Хәлкәйләрең ничек апакаем,
Җиз самавыр чәе тәмлеме?
Әбекәйләр чуагы да җиткән,
Төннәр салкын, көннәр ямьлеме?
Хәлкәйләрең ничек апакаем,
Борчымыймы кинәт башларың?
Кайтырлар дип, салган олы чүлмәк,
Суынмыймы икән ашларың?
Хәлкәйләрең ничек апакаем,
Җилләр капка кагып үтмиме?
Мич буенда, җылы түшәгендә,
Әткәй кайтып безне көтмиме?
Хәлкәйләрең ничек апакаем,
Туган-тума килеп йөриме?
Әлһәмдүлилләһи дисең, гелән,
Әллә чынлап, әллә юриме?
Хәлкәйләрең ничек апакаем,
Сагынганны минем сиздеңме?
Тәрәз төпләренә әнкәй сөйгән,
Яран гөлләреңне тездеңме?
Хәлкәйләрең ничек апакаем,
Йоклый аласыңмы төннәрен?
Уйларыңда урап узасыңмы,
Ерактагы яшьлек көннәрен?
Хәлкәйләрең ничек апакаем,
Бирешмисең үзең елларга?
Бергәләшеп кабат бер үтәрбез,
Кузгаламын миндә юлларга.
Хәлкәйләрең ничек апакаем,
Чыгарсыңмы каршы алырга?
Нәни чактагыдай җитәкләшеп,
Дәрман барда йөреп калырга.
Хәлкәйләрең ничек апакаем,
Таңнар белән бүген тордыңмы?
Олы юлдан күзең алмый көтеп,
Кәрәзеңне үзең бордыңмы?
Юл хәлләре ничек туганым,
Җитәсеңме инде авылга?
Басар туфрак булгач кайтам апам,
Карамыйча җилгә давылга.
19.01. 2024. Гульсина Султанова-
Курбанова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев