Ачтым әле хәтер сандыгымны,
Күзләрдән яшь тамды өзелеп.
Җиз челтәрле әнкәм бирнәсендә,
Хәтирәләр ята тезелеп.
Иске альбом... Тышы таушалган...
Сүрәтләре аклы-каралы.
Гамьсез елмаялар безгә карап,
Безнең генә йөрәк яралы.
Дәү әтинең солдат каешы...
Әбиемнең суккан япмасы.
Куллар нидер эзли... Күңел белә...
Иң кирәген инде тапмасын.
Әнкәемнең зәңгәр күлмәге...
Еллар үткән, төсен җуймаган.
Туганнардан калган истәлекләр...
Гомер җырын җырлап туймаган.
Эхх... Кайтасы иде үткәнгә...
Яшьлек болыннарын узарга.
Зәңгәр күлмәк кигән әнкәй белән,
"Зәңгәр күлмәк" җырын сузарга.
Түгәрәккә төшеп кара-каршы,
Тыпыр-тыпыр биеп алырга.
Галуш киеп, бию "харуш" дигән,
Әнкәемне сөеп калырга.
Җырласам да сикереп биесәм дә,
Юк шул... Булмас кире кайтарып.
Алларыма алып куя алмам,
Сандык төпләреннән актарып.
Ачтым әле хәтер сандыгымны,
Сагышларым очсын җилләргә.
Әнкәй кебек бер әйләним әле,
Кулларымны салып билләргә.
Бөтерелеп очкан әнкәй җаны,
Иңнәремә бәлки кагылыр.
Язмыш салган изге сәхифәләр,
Сандык төпләреннән агылыр.
18.03.2023. Гульсина
Курбанова (Султанова)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8