Әбиеңнең киңәшләрен,
Колагыңа киртеп куй.
Булмас бит балам дөньяда,
Көндә бәйрәм, көндә туй.
Сүзләреңне уйлап сөйлә,
Ычкындырма артыгын.
Үзеңнеке аз түгелдер,
Күрмә кеше ертыгын.
Аякларың күтәрә төш,
Тупса өстенә басма.
Ышандырып, үти алмас,
Йөкләр өстеңә асма.
Алдың-артың карап йөре,
Абруеңны төшермә.
Өрми кабып ризыгыңны,
Кат-кат авыз пешермә.
Икмәгеңне гел ябып тот,
Арымасын фәрештә.
Уң аягың алдан йөрсә,
Уңыш булыр бар эштә.
Күршегә кергәндә сукыр,
Чыкканда чукрак бул.
Серен саклый белсәң сиңа,
Гомер буе терәк ул.
Ашыгып, ашкынып чапма,
Тирә-юнеңә күз сал.
Чит җирдә Солтан булганчы,
Үз илең дә олтан кал.
Олыларга хөрмәт күрсәт,
Кечеләрне кече ит.
Егылганны тартып торгыз,
Үзеңне чын кеше ит.
Бу дөньяда без тик кунак,
Онытма шуны балам,
Әлхәмдүлилләәһи диген,
Булса да түбәң салам.
Күрәзәчегә дә барма
Башыңа кайгы алма.
Җыен юк-барга ышанып,
Ярык көймәдә калма.
Яшәр өчен генә аша,
Яшәмә тамак өчен.
Табигатьтән ямь таба бел,
Тоярсың яшәү көчен.
Янган утка төкермә,
Җилләргә каршы өрмә.
Ярыйм әле моңа диеп,
Маңгай белән җир сөрмә.
Ачның хәлен тук белми,
Тукмын диеп, кикермә.
Ястык калынлык булса да,
Язгы бозга сикермә.
Акча байлык түгел балам,
Аның өчен ут йотма.
Үпкәләтүчеләр булыр
Озын-озак үч тотма.
Ит изгелек, көт явызлык,
Дигәннәргә ышанма.
Күкләр яза барысын да,
Юкка гына пошынма.
Җылы сүзең әйтеп өлгер,
Исән чакта якынга.
Зарланып утырма көнең,
Я эссе, я салкынга.
Аманатны үтәү фарыз,
Шуны онытма балам.
Ә мин сиңа бәхет теләп,
Фатыйха биреп калам.
16.03.2010.Гульсина
Курбанова (Султанова)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев