Предыдущая публикация
каршы бер - беренә,
Җиргә калыккан иблис гүәдәсе,
Җан югалткан кеше күзләрендә,
Ахырзаман, сугыш шүәләсе.
Вәхшилеккә, ишек шыр ачылган,
Кан коюлар, хәзер гатәттә,
Кеше гомерен тартып алу өчен,
Эзләмиләр инде сәбәп тә.
Җанын ачып кеше аралашмый,
Калкан япкан, ачсаң тешлиләр,
Юкка чыккан әхлак, дөньясыннан,
Ерткыч сыман яши кешеләр.
Куркып яшәсенгә бер береннән,
Җимерәләр, нидер шартлатып,
Кайда китте ул ил, шушы халык,
Яшәгәннәр илгә җан атып?
Ни җитми соң кешеләргә бүген?
Тынычлыктан әллә туйганнар,
Сугыш ачып, дөнья бетерүне,
Максат итеп, алга куйганнар..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4