Челтэр элдем читэнгэ..... Хэерле кичлэр белэн Менэ эле экеренгенэ кыймыл,кыймылгына кухняга чыгып утырдым. Кичке саф керсен эле дип балкон ишеген ачып куйдым. Урамда эле бик карангы тугел,урамда бала чаганын уйнаган тавышлары ишетелэ. Узем менэ балконга чыгып булмагач,шул инде тавышларынгына ишетэм ул балачаганын Балачакта уйланмагандыр инде,менэ болай булыр дип. Алдагысын берэудэ белми,ни буласын. Бер аллазетагалэгенэ билгеле!
Хэтер китабымнын балачак елларын ачам. Кунелем авылга кайта. Кече Этнэгэ! Житмешенче еллар.! Жэй урталары,эле мэктэпкэ барасы юк. Дэреслэр эзерлэргэ тугел,баш ватып!
Авылнын ботен балачагасы шул инде,урам чаба. Ялан аяк. Чонки беренчедэн урамнарда Казан урамнарындагы кебек ялтырап асфальт жэелмэгэн. Ул асфальт юлларны белгэн кешедэ юк.
Иртэн иртук торуга тизгенэ эни ясаган чэйне эчэсендэ урамга чэлдерэсен. Ин беренче эш итеп курше Насыйр бабайларга керэм. Чонки анда Наил бар,оныклары Насыйр бабайнын. Жэйгэ каникулга кайткан.
Керсэм эле ул йоклый,ни эшлисен ул бит шэхэр малае! Культурный! Безнен кебек пыран заран тугел! Ярар,булмэ ишеген кагам,тор инде сэгать ун житте,эле син йокы симертэсен дим. Э анын исендэ дэ юк,йоклый бирэ.Бер ун минуттан сон тоып утыра,бит кулларын юа. Эбисе Эминэ эби жэхэткенэ керэ дэ,,улым энэ ике кукэй,кэжэ соте,ак,ипи,менэ шуларны элегэ ашап тор яме ди. Бисмилланны эйтергэ онытма дип тэ остэп куя. Мэ,Дамир синдэ эчеп жибэр эле кэжэ сотен дип бер чашка кэжэ соте бирэ. Узе безнен янда эле эчтэнгенэ ниндидер кунелгэ бик жылы ятышлы догада укый. Эзгенэ ишетелэ догасы,гарэп телендэ! Биктэ дини кешелэр иделэр мэрхумнэр!
Ярар,иртэнге завтрактан сон инде экеренгенэ кече урам булып тубэнгэ,инеш буена тошэбез. Чонки кече урам яшел чирэмле урам! Башка урамнарда алай бик чирэмнэр усми.
Э инеш буенда бер коту бала чага наза дигэн уен уйный. Болары эле кечерэклэр,алты,жиде яшьтэгелэр!
Кичен инде безнен кебек усмерлэр тау башына жыелалар! Тау башына Мотэк Кэшие тыкрыгыннан,Исламгали абыйлар тыкрыгыннан тошэргэ кирэк. Аргы як балалары тубэн очтан менэлэр,югары очтан тошэлэр. Хэйрангына балачага жыела. Менэ уен башлана,бу эле авыл яшьлэре жыелганчыга кадэр. Менэ тотыналар наза уйнарга бер торкем кызлар усмер яшьлэр.
... Челтэр элдем читэнгэ,...
Жолфер ,жолфер итэргэ,
Без килмэдек буш китэргэ,
Без килдек алып китэргэ.
Аннары каршы яктагылар жавап итеп жырлыйлар,
Алын алырсызмы,биргэнен алырсызмы?
...Алларында алырбыз,биргэнен дэ алырбыз.
Шулай уен кыза,ботенеседэ чыр чу килэ. Кызы,малае дигэндэй. Кем белэн кем житэклэшеп жырлаганында карап олгереп булмый. Шул бер кечкенэ Зэкэриянегенэ аралап куреп була иде,мескен мэрхум инде! Урыннары ожмахта булсын!
Аннары коннэр кичкэ авыша,балачага берэм берэм экеренгенэ ойлэренэ тарала,тонге йокыга! Аларны авлнын яшьлэре алыштыра!
Тыныч елларнын тыныч жэйге коннэре!
Э иртэгесен алла боерса яна/янга/ кон башлана!
Эледэ хэтердэ шул тау башындагы балаларнын ,усмерлэрнен жырлары.
.... Челтэр элдем читэнгэ! Жолфер ,жолфер итэргэ!
Без килмэдек буш китэргэ,
Без килдек алып китэргэ....
.......... Хэзергэ саубуллашыйк инде,
Язды моны авыл абзые!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2