Еллар үтеп олыгайган саен,
Әти-әни белән беррәттән.
Укытучым исемендә язам,
Онытылмас олы хөрмәттән.
Рәхмәт СЕЗГӘ ! Укытучым!
Белем илендәге кешем!
СЕЗ өйрәткән телне саклап,
Якты өметләрне аклап,
Дүрткә-бишкә бара эшем.
Еллар үтеп олыгайган саен,
Сагындыра мәктәп еллары.
Күз карасы кебек саклап йөрткән,
Әлифбаның тәүге юллары.
Рәхмәт СЕЗГӘ! Укытучым!
Күңелдәге яхшы кешем!
СЕЗ өйрәткән саннар буйлап,
Гомер сукмагымны сайлап,
Дүрткә-бишкә бара эшем.
Еллар үтеп олыгайган саен,
Ерагая бара аралар.
Тормыш китабының һәр битендә,
Изге хәтирәдә бар алар.
Рәхмәт СЕЗГӘ! Укытучым!
Йөрәк түрендәге кешем!
СЕЗ өйрәткән хәреф тезеп,
Гыйлем чишмәсендә йөзеп,
Дүрткә-бишкә бара эшем.
28.11.2023. Гульсина Курбанова
(Султанова)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4