Обсуждаемые темы

"Яңарыш" газетасы Төмән
последний комментарий сегодня в 06:40

Игелекле эш ике гасыр яши

Тубыл шәһәрендә Илтус Уразмәмәтовны белмәгән кеше аздыр, мөгаен. Беренчедән – ул «Автотехконтроль» оешмасы директоры, автомобиль техник эксперты. Икенчедән - өлкәдә генә түгел, чит төбәкләрдә дә тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән «Илтус һәм дуслары» җыр ансамбле җитәкчесе, җырчысы, музыканты һәм спонсоры да ул. Өченчедән – «Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме»нең Тубыл шәһәре һәм районы ветераннары берлеге рәисе, шул ук вакытта Тубыл шәһәренең себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары. Шул хәтле эшне башкарыр өчен кешедән күпме көч, вакыт, теләк, өлгерлек, осталык, җаваплылык таләп ителә. Илтус Уразмәмәтов үзенең төп вазифаларын төгәл башкарып кына калмыйча, хәйриячелек эшләре белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Бу көннәрдә ул Вагай районындагы су ташудан олы зыян күргән Карагай, Ишаир, Көмешле авыллары халкына төрле яктан ярдәм күрсәтә.
Дәвамы 👇
  • Класс!45
"Яңарыш" газетасы Төмән
последний комментарий вчера в 19:07

«Нинди гүзәл, матур минем халкым»

Нәкъ шул җыр яңгырады 50 төбәк вәкилләре, 70 меңләгән кеше катнашкан Сабантуйның ачылыш өлешендә. XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе Барда муниципаль округында узды, район быел 100 ел тулуны билгеләп үтә.
Бардалыларны һәм кунакларны традицион авыл бәйрәме ачылышы белән котларга Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов – 2025 елда Сабантуйны кабул итәчәк төбәк башлыгы килде.
Дәвамы 👇
  • Класс!20
"Яңарыш" газетасы Төмән
последний комментарий 22 июля в 11:55

Аерылгысыз бер җан алар

Бу иксез-чиксез дөньяда насыйп ярыңны табу – могҗизага тиң күренеш. Меңләгән кеше арасыннан «синеке» дигәнен пар ярыңны ялгышмыйча, соңга калмыйча эзләп табып кара әле! Әйе, табу – беренче авырлык әле, ә менә шул кешеңне югалтмыйча саклап калу – мең тапкыр авыррак!
Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче кадерле әти-әниебез - Гөлнур һәм Рәхимҗан Мадьяровларның бергә гаилә корып яши башлауларына 17 март көнне 45 ел тулды. Икесе дә авылның хезмәт сөючән, хөрмәтле кешеләре.
Әнием тумышы белән Төмән районының Кыштунлы авылыннан. Ул күп балалы Галия һәм Нәби Әминовлар гаиләсендә якты дөньяга килә. Кыштунлы башлангыч мәктәбенннән соң, Княжево сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, Төмән шәһәренең 19 нчы мәктәбендә урта белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Төмән дәүләт табигый газ фәнни-тикшеренү һәм проект институтында комплекслы рәсмиләштерү һәм фәнни проект документациясен чыгару бүлегендә өлкән техник булып үзенең хезмәт юлын башлый. Сатучы курсларын тәмамлап, Төмән шәһәр сәнәгать сәүдәсе кибетендә сатучы булып эшли. Аннары 1 нче номерлы «Спорттовары» кибетенә кабул ителә. Биредә ул булачак тормыш иптәше, димәк, әтием белән таныша. Гаилә корып, Шыкча авылына күченәләр, анда сатучы һөнәре буенча «Хозтовары» кибетендә, аннары китап кибетендә эшен дәвам итә. Соңыннан Шыкча урта мәктәбенә лаборант булып эшкә урнашып, Төмән өлкә укытучыларны камилләштерү институты каршындагы мәктәп китапханәләре мөдирләренең квалификациясен күтәрү курсларын тәмамлый һәм укытучы-китапханәче вазифасына күчә. Шыкча урта мәктәбендә 20 ел хезмәт стажын тутырып, 19 нчы өлкә хастаханәсе филиалының Шыкча фельдшер-акушерлык пунктыннан лаеклы ялга чыга. Аның гомуми хезмәт стажы – 38 елдан артык. Шул эшләгән еллар чорында әни күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары, премияләр белән бүләкләнә.
Әтием дә гомере буе хезмәттә булган. Төмән районы, Шыкча авылында күп балалы Мөкәррәмә һәм Факирҗан Мадьяровлар гаиләсендә дөньяга аваз сала. Шыкча сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, урта белемне Ямбай урта мәктәбендә ала. Төмән мотор заводы цехында өйрәнчек токарь сыйфатында хезмәт юлын башлый. Төмән авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына читтән торып укырга керә. 1972-74 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә һәм туган авылына әйләнеп кайта. Аннары Төмән нефть үткәргеч идарәсе Төмән нефть салу станциясенә 6 разрядлы токарь булып эшкә урнаша. Ялутор совхоз-техникумының тулы курсын тәмамлаганнан соң, «Авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча инженер–механик вазифасын башкара. Ике бала туганнан соң, әти Шыкча урта мәктәбенә күчә һәм хезмәт укытучысы булып 1993 елга кадәр эшли.
Ул заманда тормыш корып җибәрү беркемгә дә җиңел булмагандыр. Яшьләргә белем алырга, яшәр өчен торак, ашарга, киенергә акча кирәк... Ә теләк дигәне бар да, мөмкинлеге кенә чикле.
Әти-әни бергә эшләгән елларда мәктәпнең иҗади һәм иҗтимагый тормышында актив катнашалар. Коллегаларының, шулай ук Шыкча урта мәктәбе укучыларының хөрмәтен яулыйлар. Икесе дә сайлау кампанияләрендә актив эшлиләр.
Гомуми хезмәт стажы кырык елдан артык булган әти Төмән шәһәренең магистраль нефть үткәргечләре идарәсе «Сибнефтепровод» акционерлык җәмгыятендә лаеклы ялга чыкканчы эшли. Ул үзен кайда гына эшләмәсен, бары тик уңай яктан гына күрсәтә, эшкә намус белән карый, спорт ярышларында, иҗтимагый тормышта актив катнаша. Яхшы хезмәте өчен акчалата премияләр ала, Коммунистик хезмәт ударнигы ул.
Әтинең әле III дәрәҗәдәге донорлык күкрәк билгесе дә бар. Эштә югары җитештерү күрсәткечләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 2008 елда күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен әтигә «Сибнефтепровод»ның «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исем бирелә.
Лаеклы ялдагы әни-әтиебез йорт хуҗалыгы алып баралар. Алар кәҗә, тавык, бүдәнәләр (перепелки) тоталар, умартачылык белән шөгыльләнәләр, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәләр. Әтием техниканы бик ярата, ишегалларында барсы да бар. Хәтта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәргә дә өлгерә - түләүсез нигездә бәрәңге утырту өчен бакчаларын сукалый. Гомумән алганда, әни белән әтигә күңелсезләнергә вакыт юк. Хәзер оныклары да ярдәмчеләр булып үсеп киләләр.
Алар эшли дә, ял да итә беләләр. Кайчан килсәң дә, үлән чәйләре һәм пироглар, шашлык белән сыйлыйлар безне. Җәен балык тотарга, урманга гөмбә, җиләк, файдалы үләннәр җыярга йөриләр, каен себеркесе әзерлиләр.
Сапфир туйларын билгеләп үтүче әлеге пар элеккечә бер-берсе өчен бик кадерле, якын, һәр нәрсәне киңәшләшеп эшлиләр алар аерылгысыз бер җан. Аларга карап сокланырга гына кала.
Шул ук вакытта кырыс та, йомшак та, мәрхәмәтле дә әтиебез безне эштә һәм катгыйлыкта тәрбияләсә, әниебез бездә тормышның бөтен авырлыкларына каршы торырлык сабырлык та, көч тә, куәт тә, акыл да тәрбияли алган. Кешеләргә булган кайгыртучанлык, ихтирам, җырга-моңга ярату уяткан, милли традицияләребезне саклау – барысы да әниемнең тәрбия орлыкларыннан шытып чыккан. Минем өчен әнием – минем бәгърем, аның кебек кешене көндез ут белән эзләсәң дә таба алмассың. Аның үтә сабырлыгына, тыныч холыклы, ягымлы, миһербанлы, ярдәмчел булуына сокланырлык. Үзенә ничек кенә авыр булса да, кешегә моны җиткермәс ул, сиздермәс. Өйдә берәр төрле хәтем-аш җыйсак, табынны мул итеп, матур итеп әзерли белә ул. Килгән кунакларга да күчтәнәчләрне өеп биреп җибәрә.
Хәзерге көнгә хәтле әни-әтиебез безнең өчен ныклы терәк, киңәшчеләребез, укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез. Олы юлга чыгар алдыннан да, зур эшләргә тотынсак та, нинди генә хәлдә булсак та, һәрвакыт әти-әни янына барабыз.
Алар безне кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерделәр. Әле дә хәтеремдә: энем белән иртәдән кичкә хәтле печән җыюлар, ә соңыннан көтүдән сыерларны каршы алырга йөгерүләр. Кич белән безне урамга җибәрсеннәр өчен яшелчә һәм түтәлләргә йөгертеп су сибүләр. Ә иртән иртүк сыерларны көтүгә куып барасы бар әле.
Кайвакыт ничек безгә шундый итеп тәрбия бирергә вакыт таба алганнар, дигән уйга калам. Уйлап карасаң, алдыңа утыртып, акыл өйрәтергә вакыт та булмаган бит. Утынын кисү, өйне җылыту, су кертү, абзар тулы терлек...
«Бер эштән дә куркып тормадык. Нәрсәгә тотынсак, шуны җиренә җиткереп башкарырга тырыштык. Өйләр салып, күп итеп хайван асрадык, балалар тәрбияләдек, аларны олы тормыш юлына чыгардык. Бергә яшәгән еллар эчендә искә алырлык вакыйгалар шактый. Башка гаиләләрдәге кебек, безнең тормышта да төрлесе булды. Гомер тигез генә узмый шул. Без икебез дә кызып китүчән, әмма бер-беребезгә юл куярга өйрәндек. Тормышта иң мөһиме – бер-береңне ишетә һәм тыңлый белү, бәхетне уртаклашу, авыр вакытларда бергә булу», – дип әйтә алар.
Алар җылылык белән тулы матур гомер кичерделәр, лаеклы хезмәт юлын үттеләр, безне тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә җиде оныкларына сөенеп яшиләр. Алар, чыннан да, авылның горурлыгы һәм безнең өчен үрнәк булып торалар.
Бәхетле, исән-сау, мәңге яшь булсыннар!
Кызыгыз Ләйлә.
  • Класс!61
"Яңарыш" газетасы Төмән
последний комментарий 16 июля в 07:50

Якыннарыбыз...

Вакыт. Мин вакыт агылышын үз күзләрем белән күрдем, йөрәк аша үткәреп, җаным белән тойдым. Нигәдер бүген, җәйнең беренче аена карамастан, иртәнге кояш безгә ачу белән карады. Ул соры, яңгырлы болытлар артына качып, безнең арттан хәрәкәтләребезне бер күзе белән генә күзәтте. Без, кояшка пошынып, кара болытларга күмелгән салкын Төмәннән авылга таба юлга чыктык. Әй яңгыр котырына башлады! Кара болытларын чыгарып, салкын суны чиләк-чиләк машинага, юл өстенә койды гына, әче җил, алардан калмыйча, безне арлы-бирле төрткәләде.
Ниһаять, авылга җитә килә, кара болытлар артыннан, шат елмаеп кояш килеп чыкты! Аның яктылыгы, нурлары шундый мул һәм кызу иде, хәтта ул бер урында тик тора алмыйча, безгә шундый яратып карады, авылга кайтуыбызга чын күңелдән шатланды кебек. Әйләнәсендәге болытлар да каядыр юкка чыктылар. Яңгыр да туктагач, без Киндерле авылына килеп җиттек. Һәм шул вакытта һавада салават күпере калыкты! Аның бер башы авыл янындагы иркен иген кырына терәлде, икенчесе, бабай һәм картәни йорты янындагы яшел урманга төште. Шулчак йорт ишеге киң ачылып, сагындырган бабай, яулык бөркәнгән картәни, этләр приютыннан алган Кнопка безне каршы алырга ашыктылар.
Шушы аклы-зәңгәрле йортта, минем кече ватанымда, минем яраткан картәнием белән бабаем - Фәния Габдрахман кызы белән Рафил Галимулла улы Заһидуллиннар тормыш итәләр. Балалар, оныклар үстергән, алтын куллы, акыллы, саф күңелле, минем кадерлеләрем!
Бабаем Киндерледә туып-үскән, кечкенәдән үк кул арасына кергән, бик тырыш һәм бик ярдәмчел элек-электән. Ул туып-үскән җирдә төпләнеп калган, үзенең буынын дәвам иткән. Авылда икмәк үстереп, маллар үрчетеп гомер итә минем бабай. 4 баласы да Төмән шәһәрендә яшиләр. Бабаемның осталыгына, сәләтенә, уңганлыгына шаккатам! Ул авылдагы бар техника белән таныш, аларның барысында да йөрергә туры килгән, барысын да ул ясый, төзәтә. Үз кулы белән йөк машинасын, трактор ясаган ул. Өйдәге корылмаларны, яңа зур мунчаны уллары белән бергә төзеделәр, мичне үзе ясады. Иң мөһиме - ул минем иң якын кешеләремнең берсе. Бабаем мине аңлый, тыңлый, беркайчан да әрләми. Аның сабырлыгы, түземлеге, аңлавы, ярдәмчеллеге миндә ышаныч һәм күңел тынычлыгы тудыра.
Картәнием Свердловск өлкәсендәге Әҗегол авылыннан. Әҗеголның шифалы Өфе елгасының суы, ташлары, биек таулары, ак чыршылыклары, наратлыклары таң калдыра! Беләсезме, анда тәрзәләрне, ишекләрне җәйге эссе көннәрдә япмыйлар, наратлыкка җиләккә рәхәтләнеп йөриләр. Чөнки анда черкиләр юк! Гаҗәп, ләкин факт. Өфе, наратлык, таулар... Әллә ничек коры сүз генә килеп чыга. Ләкин бер тапкыр булса да күрергә кирәк ул якларны! Берүзең генә, тынлыкта, таудагы ак чыршылык буйлап йөреп, Өфе янына төшсәң, аннан соң, ташларга утырып елганың агымын карасаң, яңадан туган кебек буласың... Әйтеп бетергесез матурлыкны, серлелекне сеңдергән Әҗегол авылы! Ул якларның кешеләре дә ничектер аерылып тора. Авылдашлар бер-берсен белеп, дус-тату булып, авыр чакта ярдәмләшеп, кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшиләр. Картәни бар яхшылыкны, игелекне сеңдереп, хөрмәтле, белемле укытучы буларак, Киндерле урта мәктәбендә күпме буын укучыларны укытты. Үз эшен чын яратып, бирелеп эшләде. Көннәр-төннәр буе әзерләнгән, меңләгән китап актарган, бик күп ачык дәресләр үткәргән. Хәзер заманалар үзгәрде: компьютер төймәсенә басуга интернет сиңа әзер дәрес планын чыгарып та бирә. Ә ул вакытта нинди катлаулы эш булган... Картәни балалары, оныклары өчен җан ата. Аларның телефоннан шалтыратуларын, кунакка кайтуларын көн дә көтеп тора. Кайтулары белән ашкына ризыклар пешерергә: рестораннарныкысы кырыйда торсын. Сокланам картәнинеке рухи көченә. Ул безгә тормышта дөрес юл күрсәтүче, гаилә традицияләрен саклаучы, акыллы киңәшче, җылылык һәм уңайлык чыганагы.
28 июнь көнне – картәни, 1 сентябрьда – бабай 70 нче яшьләрен каршылыйлар!
Безнең өчен иң кадерле сез, бик тә якын, бик тә кирәкле... Картәни, син бит өйнең җылысы, бабай – дөнья терәге. Кадерлеләребез, сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз! Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз! Беркайчан явыз ниятле кешеләр, аларның озын явыз телләре кәефегезне бозмасын. Әрнү-сагыш белмәгез, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп булсын.
Вакыт туктап тормый ул. Аңа барыбер. Төмәнгә, өйгә кайтырга җыена башладык. Кояш сизеп, моңсуланды. Йомшак кына җил исә... Урамда беркем юк, тик Кнопка күрше эт Малай белән сөйләнәләр. Электр линиясендә утырган карлыгачлар җырларын туктатмыйлар, арлы-бирле очып алалар... Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!.. Һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу... Кочаклашулардан һәм саубуллашудан соң машинага утырдык. Ни өчендер ятып елыйсылары килде – авылда, өй янында бабай белән картәни басып калдылар... Икесе, күз тутырып, безгә кул болгап калдылар. Инде ара да ерагайды, авыл да артта калды, ә күз алдында картәни белән бабай, эчтән генә догалар укып, басып торалар...
Энҗе ФАТКУЛЛОВА,
Төмән шәһәре.
  • Класс!115
"Яңарыш" газетасы Төмән
последний комментарий 15 июля в 21:00

Рәхмәт, әнием!

Безне үз гаиләсенә алып үстергән, тәрбияләгән, укыткан, эшкә, игелекле гамәлләргә өйрәткән әнибезгә рәхмәтләребезне белдереп, аңа җылы теләкләребезне җиткерергә булдым.
Без әни сүзенең мәгънәсен белми үскән булыр идек. Тирән мәгънәле «Әни» сүзен белеп, әни җылысын тоеп үскәнебезгә без Вагай районының Икенче Вагай авылында яшәүче Мөхәлибә Мөхәммәтуллинага рәхмәтлебез. Игелекле, матур, акыллы, тормышта иң дә кирәкле кеше - әниебез. Ул теләсә нинди авырулардан дәвалаучы, җан яраларыннан шифалаучы, юатучы, безне аякка бастыручы да булды. Әниебезнең исемен мин зур хәрефләр белән генә язар идем. Тәрбиягә алынган гаилә тарихы 2005 нче елда кечкенә игезәк кызлар - Катя белән Настядан башлана. Без җылы йортта, балаларны яратучан ата-аналы гаиләдә үстек. Әти-әниебезнең үз кызлары Айгөл белән Әлмирә апаларыбыз да безне бик җылы каршы алдылар. Безне үз кызларыннан аермыйча үстергән әти-әнигә, апаларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Безнең гаиләгә әти-әни җылысына мохтаҗ балалар өстәлде. Зур гаиләбездә бүгенге көндә 13 кыз, бер ул, дүрт онык.
Ишле гаиләдә һәр бала әнинең йөрәк җылысын тоеп, киңәшләрен тыңлап, тормышта кирәк булган эшкә өйрәнеп үскәнебезгә чиксез рәхмәтебезне әниебезгә юллыйбыз. 12 ел ятим балаларны кайгыртып, яхшы тәрбия, игътибар биреп безне үстерде. Әле аякларыбызда нык басып та тормаган, төрле аяныч, кызганыч хәлләрне кичергән сабыйларга күңел һәм йөрәк җылысын бирде. Аның кебек әниләр бик сирәк. Кадерле, сабыр, ярдәмчел, тыйнак, ягымлы тавышлы, яраткан әти-әниебез гаиләнең мәгънәсен, ныклыгын күрсәтеп үстерделәр безне. Апа-сеңелләребез мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына, колледжларда укырга керсәк тә, әти-әнинең йортын ташларга, аларны онытырга уебызга да керми. Алар безне көтә, безне бу йортта ачык йөз, җылы караш белән каршылыйлар. Еллар уза, без үсәбез, әниебезгә 65 яшь тулса да, ул безнең өчен иң дә якын, хөрмәтле кеше. Без, тәрбиягә алынган аның балалары, чын күңелебездән әниебезгә бәхетле озын гомер телибез. Әниебез һәрвакыт матур булып, картаймыйча озак яшәсен. Киләчәктә дә янәшәбездә булып, сынауларны, шатлыкларны уртаклашып, бала–оныкларының игелеген күреп яшәргә язсын.
Катя АШИРБАКИЕВА,
Вагай районы, Икенче Вагай авылы.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: Мөхәлибә Мөхәммәтуллина гаиләсе белән.
  • Класс!13
"Яңарыш" газетасы Төмән
последний комментарий 10 июля в 21:10

«Алар тереләр»

Аллаһ юлында үтерелгән (шәһит) кешеләр турында: «Үлеләр!» - дип әйтмәгез!
Дөреслектә, алар тереләр, ләкин сез (аларның нинди мәгънәдә тере булганлыкларын) аңламыйсыз.
Коръән тәфсире (2:154).
Ватаныңа дошманнар - илбасарлар һөҗүм итсә, бер сүзсез, аларга каршы чыгарга һәм ошбу изге сугышта көрәшеп, үз илеңне дошман кулыннан азат итәр өчен булган көчең, жаның белән алга барырга тиешле буласың.
Күп гасырлар дәвамында безнең илебезгә рөхсәтсез басып керергә, халыкны таларга, илебезне тар-мар итәргә теләүчеләр тарих битләрендә күренә. Һәрвакыт, нинди генә авырлык, көчле дошман булмасын, безнең халык үз Ватанын саклый алган, батырларча көрәшкән.
Бүгенге көннәрдә дә дошманнар тик утырмый, илебезне басып алырга, халкыбызны кол итәргә һәм булган байлыкны таларга теләүчеләр үзләренең явыз ниятләре (планнары) белән безгә каршы сугыш алып баралар. Әлбәттә, ошбу, каты булган бәрелешләрдә яшь егетләребез корбан була.
Яңарак, 8 май көнне, махсус хәрби операция вакытында һәлак булган якташыбыз - Сәйнулла Янбаевны мәңгелек дөньяга озаттык. Сәйнулла 1964 елның 9 ноябре көнне Яркәү районының Иевлево поселогында туган, быел аңа 60 яшь булыр иде. Спортчы, чаңгычы (спорт мастерлыгына кандидат). Күп еллар эчке эшләр органнарында хезмәт иткән. 2000 елда 3 ай дәвамында Чечняда сәфәрдә булып кайта. Батырлык күрсәткәне өчен Президентның указы белән «За отличие в охране общественного порядка» дәүләт бүләген тапшыралар, күп медальләре бар.
Сәйнулла Айзат улы 2022 елда лаеклы ялга чыгып, сак хезмәтендә эшен дәвам итә. Ә инде 2023 елда махсус хәрби операциягә китәргә контракт төзи. Соңгы юлга китәр алдыннан гаиләсенә: «Мин үз Ватанымны яратам», - дип әйткән.
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.
  • Класс!42
"Яңарыш" газетасы Төмән
последний комментарий 8 июля в 17:54

Канчәбер яклары – астаналы җирләр

Канчәбер – бай табигате, эшчән кешеләре, легендар тарихы белән данлы авыл. Тирә-юньдәге авыллардан ул үзенең «аристократлы» исеме белән дә аерылып тора. Русча – «Канченбург» – ул немец шәһәре түгел, татар авылы.
- Әбием, син миңа мәчет курасындагы бер апаның: «Үз астанабыз, үз бәйлегебез», - дип елаганы турында сөйләгән идең. Ул нинди сүзләр?
- Сафура, кызым, тыңла. Бу бик күп еллар элек булган хәлләр. Шуларны миңа беренче иптәшем - Миначетдинем сөйләгән иде:
- 1395 елда безнең якларга, ислам динен таратыр өчен, имам һәм шәехләр килгән. Канчәбердән көньякта, 10 чакрымда, Бәйлек елгасы янында үзләренә нигез салганнар, шунда яшәп калганнар. Бөтен тирә-якны йөреп чыкканнар. Безнең авыл янында Әбдел Менаф исемле шәех үлгән булган. Хәзер ул изге урын, астана. Монда төрле яклардан корбан чалырга киләләр.
- Әби, ә авылның татар исеме нинди мәгънәле?
- «Кан» – кеше каны, «чабыр» – кисәр сүзләреннән алынган исем. Кайчандыр авылда кан коюлы сугышлар булган, димәк.
1919 нчы елда булган хәлләр әле дә күз алдымда. 21 нче август көне иде. Колчакның ак гаскәрләре яшь кызылармеец-комсомолларны үтергән, күмгән урыны – авылыбызның изге урыны. Иске агач мәчетебез шул фаҗиганең шаһиты, тарих сакчысы. Ул уклар белән тишкәләнеп бетсә дә, әле дә исән. Нәкъ ике елдан соң авыл читендә тагын кабер казылды. «Туганнар каберлегендә» крестьяннар фетнәсендә һәлак булганнарны җирләделәр. 1950 нче елда шунда һәйкәл куелды.
Сафура Атаева сөйләгәннәрне Рәйсә РӘХИМОВА язып алды.
Төмән шәһәре.
  • Класс!148
"Яңарыш" газетасы Төмән
последний комментарий 7 июля в 17:02

Төмән районы гаиләләре бер-берсенә мәхәббәт һәм хөрмәт үрнәге

Төмәндә «Ел гаиләсе–2024» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы «Гаилә» төбәк үзәгендә узды. Быел конкурска 20 гаиләдән 23 гариза килгән, өч гаилә берничә номинациядә катнашкан.
Төмән районыннан биш конкурсант барлык номинацияләрдә иң яхшылар исемлегенә керде: «Авыл гаиләсе» номинациясендә Марковичлар гаиләсе җиңде, «Күп балалы гаилә» номинациясендә Мищериннар гаиләсе көмеш призер булдылар. «Традицияләрне саклаучы гаилә» номинациясендә икенче урынны - Туртаевлар, өченче урынны Бабшановлар гаиләсе алды, «Яшь гаилә» номинациясендә өченче урынга Исхаковлар гаиләсе чыкты.
Конкурста катнашучы актив Бабшановлар гаиләсе газета укучыларыбызга таныш.
Төмән районы, Муллаш авылыннан Бабшановлар гаиләсе традицион кыйммәтләрне формалаштыруга керткән өлеше өчен өлкәдә танылдылар. Алар Бөтенроссия фестиваленең муниципаль этабы призерлары булдылар. Илгиз Мансур улы һәм Гөлфия Сәлимчан кызы бер кыз һәм бер егет тәрбиялиләр, алар «Төмән районының супер-гаиләсе» район конкурсында, балык тоту спорты буенча ярышларда, район чараларында һәм халык иҗаты конкурсларында, «Дуслык күпере», «Искер жыены» фестивальләрендә актив катнашалар. Гөлфия Сәлимчан кызы «Мин әни-2020» беренче ачык милли конкурсында җиңүче дә.
«Балаларда җаваплылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү - катлаулы, әмма, мөһим процесс. Чөнки балалар бу сыйфатларга ия булсалар гына, киләчәктә булачак проблемаларны уңышлы хәл итә алачак. Тәрбия яшендә иң мөһиме - шәхси үрнәк күрсәтү.
Эшләрне планлаштырырга һәм максатлар куярга, үз вакытыңны нәтиҗәле кулланырга өйрәнү өчен мөһим күнекмәләр ярдәм итәчәк.
Үз максатларыңны билгеләргә һәм аларга ирешү планнарын төзергә ярдәм итү. Бу максатчанлыкны һәм түземлелекне үстерергә ярдәм итәчәк.
Карарлар кабул итү һәм үз гамәлләрең өчен җаваплылык алу мөмкинлеге бирү. Алар беренче тапкыр килеп чыкмаса да, төрле ситуацияләрне үзләре аңларга өйрәнсеннәр», - дип «ВКонтакте» челтәренең шәхси битендә балаларны тәрбияләү ысуллары белән уртаклаша Гөлфия Бабшанова.
Шулай ук Төмән районы гаиләләре арасында Бабшановлар Бөтенроссия «Бөтен гаилә» проектында да катнашып өлгергәннәр, конкурсның һәрбер биремнәрен актив башкарганнар.
«Әгәр дә сүз гаилә, гомумән, башка конкурслар турында барса да, без катнашырга тырышабыз. Гаилә елында шундый күркәм конкурска кушылырга булдык. Конкурсны «Вконтакте» төркемендә күреп, шунда ук теркәлү уздым», - дип сөйләде Гөлфия Бабшанова.
Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елына багышланган «Бөтен гаилә» Бөтенроссия проектында Төмән өлкәсендә яшәүче бик күп гаиләләр катнашырга теләк белдергәннәр. Алар барысы да вакытларын бергәләп актив үткәргәннәр һәм махсус биремнәрне үтәгәннәр.
Конкурста катнашучыларның күбесе проект чыннан да гаиләләрне уртак шөгыль астында якынайтырга ярдәм итә дип ышандыра.
Конкурс ахырында «Бөтен гаилә» проектында актив катнашканнары, үзләренең уникаль традицияләрен саклап, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытканнары һәм алга этәргәннәре өчен Бабшановларны гаилә сертификаты белән бүләкләгәннәр.
Конкурста катнашучы ике кызның әнисе Ләйсән Усманова билгеләп үткәнчә, аның гаиләсе биремнәрне үтәргә һәм күбрәк бергә вакыт үткәрергә ярата. Конкурс вакытында алар бергәләп китап укыганнар, бөтен гаиләләре белән пилмән әзерләгәннәр, чыршы бизәгәннәр, ә аннары Яңа елны каршылаганнар. Ә бергәләп вакыт үткәрү фоторәсемнәрен, конкурс шартлары буенча, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә урнаштырганнар.
Ләйлә МАДЬЯРОВА.
Рәсемдә: Гөлфия Бабшанова кызы Илүзә белән.
  • Класс!91
"Яңарыш" газетасы Төмән
последний комментарий 7 июля в 06:03

Яхшы гаиләләр янәшәдә яши

1 июнь көнне Ялутор районы, Аслана татар мәдәнияте үзәге территориясендә, мәдәният үзәгенең һәм күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре тырышлыгы белән Балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм программасы узды.Оештыручыларның бердәм командасы балаларга, ата-аналарга һәм барлык авылдашларына чын бәйрәм булдырырга тырыштылар. Биредә алар төрле бәйге-ярышлар, викториналар, уеннар үткәреп, бергәләп күңелле җырлар башкарып, биеп күңелле ял иттеләр.
Балаларга бәйрәм кәефе булдырып, үз инициативасы белән, авылдашлары Илшат Бакиевның гаиләсе чын сюрприз ясады. Күңелле уеннар һәм конкурслардан соң барысын да мәчет ашханәсенә чакырдылар, анда бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Балалар өстәлдәге җиләк-җимеш, тәм-томнар, соклар муллыгына шатландылар, тәмле, пиццаны рәхәтләнеп ашадылар. Моннан тыш, беренче булып Коръән сүрәләрен яттан сөйләгәннәргә авылдашлары, филология фәннәре кандидаты, җырчы, шагыйрә Мөнирә Хөснетдинова шоколадлар өләште.
Әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе - күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев матди ярдәм күрсәткән якташларына рәхмәт белдереп: «Илшат Бакиев гаиләсенә, Мөнирә ханым һәм тормыш иптәше Реваль Хөснетдиновларга игелекле эшләре, туган авылларына булган көчле мәхәббәтләре, актив тормыш позицияләре өчен баш иябез. Алар оештырган бәйрәм сыйлары балаларның күңелләрендә озак сакланачак. Шулай ук мәчет, мәктәп хезмәткәрләренә, гомумән, бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашы булган авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, барысына да сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез», - диде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
  • Класс!31
"Яңарыш" газетасы Төмән
последний комментарий 5 июля в 20:08

Булачак солдатка Корбан ашы уздырдылар

Корбан бәйрәмен Ялутор районы, Кактамак халкы һәм кунаклары зур хөрмәт белән билгеләп үттеләр.
17 июнь көнне Кактамак авылыннан хәрби хезмәткә алынган Салават Ремаренко иминлеге өчен корбан чалу йоласы уздырылды. Бу игелекле эшне илебезнең булачак саклаучысының әбисе белән бабасы - Гөлинә һәм Илгиз Исламовлар егетнең әти-әнисе белән берлектә оештырдылар.
Ике күрше - Кактамак һәм Калмаклар авыллары мәчет имамнары һәм мөселманнар намаз укыдылар һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, рухи байлык, дөньяга тынычлык, имин тормыш сорадылар. Шулай ук алар булачак солдатның рухын ныгыту өчен дога кылдылар һәм илебезнең тугры патриоты булсын, гражданлык бурычын уңышлы үтәсен өчен үгет-нәсихәтләр бирделәр. Күпсанлы халыкны кунакчыл хуҗалар токмачлы тәмле шулпа, өстәл тулы милли ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәм өстәленә хуҗабикә үзләренең яраткан сыйларын - катык, корт, сөт белән хуш исле үлән чәе дә куйдылар. Кунаклар булачак солдатка изге бурычын яхшы үтәп, исән-имин туган йортына кайтуын теләделәр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Салават Ремаренко бабасы һәм әбисе белән.
  • Класс!65
Показать ещё