Күзләр дә шатлык уйнасын,
Йөрәгемдә гел сөю.
Җанкаема тынычлык бир,
Тимәсен яну көю.
Иңнәремә куй канатлар,
Канатланып очарга!
Яшәүләргә ниләр җитә?!
Бир! Йөзләрне кочарга!
Күңелем дә котырынып,
Көзге җилләр исмәсен.
Язмышның кара мәчесе,
Юлларымны кисмәсен.
Иңнәремә куй канатлар,
Канатланып очарга!
Яшәүләргә ниләр җитә?!
Бир! Йөзләрне кочарга!
Әлһәмдүлилләһи диеп,
Каршы алып таңнарым.
Гомер үренә җиткәндә,
Чуалмыйча аңнарым.
Иңнәремә куй канатлар,
Канатланып очарга!
Яшәүләргә ниләр җитә?!
Бир! Йөзләрне кочарга!
Рәхмәт сүзе телләремдә,
Бәхетем кулларым да.
Җылы карашларым калып,
Кызларым, улларымда.
Иңнәремә куй канатлар,
Канатланып очарга!
Яшәүләргә ниләр җитә?!
Бир! Йөзләрне кочарга! 🤲🤲🤲
30.08.2023. Гульсина Курбанова
(Султанова)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев