Без әнине бик иртә югалттык.
Аңа 50 яшь кенә иде әле. Шул инде, яман шеш... Врачларга бик соң барды шул, берничек тә ярдәм итеп булмый диделәр.
Бу вакытта безнең үз бизнесыбыз бар иде, йорт төзергә дип алып куйган җиребез бар иде. Без аны әни авыртканын белгәч алган идек, саф һавада аңа яшәргә рәхәтрәк, җиңелрәк булыр дип. Барысы да шулай тиз тәмамланачагын ул чакта кем белгән?!
Гаилә бизнесы иде ул. Анда әти, абый эшли иде. Квартираларны сатып, шул акчага башланган бизнес иде ул.
Ә аннан, әйткәнемчә, көтелмәгән шушы хәсрәт килде...
Безнең татар халкы: «Кайгы ялгыз йөрми», - дип әйтә. Без моның хак сүзләр икәненә шундый ышандык ул вакытта.
Әнине җирләгәннән соң озакламый абыйның бөтен бизнесны үз исеменә күчерүе билгеле булды. Машинаны да. Дөресрәге, машина абый исемендә иде, әмма акчасын әти түләп барды. Суд машина әтигә булырга тиеш дигән карар чыгарды, әмма абый бөтен дусларын эшкә җиңеп, аны үзенә алды. Тартып алды дисәң дә булды.
Бу хәлләргә инде хәзер тиздән 20 ел була. Абый әти белән әлегәчә аралашмый. Сеңелкәш белән дә сөйләшкәне, аралашканы юк. Минем белән генә азрак элемтәсе бар.
Нигә болай килеп чыкты диярсез.
Әни үлгәнгә 40 көн булганчы ук әти бер апа белән очраша башлады. Кеше бит андый хәбәрне бик тиз җиткерә: бергә концертка, аннан театрга барганнарын килеп әйттеләр, икесен бергә кафеда да күрүчеләр булган.
Ул чакта абый миңа да үпкәләде. Дуслар белән Мәскәү күрергә китеп баруымны гаеп итте. Син әнинең квартирасыннан чыгарга тиеш түгел идең, син юкта әти анда башка хатынны алып килгән, диде. Югыйсә мин әнине җирләүгә дә китеп бармадым. Ике ай узган иде инде. Шулкадәр теләп тә бармадым – әнинең туганнары үгетләде.
Абый әтине дә, мине дә хыянәтчеләр дип атады, безне туктатмаган өчен сеңелгә дә шул ярлыкны ябыштырды. Сез барыгыз да әнинең рухына хыянәт иттегез, диде ул безгә.
Бизнесны тартып алып, бездән үч алуын яшермәде дә.
Әти-әнине дә, туганнарны да сайлап алып булмый бит.
Ничәмә-ничә еллар узгач, былтыр мине гаиләм белән үзенә кунакка чакырды. Бик сөенеп бардым, ниһаять, аралар җылына икән, дип. Тик юкка өметләнгәнмен. Дөрес, өстәлләр әзерләп каршы алдылар. Тик табын янына утыруга, абый тагын шул сүзләрне сөйли башлады: сез хыянәтче, берегезне дә күралмыйм, ди. Әнине сез үтердегез, аны кабергә сез генә тыктыгыз, ди. Мине кимсетә, түбәнсетә башлады. Ирем, балаларым каршында.
Аралашмасак та, хәбәрләрен белеп тора идем.
Казанда ике коттедж салуын да,
Күптән күргән юк иде бит, шаккаттым – абый шундый картайган. Тормыш авыр булганга гына түгел картаюы. Гадәттә, эчкән ир-атлар шулай тиз картаялар. Әмма абый кебек бизнесменнар эчмиләр, алар тарталар. Тәмәке генә түгел. Баш миен эшләтә торган ниндидер үләннәр, аны тарткач акыллы фикерләр килә икән башларына. Әмма мондый үләннәрне тарту кешене бик тиз картайта икән. Организмны эштән чыгара ди.
Мин абыйның мондый нәрсәләр белән мавыгуын яшьтән үк беләм.
Әти бу хәлләрне – абыйның үзеннән бөтен бизнесны тартып алуын бик авыр кичерде. Мин аны беркайчан гафу итмәячәкмен ди. Ул минем өчен юк, ди. Без абый турында аның белән күптән инде сөйләшмибез дә.
Абый да нәкъ шул сүзне сөйли, мин әтине кичермим, ди.
Әтинең абыйның балаларын да күргәне юк.
Кемнәргә генә булышмавын да беләбез. Әнинең туган авылына кайтып йөргәнен, бөтен авылны җыеп, Коръән ашлары уздырганын да ишетеп торабыз. Авыл халкының: «Безне кайтып кунак итә, ә үз туганнары белән аралашмый да, корбан чалуларыннан савап та юктыр», - дигән сүзләрен дә җиткерәләр.
Әнинең авылына мәчет тә салдырып куйды. Телевидениеләр чакырып, аны зурлап ачтылар.
Әйткәнемчә, бик күп кешеләргә булыша ул, тик безгә генә түгел. Аңардан берни кирәкми дә безгә, әти өчен генә обидно. Ул бит аның баласы. Үз балаң сине ничәмә-ничә тапкыр судка бирсен, суд юлында йөртсен әле! Бер кешегә дә бу көннәргә калырга язмасын.
Яшең бар бит инде, абый, бөтен кешене дә кичерергә вакыт, дидем. Кая ул! Күтәрелеп бәрелде!
Кемгә ошаган ул, нигә болай килеп чыкты, белмим.
Күңелемне бушатырга дип яздым.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 29
5 баласын аякка бастырды. Димләүчеләрдә булды, мин дә ир -ат кайгысы юк, әтиләре рухына хыянәт итмим, балаларымны ятим итмим, үз аталары түгел дип гел әйтә торган иде. Дөнья малы, дуңгыз каны, татулашырга кирәк, Аллаһ Тәгалә дән барсы өчен дә, син сеңелем гафу итүен сора. Абыеңны мин бик аңлыйм , ир бала инәй җанлы була, ул бит баш бала. Син барсында татулаштыр, беребездә бу дөньяга мәңгегә килмәгәнбез. Әтиегезне дә какмагыз, сез бит бер кан, бер җан балалары. Әниегезнең рухы тыныч булсын, урыннары оҗмахта, караңгы гүрләре якты булсын.
Ана казна.. Ана кеше бит гомерле буе балаларын жыеп, узенен кинэшлэрен биреп яшэргэ тырышкан. Нинди авырлыклар курсэдэ. Аллага шокер хатын кызлар га чыдамлык сабырлык биргэн.. Шулай сабыр булып калыйк, энилэр, эбилэр..