Предыдущая публикация
Кемдер матур тормыш белән яши,
Кемдер бар вакытын яндыра.
Кайда авыр, кайда җиңел булган,
Җыеп бара бәлки җан гына.
Кушымта:
Гомер акмый, гомер оча гына,
Шырпы мени яна гомерләр.
Дөнья баса кебек кайберәүләр,
Берәүләр дә мәңге түгелләр.
Кемдер татлы тормыш белән яши,
Кемдер очын-очка чак ялгый.
Бу тормышны татлы дигәннәр дә
Үтә алмый икән сыналмый.
Кемдер авыр тормыш белән яши,
Кемдер сайлый белә җиңелне.
Авырлыклар көчлегә буйсына,
Яшәү җиңел, булсаң түземле.
Венер ФӘТТАХ 04.07.2024 ел Михайловка
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5
Жинеп чыгарбыз эле
Авырлыклар утеп киткэч,
Жинел суларбыз эле...
Ничек кенэ булмасын,
Донья матур, яшэу--булэк,
Эйбэт уйда булсан
Син узен , булсан кемгэдер терэк...