27 февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеге белән очрашкан иде. Очрашуда яшьләр Башкортстанда татар яшьләре көннәрен уздыруда Башлыктан ярдәм сорады. Радий Фәрит улы Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетына чараны уздыру тәкъдимнәрен әзерләргә кушты. Дәүләт дәрәҗәсендәге хәстәрлек нәтиҗәсе буларак, 11-12 июльдә Башкортстанда “Татар яшьләре көннәре” форумы үтәчәк. Ул Башкортстан татарлары конгрессының “Милләт киләчәге” проекты кысаларында оештырыла. Чарага бөтен республикадан һәм татар оешмаларыннан актив татар яшьләре җыелуы көтелә. Оештыручылар Башкортстандагы татар яшьләренең бердәм үзәген һәм активын булдыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү бурычларын барлау, элемтә һәм аралашу челтәрен көйләү кебек максатларны күздә тота. Яшьләрне тематик семинарлар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар һәм танылган шәхесләр белән кызыклы очрашулар көтә.Әлеге чара һәм Башкортстанның “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырылуга 35 ел тулу уңаеннан республикадагы татар яшьләре хәрәкәте тарихына күз салыйк әле. https://tulpar.info/articles/zamandash/2024-06-25/11-12-iyuld-bashkortstanda-tatar-yashl-re-k-nn-re-forumy-t-ch-k-3821741
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев