Җәмәгать, нинди хәл инде бу?! Бу тамашаны - циркны кайчан һәм ничек туктатырга?
Сабантуйларда көрәшчеләрнең сөйләшеп, үзара бүләкне алдан бүлешеп көрәшүләре инде халыкка, тамашачыга ап-ачык сизелеп торырлык фактка әйләнде. Бу һәр Сабантуйда кабатлана! Авылмы ул, районмы, Россия төбәгендәге берәр авылмы - бөтен җирдә диярлек алдау. Жирәбә салып кем кем белән көрәшәсе билгеле булышка, көрәшчеләр мәйдан читендә җиңүченең кем буласын беләк белән түгел, тел белән хәл итәләр. Ягъни көчлерәк көрәшчеләр билгеле бер килешенгән бәягә Сабантуйның батыры исемен "саталар".
Шушы авылда тырышып Сабантуй уздырган, йорт саен акча, бүләк җыйган, матур бәйрәм көткән, көчле көрәш өмет иткән халыкны, Сабантуй спонсорларын алдау белән шөгыльләнә хәзер көрәшчеләр! Сирәк күренеш түгел бит бу, системага әйләнеп бара! Әле ярый яшүсмерләр чын итеп көрәшә, аларны карап юанабыз. Сабантуйларда чынлап көрәшкән көрәшчеләрне күрсәң, бәхет ул хәзер.
Халык надан, аңламый дип уйлыйлармы әллә алар? "Оборзели", "артистлар", "цирк күрсәтәләр" дип, халык төкеренеп утыра бит сезгә, егетләр! "Имитация бурной деятельности" ясап, келәм буйлап уйнаклап йөргән булалар, вакыт сузалар, берсе икенчесен күтәреп һавада асып тора да, чистага очырта алса да, бер баллга гына җайлап ата... Бу бит шушы халыкны, авыл картларын, сезне үзләренә үрнәк итеп алган, фанатларыгыз булган малайларны алдау! Сабантуйга Дөнья Чемпионы исеменә ия булган көрәшче кайтсын да, "икеле-өчле" берәр юк-бар көрәшчегә җиңелеп чыгып китсен инде! Карыйсы да килми мондый көрәшне!
Зур бүләкләр, күп акчалар, машиналар куеп үзебез узындырып бетердек бугай бу көрәшчеләрне. Зур бүләк - ел буе район данын яклаган, республика ярышларында җиңүләр яулаган көрәшчеләргә үзенә күрә бер рәхмәт, шулай итмичә булмый, диярләр бәлки җитәкчеләр. Андыйларга халыктан бер тәкъдим бирик алайса! Сабантуй алдыннан көрәшчеләрне җыеп, еллык нәтиҗәләре буенча рәхмәтне конверт белән җиткерегез дә, Сабантуйларда исем, дан өчен көрәшсеннәр. Һәм быелгы Сабантуйлар нәтиҗәсе киләсе ел конвертын тулыландыруга бер таләп булсын! Шулай итеп карагыз әле! Ә авыл Сабантуйларында шул ук халык барыбер буш калдырмас - тырышып, барыбер тәкә булса да куярлар... Татар көрәшеннән бөтенләй өмет өзелгәнче берәр чарасын күрсеннәр иде. Бер өзелгәнне ялгау, ай-һай, кыен бит ул.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1