Әйдә, бер көн генә булсын әле,
Кайтсын тормыш, утсыз чагына.
Күктә йолдыз балкышына карап,
Төндә тулган аем талпына.
Дөнья картаямы , әллә безме ?
Алыштырган чынны ясалма,
Бәхет куреп сарайлар корабыз,
Тик кешесе калмый, яшәргә.
Эт сигәнче, җәяү барыр җиргә,
Кабызабыз, бик тиз машина.
Алданабыз, сый хөрмәткә санап,
Химикатлар кушкан ашына.
Куллларыннан телефонны куймый,
Бала җәлләп, тузан өрәбез,
Бер уйласаң , оҗмахларга санап,
Тәмугъ ишегеннән керәбез.
Без яшьлектә укып ятлаганны,
Оныклар да, саный җүләргә..
Кулларыннан тотар эше чыкмый,
Бик осталар бары сөйләргә..
Кадалганнар инет челтәренә,
Һәр соравы калмый җавапсыз,
Кинәт кенә инет бетсен әле.
Уйланырга кала, кем аңсыз?
Әйдә бер генә көн килсен әле!
Атлар сука тарткан чакларга..
Бармак суырганнар бик күп булыр,
Җигә белми, карап атларга..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8