Чүплек. Повесть (20)
Кайнар күз яшьлəрен сыпырып алып төшеп китеп кенə торган салкын су, ниһаять, хатынны əллə тынычландырды, əллə ялкынын сүндерде. Үзен яңадан көчсез, чарасыз итеп тоярга мəҗбүр иткəн тормышка күзлəрендə нəфрəт уты кабынган хатын, ваннадан чыгып, җентеклəп сөртенергə, киенергə, бизəнергə кереште. Ярты сəгатьтəн көзге алдына килгəндə аңарда төнге дулкынлануларның эзе дə юк иде.
Сөю утының кинəт кабынып, тормышның явыз хакыйкатенə бəрелеп кинəт сүнгəн, ə бəлки, сүнүен, сүндерелергə тиешлеген аңлаган хатынның хис-тойгылары ихтыяр көченə буйсынып тирəнгə яшерелгəн. Күз төплəренə оста итеп крем ягылган, күзлəр буялган, арка турайган, баш күтəрелгəн иде. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2024-07-03/g-l-mir-adi-ch-plek-povest-20-3833026?utm_source=odnoklassniki&utm_medium=social&utm_campaign=54255040331778
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14