләр. Чөнки анда черкиләр юк! Гаҗәп, ләкин факт. Өфе, наратлык, таулар... Әллә ничек коры сүз генә килеп чыга. Ләкин бер тапкыр булса да күрергә кирәк ул якларны! Берүзең генә, тынлыкта, таудагы ак чыршылык буйлап йөреп, Өфе янына төшсәң, аннан соң, ташларга утырып елганың агымын карасаң, яңадан туган кебек буласың... Әйтеп бетергесез матурлыкны, серлелекне сеңдергән Әҗегол авылы! Ул якларның кешеләре дә ничектер аерылып тора. Авылдашлар бер-берсен белеп, дус-тату булып, авыр чакта ярдәмләшеп, кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшиләр. Картәни бар яхшылыкны, игелекне сеңдереп, хөрмәтле, белемле укытучы буларак, Киндерле урта мәктәбендә күпме буын укучыларны укытты. Үз эшен чын яратып, бирелеп эшләде. Көннәр-төннәр буе әзерләнгән, меңләгән китап актарган, бик күп ачык дәресләр үткәргән. Хәзер заманалар үзгәрде: компьютер төймәсенә басуга интернет сиңа әзер дәрес планын чыгарып та бирә. Ә ул вакытта нинди катлаулы эш булган... Картәни балалары, оныклары өчен җан ата. Аларның телефоннан шалтыратуларын, кунакка кайтуларын көн дә көтеп тора. Кайтулары белән ашкына ризыклар пешерергә: рестораннарныкысы кырыйда торсын. Сокланам картәнинеке рухи көченә. Ул безгә тормышта дөрес юл күрсәтүче, гаилә традицияләрен саклаучы, акыллы киңәшче, җылылык һәм уңайлык чыганагы.
28 июнь көнне – картәни, 1 сентябрьда – бабай 70 нче яшьләрен каршылыйлар!
Безнең өчен иң кадерле сез, бик тә якын, бик тә кирәкле... Картәни, син бит өйнең җылысы, бабай – дөнья терәге. Кадерлеләребез, сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз! Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз! Беркайчан явыз ниятле кешеләр, аларның озын явыз телләре кәефегезне бозмасын. Әрнү-сагыш белмәгез, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп булсын.
Вакыт туктап тормый ул. Аңа барыбер. Төмәнгә, өйгә кайтырга җыена башладык. Кояш сизеп, моңсуланды. Йомшак кына җил исә... Урамда беркем юк, тик Кнопка күрше эт Малай белән сөйләнәләр. Электр линиясендә утырган карлыгачлар җырларын туктатмыйлар, арлы-бирле очып алалар... Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!.. Һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу... Кочаклашулардан һәм саубуллашудан соң машинага утырдык. Ни өчендер ятып елыйсылары килде – авылда, өй янында бабай белән картәни басып калдылар... Икесе, күз тутырып, безгә кул болгап калдылар. Инде ара да ерагайды, авыл да артта калды, ә күз алдында картәни белән бабай, эчтән генә догалар укып, басып торалар...
Энҗе ФАТКУЛЛОВА,
Төмән шәһәре.
Комментарии 17
Мин дә сезне котлыйм гомер бәйрәмегез белән!Иң беренче телим сезгә корыч сәламәтлек һәм бәхетле тормышта бергә-бергә яшәгез, балаларыгыз белән оныкларыгыз шатландырып торсыннар!