Предыдущая публикация
Мин катлаулы түгел, гади кеше,
Гади хисләр уйный, күңелдән,
Яратмыймын артык әрсезләрне,
Бер сораусыз җанга үрелгән.
Яратмыймын, битлек кигәннәрен,
Алдашмыймын , Аллах хөкемдар!
Яратмыймын, күз яшьләрен коеп,
Көнаралаш яуса яңгырлар.
Ышанамын, җанын ачканнарга,
Куз карашын алмый күзләрдән,
Мин катлаулы түгел, ышанмагыз,
Кемдер әйтсә:- Ул бик үзгәргән..
Уйламагыз..булып шундый гади:
-Кармакка бу, бик тиз эләкте..
-Гадиләр- дип, бик тиз ышаналар,
Сынамагыз зинхар, кирәкми..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев