Төштә күрдем бүген әнкәемне,
Такыя үреп куйган чәченә.
Камырлы кулларын уа-уа,
Ипи сала имеш, миченә.
Мич утына карап уйга калган,
Ялкын кызыллыгы битендә.
Озын ап-ак күлмәк кигән, имеш,
Алсу алъяпкычы билендә.
Минем сабый гына чагым икән,
Утырам тик өстәл артында,
Бала чактагы өй эчебезне
Күрәм ап-ачык барысын да.
Мине күреп әнкәй елмайды да,
Килеп чәчләремнән сыйпады.
Табагачы белән таба куеп,
Тәмле көлчә белән сыйлады...
Аннан алып чыкты юл чатына
Төрле юллар, кече, олысы.
Бер киң юлда туктады да, әйтте:
-Шушы юлдан сиңа барасы...
-Әнкәй, әнкәй, әйдә, кайтыйк, диеп
Сузган кулларымны алмды.
Бармак белән янады да миңа,
Олы юл ягына ымлады.
...Күзем ачмый яттым, уянгач та,
Кабат күрмәмме дип, төшемне,
Хәзер төштә генә күрәм икән,
Миңа гомер биргән кешемне.
И, әнкәй, ятсаң да син гүрдә,
Юллар күрсәтәсең улыңа,
Сигезенче газиз балаң итеп,
Алгансын син мине кулыңа...
Кәүсәр Әминев
Комментарии 91