Бу турыда язуыбызны үтенгәннәргә җавап итеп, шушы язманы урнаштырабыз! Фәрештәләр кайсы өйгә керми?
Рәхмәт фәрештәләре. Алар безнең өйгә тулганмы?
🌸Аллаһу Тәгаләгә гыйбәдәт кылган мөселманнарның өйләре мәчет дип санала, чөнки алар анда намаз укый, зикер кыла, Коръән укый. Андый өйләр нурлы, якты була, анда килгән кешеләр дә ял итеп, җанына рәхәтлек таба. Бу йортлар Аллаһның рәхмәт фәрештәләре белән тула. Алар бөтен мөселманнар йортларына да туламы соң дигән сорау туа. Сөекле Расүлебез (с.г.с.) хәдисләренә караганда, бөтен өйләргә дә рәхмәт фәрештәләре тулмый икән шул. Биш төрле йортка аларга керергә рөхсәт бирелми.
🌸Беренчесе. Аллаһның Илчесе (с.г.с.) шулай әйтеп калдырды: “Әгәр бер йортта, бер нигездә ата-ана җәберләнсә, кыерсытылса, анда Аллаһның рәхмәт фәрештәләре булмас”. Ата-ананы рәнҗетүне Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Аллаһка тиңдәш кую – ширек кылудан соң иң зур гөнаһ”, - дип кисәтте.
🌸Икенчесе. Туганлык хакын санга сукмаган кешеләрнең йортына рәхмәт фәрештәләре кермәс. Туганнары белән ачуланышкан, алар белән аралашмаган бәндәләргә җитди кисәтү бу. Кичекмәстән якынаю, килешү, аралашу чарасын күрергә кирәк. Туганнары белән араны өзгән кешеләрнең тормышында бәрәкәт булмый.
🌸Өченчесе. Әгәр бер йортта ятим малы ашалса, золым юлы белән кеше малы тартып алып кулланылса, рәхмәт фәрештәләре кермәс. Нинди юл белән табылган ризык ашыйбыз, кеше хакына кермәдекме? Шул хакта уйланырга тиешбез.
🌸Дүртенчесе. Әгәр йорт эчендә җанлы сурәт, фотографияләр, статуэткалар яисә эт булса, рәхмәт фәрештәләре кермәс. Балалар, якыннарның матур фотоларын кешегә күрсәтү өчен стенага элү яисә өстәлгә, шкафка урнаштыру модага керде. Аларны альбомга куеп, кирәк чакта алып карау мөмкинлеге бар. Шәһәр фатирларында эт асрау, шулай ук бик ямьсез күренешкә әйләнде. Шәригать буенча, эт селәгәе тигән урын җиде кат юылырга тиеш. этләрне тышта йорт саклау өчен тоту рөхсәт ителә.
🌸Бишенчесе. Яман исле, пычрак, булган һәм җенси мөнәсәбәттән соң госел коенмаган кешеләр булган өйләргә шулай ук, рәхмәт фәрештәләре кермәс. Димәк, мондый өйләрдә яшәүчеләр ешрак авырый, анда кешенең эче поша, җаны тарлыга, төшенкелеккә бирелә. Фәрештәләр яман эшне яратмый: суган һәм сарымсак исе, тир исе, тәмәке исе һ.б.
Өйләребез нурлансын, фәрештәләр белән тулсын өчен югарыда әйтелгәннәрне искә алсак, хаталарны төзәтсәк иде.
✔Үлем фәрештәсе җаны алынасы кешегә төрле кыяфәттә килә, диләр.
❓Ни өчен шулай?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең хәдисләреннән билгеле булганча, үлем фәрештәсенең үләсе кеше янына нинди кыяфәттә килүе аның иманлымы яки имансызмы булуына бәйле. Әгәр дә адәм баласы Аллаһның барлыгын һәм берлеген танып, гамәл-гыйбадәт кылып, мөэмин мөселман булып яшәгән булса, бу дөньядан китәр мизгеле якынайганда күз күреме ераклыгында үлем фәрештәсен күрер. Ул аның янына хәерле кыяфәттә – матур, көләч, якты йөзле булып килә. Ерактан ук аңардан тәмле хуш ис килеп торыр. Артында торган ярдәмчеләренең кулында җәннәттән алып килгән ак төстәге кәфенлек була. Алар бу кеше янына утырып, аңа Аллаһның сәламен җиткерәләр, куркырга, борчылырга кирәкми дип тынычландыралар. Суны савыттан бушаткан вакытта соңгы тамчы җиңел генә төшеп тамган кебек, мөэминнең җаны да шул рәвешле җайлы гына чыгар, ди Расүлебез. Шуннан җанны ак кәфенлеккә төреп, күккә алып менәп китәләр һәм беренче кат күктә, бу кемнең җаны, дип сорарлар. Фәлән кешенең җаны дигәч, җирдә эндәшкән иң матур исемнәр белән эндәшеп, җиде кат күкнең барысы да ачылгач, Аллаһ Тәгалә, бу кешенең исемен хәерле кешеләр исемлегенә языгыз, дияр.
Динсез, имансыз һәм тәүбәсез кеше янына исә үлем фәрештәсе белән аның ярдәмчеләре куркыныч йөзле булып килә. Кулларындагы кәфенлек тә кара төстә булачак. Аларны күреп, бу кешенең җаны куркудан бәргәләнә башлар ди. Җаны бугазына җиткәннән соң, үлем фәрештәсе аңа: “Чык Аллаһның газабына!” – дияр. Сарык йонына кереп буталган кәкре тимерне алу читен булган кебек, бу адәмнең җаны чыгу да шундый ук авыр булачак. Аның өчен иң үкенечле вакыт та шушы. Аллаһ Тәгалә “Бәкара” сүрәсендә кисәтә: “Адәм баласы, Раббым, мине кире кайтарсаң, сәдакалар бирер идем, хәерле гамәл-гыйбадәтләр кылыр идем, дип әйтер”, – ди. Әмма үкенергә соң инде. Кире кайту мөмкинлеге юк. Бу кешенең җанын җәһәннәмнән алып килгән кара кәфенлеккә төреп алып менеп китәләр. Аңа күкнең бер каты да ачылмый һәм Аллаһ Тәгалә бу кешенең исемен хәерсезләр исемлегенә язарга куша.
Дилбәр Гарифуллина
(Мөдәррис хәзрәт Гыймранов белән интервьюдан өзек)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8