БАШ ЮЛДАШ
(хисләргә бирелеп... шигырь-хикәят-табышмак)
Бар минем бер якын иптәш - аерылгысыз юлдаш.
Яшәеш тормышымда да, күп вакыт миңа ул баш.
Яшь чакта безнең күрешү - сирәк иде, кыска да,
Пенсиягә чыккач кына, ул миндә пропискада...
Без күп еллар бергә булгач, дус чаклар да юк түгел,
Ялкыткан чаклары күбрәк, яхшы ягы күп түгел.
Аңардан качар урынны, таптым дисәм авылда -
Ул анда кайтып утыра, иң элек миннән алда...
Инде тагын качыйм дисәм, калага кире китеп -
Тагын миннән алда кайтып, көтеп тора кып итеп.
Кем генә шулай буладыр, тугрылык сыйфатында,
Бу юлдашымнан да тугры, булалмас бер хатын да!
Шулай качыша-куыша көннәр уза төннәргә,
Ятыйм дисәм, миннән алда, килеп ята мендәргә...
Кичләр җиткәч кайчакларда, сагышларга батыра:
Барча яшьлек ялгышларын, тезеп алга бастыра.
Төннә генә белмим аны, кая китеп торадыр,
Таң сызу белән яныма, килеп ята торгандыр...
Иртән торып күзем ачсам - тагын каршымда тора.
Кичтәнге хисләрне янә, күңелемә тутыра...
Бар аның арымыс эше: план коруда белмәс чик,
Шигырь язганда да була, бик әйбәт подсказчик.
Сөйләшер әңгәмәдәшем, уйлашыр уйдашым ул,
Моңайганда юатучым, юлларда юлдашым ул.
Сагышларда сердәшем дә, булгалый киңәшчем дә,
Эшләр аткарган чагымда, булышучы эшчем дә.
Булышучы, дигәчтен дә, мишәйт итмәсә эшкә,
Шул була аның ярдәме, китебрәк торса читкә...
Күпләребез аның белән, яши дөнья теттереп,
Язмышыңа килеп керсә - чыгарам димә этеп.
Яшәгән саен ул ныграк, кыса үз кочагында,
Бик авыр чаклар да була, уйлансаң кайчагында.
Кире якларын язсам да, юк аңарда явызлык,
Кем икән, дип уйласагыз - аның аты - Я л г ы з л ы к!
***
Күп парлар тоя ялгызлык, торсалар да бер өйдә,
Күңелләр бер булмаганда - ялгыз була парлы да...
Кәүсәр Әминев зарланды
Комментарии 22