Предыдущая публикация
Тагын бер җәй, очып үтеп барган,
Күңел түрләрендә кадергә,
Тик алай да, түгел яшьлектәге,
Хозурланып янган хәтердә.
Шушындый ук эссе, арты яңгыр,
Шау чәчкәләр, сипкән болынга,
Ә шулай да, нәкъ шушындый түгел
Хуш исләре калган борында.
Җитми, исәрләнеп кочак ачып,
Шау яңгырга чыккан җилләнеп,
Җитми тормыш тулы вакыйгалар,
Кабул иткән җаның, кинәнеп.
Эллеккегә, гел дә нидер җитми.
Бәлки, вакыт алган уй болар,
Тормышыбыз көзгә авышканда,
Җитми, безең иң саф тойгылар.
Без кешеләр..Гел дә нидер җитми,
Җиткәннәрен саклыйм хәтердә,
Тагын бер җәй очып үтеп бара,
Күңел түрләрендә кадерләп..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев