Предыдущая публикация
Ак болытлар ак чәчәкләр кебек,
Сөйләшәләр, серләшәләр.
Ак чәчәкләр тотып сиңа барам,
Юллар шатлык өләшәләр.
Кушымта:
Ак чәчәкләр минем кулларымда,
Ак чәчәкләр сиңа бүләгем.
Сине сөям, сөям диеп тибә
Сөя белгән ихлас йөрәгем.
Саф хисләрем ак чәчәкләр кебек,
Ак чәчәкләр, ап-ак хисләр.
Хисләремне җыеп сиңа барам,
Күңелемдә тик ак төсләр.
Ак томаннар каршы төшмәс кебек,
Юк бураннар, яңгырлар юк.
Ак чәчәкләр тотып сиңа барам,
Ялгызлыкта янулар юк.
Венер ФӘТТАХ 09.07.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4