Предыдущая публикация
Без көтәбез кышкы салкыннарның,
Бураннарның тизрәк үтүен.
Язның беренче нурларын сибеп
Март аеның килеп җитүен.
Яз аена аяк баскач хәзер,
Көтә күңел җылы көннәрне.
Тик күкләрдә салкын һава уйнап
Гел өшетеп тора тәннәрне.
Яз көннәре бик тиз алышына,
Җәйнең үтә кызу көненә.
Янә салкынчарак көннәр килсә,
Күңел инде шуңа сөенә.
Безнең тәнгә сихәт бирә торган
Ул температура да бик аз.
Кышын салкыннар үзәккә үтә.
Шуңа сагындыра да бит яз.
Ай күрде, кояш алды, дигәндәй,
Сизелми дә җәй үтеп китә.
Көзләрдән соң, кышка килеп кергәч,
Янә яз көтәр вакыт җитә.
. Кәүсәр
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3